Сәдака алынганнан соң, бирүчегә хәер теләп, түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ احْفَظْ صَاحِبَ هَذِهِ الْصَدَقَةِ عَنِ الْآفَاتِ وَالْبَلِيَّاتِ وَاغْفِرْ ذُنُوبَهُ وَأَكِّدْ إِيمَانَهُ وَأَكْثِرْ أَمْوَالَهُ وَوَفِّقْهُ عَلَى خَيْرِ مَقَاصِدِهِ

Әллааһүммә-хфәз сахибә һәзиһис-садәкати гәнил-аафәәти үәл-бәлиййәәти үәгфир зүнүүбәһүү үә әккид иимәәнәһүү үә әксыйр әмүәәләһүү үә үәффикһү гәләә хайри мәкасыйдиһ.

Мәгънәсе: Йә Рабби, ошбу сәдака бирүчене афәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла һәм шулай ук аның гөнаһларын гафу ит. Аның иманын куәтлә, малын арттыр һәм аңа хәерле макстатларына ирешергә насыйп ит

Раббәнә әтинә фиддунья хәсәнәтән вә филь әхирәти хәсәнәтән вә кыйна гәзәбәннәр. Бирәхмәтикә йә әрхәмәр рахимиин. Илаһи, Әмин. (Ике кул белән битне сыйпыйбыз). Тәмам.