Җырчы Хәнәви Шәйдуллин: тормыш юлы, иҗаты

Күренекле татарлар

Хәнәви Шәйдуллин, (тулы исеме Хәнәви Хәмзә улы Шәйдуллин) — эстарада җырчысы, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Татар дәүләт филармониясенең солисты (1961—1996 елларда). Татарстан АССР атказанган артисты (1989).

Кыскача биографиясе

Хәнәви Хәмзә улы 1938 елның 15 октябрендә Актаныш районы Табанлы Күл авылында дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмый. Ике ятим бала әниләре белән үсә. Хәнәфи бик зирәк, тәвәккәл, эшкә уңган егет булып җитлегә. Мәктәптә 7нче сыйныфны тәмамлау белән колхоз көтүен көтеп акча юнәтә, бура сатып алып йорт җиткерә.

Туып-үскән җиренең искиткеч гүзәл табигате, әнисенең җыр-моңга гашыйк булуы Хәнәвине җырчы һөнәрен сайлауга этәрә. Мәктәп елларында ук авыл үзешчәннәре концертларында чыгыш ясый, татар халык җыры «Нурия»не җырлый.

1955 елның март аенда Казанда узган республика үзешчән сәнгать смотрында катнаша. Алтмышынчы еллар башында авылына композитор Исмай Шәмсетдинов җитәкчелегендәге Татарстан радиосы һәм Татар дәүләт филармониясе вәкилләре җыр яздырырга килә. Концертта Хәнәви Шәйдуллин да катнаша, Уфа композиторы Шамил Колбарисовның «Яшермәче, иркәм» дигән җырын яздыра. Филармониянең лекторий бүлеге сәнгать җитәкчесе Айсылу Мусина аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен оештырылачак җырчылар конкурсына чакыра.

Колхоздан китү ул елларда бик авыр булуга карамастан, 1961 елда Хәнәви Казанга китүгә ирешә, анда җырчылар конкурсында катнашып, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә хор артисты итеп кабул ителә. Нота белеме белән дә Хәнәфи беренче тапкыр шунда таныша, күмәк җырлау кагыйдәләрен дә анда өйрәнә. Ансамбльдәге коллектив белән ул Башкорт, Урал, Себер җирләрендә чыгышлар ясый. Татарстан радиосында язылган беренче язмалары — Зиннур Гыйбадуллинның «Җәйге ямьле басуларда», Мирсәет Яруллинның «Томан тарала» дип аталган радио әсәренә язылган Илгизәр җыры.

1964 елда Зәйтүнә Әхтәмова, Шамил Әхмәтҗанов, Флера Әгъләмова, баянчылар Гали Җәмлиханов, Насих Вильданов, Фаил Исхаков, Владимир Федотов, Мәрзия Вәлиева, Әзәл Яһүдин һ. б. белән бергә «Сәхнәдә яшьләр» исемле концертларда катнаша.

1965 елда Казандагы музыка училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, берникадәр вакыт Минзәлә театрында эшләп ала, аннан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә кайта. Ул биредә Таһир Якупов, Шамил Әхмәтҗанов, Нәфисә Василова һ. б. белән бергә эшли.

1975 елдан филармониянең эстрада бүлегенә күчеп, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Рабига Сибгатуллина һ. б. белән бергә хезмәт куя.

Җырчы Хәнәви Шәйдуллин: тормыш юлы, иҗаты

Хәнәви Шәйдуллин җырлары, репертуары

Җырчының репертуарында күп җырлар бар. Татар халык җырларыннан:

  • «Әллүки»;
  • «Зиләйлүк»;
  • «Тәфтиләү»;
  • «Айзар-генәем, гөлзар-генәем»;
  • «Зимагурлар җыры»;
  • «Ай, дубыр-дубая»;
  • «Тары җире, киндер җире»;
  • «Гөлнәзирә»;
  • «Бөрьян егетләре».

Композиторлар тарафыннан эстрада өчен язылган җырлары:

  • «Аккошка әверелдең» (Ф. Хатипов көе, Г. Зәйнашева сүзләре.);
  • «Оныт димә» (Ф. Әхмәтов, Р. Әхмәтҗанов);
  • «Саумы, авылым» (С. Садыйкова, Р. Байтимеров);
  • «Актаныш – туган төбәгем» (И. Закиров, Х. Миңнегалиев);
  • «Киек казлар китә» (Р. Яхин, М. Ногман) һ. б. бик күп җырлар урын алган.

Бигрәк тә ул композитор Фәрит Хатыйповның җырларын яратып башкара торган була:

  • «Җилфер-җилфер җил искәндә» (Ә. Ерикәй сүзләре);
  • «Һаман яратам» (Зөлфәт);
  • «Ап-ак карлар» (М. Әгъләмов);
  • «Синең нурың» (Х. Туфан);
  • «Кем соң син» (Э. Мөэминова);
  • «Авыл кызы» (Д. Хәбибуллин) һ. б. җырлар.

Җырчының алтмышлап язмасы радио-телевидениенең алтын фондына кертелгән.

Просмотров: 101

Оцените статью
NUR.TATAR
Комментарий калдыру