Зөлхиҗә аеның беренче ун көне — ураза тоту өчен иң саваплы вакытларның берсе. Иң саваплысы — Гарәфә көнендә тотылган ураза.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи уә сәлләм) болай дигән: «Гарэфэ көнендә ураза тоткан кешегә Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын гафу итәр дип өметләнәм».

Кайбер кеше золхижэ аенда ничек ниятләргә икәнен белми. Ният кешенең күңелендә булса җитә. Шулай ук тел белән дә әйтергә мөмкин. Ниятне татарча әйтергә дә ярый.

Золхижэ аенда уразаны ничек ниятлэргэ

Зөлхиҗҗә ае уразасына (шулай ук Гарафэ коне уразасына) ният:

نَوَيْتُ أَنْ أَصُومَ صَوْمَ شَهْرِ ذو الحجة مِنَ الْفَجْرِ إِلَى الْمَغْرِبِ خَالِصًا لِلَّهِ تَعَالَى

Нәуәйтү ән-әсуума саума шәһри зульхиҗҗә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгәлә

Татарчасын укырга да ярый: «Иләһи ният кылдым, Аллаһ ризалыгы өчен, таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр, Зөлхиҗҗә ае уразасын тотмакка»

Зөлхиҗҗә уразасы тоткач нинди дога кылырга

Ифтар кылгач, Золхижжэ аенда да, Рамазанда укыла торган доганы кыларга мөмкин, өстәп үзегез теләгән нәрсәләрне (шәригатькә каршы килми торган) сорарга була.

Авыз ачканда укыла торган дога:
“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.