Ислам динендә зиратка бару сөннәт гамәл булып санала. Аллаһның илчесе (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтә: «Мин сезне каберләрне зыярат кылудан тыйган идем, хәзер каберләрне зиярат кылыгыз. Чөнки алар сезгә дөньяга бирелмичә яшәргә ярдәм итә һәм ахиратне искә төшерәләр”. (Ибн Мәҗәһ) Бу хәдис зиратларга бару — кешегә гөнаһлардан туктап, тормышын яхшы якка үзгәртергә ярдәм итәргә мөмкин икәнлегенә ишарә.

Зиратка кергэндэ нинди дога укырга

Зиратка кергәндә, анда яткан мәрхүмнәрне искә алып, дога кылалар. Ул дога түбәндәгечә кылына:

«Әссәләәмү гәләйкүм, әһләд дийәри минәл мүьминиинә үәл мүслимииин. Үә иннәәә ин шәәә Аллаааһу бикүм ләәхикуунә әнтүм ләнәә фәрату үә нәхнү ләкүм тәбәгүн-нәсьәлүл-лааһәл гәәфийәтә ләнәә үә ләкүм»

Кабер янында укыла торган догалар

Зиратта Коръән сүрәләре укырга һәм үлгәннәр өчен дога кылырга кирәк. Гадәттә, анда «Әл Мүлк» (Тәбәрәк) сүрәсе укыла, ләкин башка сүрәләрне укып дога кыларга да мөмкин.

Иң яхшысы, кыска сүрәләрдән бер тапкыр «Фатиха» һәм өч тапкыр «Ихлас» сүрәсен укып дога кылу. Коръән аятләре укыганнан соң түбәндәгечә дога кылына:

Зиратта әрвахларга дога кылу

«Йа, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган Коръән аятьләрен укыгандагы хата-кимчелекләрне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасыйл булган әҗер-савапларын иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм)нең һәм аның гаиләсенең, атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештер.

Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, тәбигыйннәрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә, мөслим-мөслимәләрнең рух шәрифләренә ирештер.

Шушы зиратта мәрхүм-мәрхүмә булып яткан барча мөселман кардәшләребезнең рух шәрифләренә ирештер. Һәм шушы кабердә яткан (исемен әйтеп фәлән улы (кызы) фәләннең) рухларына ирештереп рухларын шат кыл, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу ит, кылган изгелекләрен арттырып кабуллардан кыл. Урынын җәннәтләрдә насыйп ит.

Шулай ук (әти-әни вафат икән, аларга багышларга) җиде буынга кадәр миннән догага өмет иткән барча әрвахларның рух шәрифләренә ирештер. Аларның урыннары җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла.

Аларның каберләрен нурлы кыл, хисапларын җиңел ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-савапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәте белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл.

Раббәнәә әәтинәә фиддуньяя хәсәнәтәввә фил аахыйрати хәсәнәтәввә кынәә газәәбәннәәр. Раббәнәгфирлии вәливәәлидәййә вәлилмөэминиинә йәүмә йәкуумул хисәәбе.

Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм җәһәннәм утыннан безне сакла. Раббыбыз! Хисаб көнендә үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне гафу ит. Әмин”.

Зиратта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Кабер янында, урыслардан үрнәк алып, исерткеч эчемлекләр куллану, төрле шәмнәр, веноклар, ясалма чәчәкләр кую Ислам динендә рөхсәт ителми.

Кабер өстенә басарга, утырырга ярамый.

Зиратларга барганда тәхәрәтләнеп, госелләнеп бару кирәк. Исерек көенчә бару ярамый.

Зират эчендә чисталыкны сакларга, тәмәке тартмаска, чүпләмәскә, кирәкмәгән әйберләрне теләсә кайда аунатып яткырмаска, ә чүп савытына ташларга кирәк.

Зират эчендә олы яки кече йомышны үтәү тыела.