Әҗәл килгәнче Аллаһ кушканча яшәп калыйк

Татарча вәгазьләр

Бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм Тәрбиячесе булган, берәүне дә тудырмаган, берәүдән дә тумаган, Мәңгелек, Бердәнбер Аллаһу Таґаләгә барча мактаулар булсын. Бөтен сөеклеләрдән иң сөеклесе, барлык пәйгамбәрләрнең имамы булган, бөтен галәмнәнргә рәхмәт итеп җибәрелгән Аллаһу Тагаләнең илчесе булган Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхәбәләренә салаватларыбыз һәм сәләмнәребез булсын.

Бүгенге җомга көне мөбарәк булып, Раббыбыз шушы мәчетебездә җыелырга насыйп итте Әлхамдулилләһ, киләчәктә дә сәййидүл әййәм дип аталган мәбарәк жомга көнен курергә насыйп булсын.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Әҗәл нәрсә икәнен бөтенебез дә беләбез. Ләкин аның кайсы вакытта килүен беркем дә белми. Аның турында без купме уйлыйбыз? Гомумән уйлыйбызмы?

Аллаһ Субханаһу вә Тагалә Корәни Кәримдә шулай дип әйтә :

كُلُّ نَفْسٍ ذَائِقَةُ الْمَوْتِ وَنَبْلُوكُمْ بِالشَّرِّ وَالْخَيْرِ فِتْنَةً وَإِلَيْنَا تُرْجَعُونَ

“Барча кеше үлем ачысын татучыдыр, Без сезне сырхау, ачлык кеби яманлык илә вә сәламәтлек, байлык кеби яхшылык белән сыныйбыз, яки саваб белән гөнаһ арасында сезне сыныйбыз, боларны сезгә фетнә кылып сынау йөзеннән, соңра хөкем ителергә Безгә кайтырсыз.” (“Әнбия” 35 аять)

Һәрберебез аның турында уйлашыйк. Әльхамдулилләһ без бүгенгә кадәр яшәп килдек. Үлем килүе турында тагын бер кат ишеттек. Ишеткәннән соң да аның турында уйланып гамәл кылырга тырышачакбыз иншә Аллаһ. Һәрбер мизгелдә Раббыбызга рәхмәтле булыйк һәм бөтен эшләгән гөнаһлардан, эшләмәгән фарызлардан һәм бушка үткән вакыттан Аллаһтан гафу сорыйк.

Мисал буларак әйтик, бүген безгә җан ала торган фәрештә килсә, нинди хәлдә без аны каршы алырбыз? Үкенечле хәлдәме яисә әзер булган хәлдәме? Шул көнгә кадәр нинди тормышыбыз булды, Аллаһ кушканча яшәдекме яки үз теләгебез буенчамы? Шул сорауларны үз-үзебезгә вакыт-вакыт бирергә кирәк. Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи уә сәлләм): “Ләззәтләрне бетерә торган нәрсәне ешрак итеп искә алыгыз – ул да булса үлем”. Шуңа күрә әҗәлебез җиткәнчегә кадәр мөмкинчелегебез бар. Бүгеннән үк, киләчәккә калдырмыйча, хаталарны төзәтик, күбрәк яхшылыкларны эшләп Аллаһ кушканча яшәргә тырышыйк! Үз хәдис шәрифендә Пәйгамбәребез салляллаһу галәйһи вә салләм шулай дип әйтә: “Биш әйбер белән куллан, икенче биш әйбер килгәнче: яшьлек белән куллан, картлык килгәнче; сәләмәтлек белән, авыру килгәнче; буш вакыт белән, эшләрең күбәеп киткәнче; байлык белән, фәкыйрлек килгәнче; гомерең белән, әҗәл җиткәнче.” Бу хәдис турында яхшы итеп уйлап, анализ кылып файдаланырга кирәк, һәм дә аның белән гамәл кылырга Аллаһ Раббыбыз насыйп әйләсен.

Әҗәл җиткәнче, бу дөньяда һәр кеше өчен иң мөһим, иң кирәкле нәрсә – ул Иман. Ягни Аллаһның барлыгына һәм берлегенә чын күңелдән ышанып “лә иләһә иллә Аллаһ Мухаммад расүлүллаһ” дип әйтү. Чөнки имансыз кеше, теге дөньяда, мәңгелек җәһәннәмдә газап курәчәк. Аллаһ сакласын! Иманыбыз камил, матур, тулы булсын өчен гамал дә кылырга кирәк. Иң әүвәл Аллаһ тыйган нәрсәләрдән ерак булырга һәм кушканнарны эшләргә. Әгәр, кеше мин күңелдән ышанам дип харамнарга игътибар кылмаса, сакланмаса, Аллаһ Субханаһу вә Тагалә тарафыннан кушкан әмерләрне эшләмәсә, әҗәл вакыты килгәч һәм аннан соң да, аның хәле бик тә авыр булачак. Шуңа күрә иң башта харам ашаулардан, гайбәт сөйләүдән, әти-әниләрне тынламаудан, аларны рәнҗетүләрдән, урлаудан, кеше хакына керүдән ерак булыйк, эшләмәскә тырышыйк һәм Аның кушкан әмерләрен: намазларны укырга, рамазан аенда ураза тотарга, белем алырга, бер-беребезгә булышырга, бердәм булырга тырышыйк. Раббыбыз Кур’әни Кәримдә шулай дип әйтә:

قُلْ إِنَّ الْمَوْتَ الَّذِي تَفِرُّونَ مِنْهُ فَإِنَّهُ مُلَاقِيكُمْ ثُمَّ تُرَدُّونَ إِلَى عَالِمِ الْغَيْبِ وَالشَّهَادَةِ فَيُنَبِّئُكُمْ بِمَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ

“Аларга әйт: “Сез аңардан куркып качкан үлем сезне каршы алучыдыр, соңра әшкәрәне вә яшеренне белүче Аллаһуга кайтарылырсыз, Ул кылган эшләрегездән сезгә хәбәр бирер”.”

Сөннәт турында да онытмыйк хөрмәтле газиз дин кардәшләрем. Пәйгамбәребез Мөхаммәд Мостафа салляллаһу галәйһи вә салләмнең сөннәтләрен үтәп яшәргә, аны чын күңелдән яратырга һәм иншә Аллаһ аның шәфәгатенә ирешергә насыйп булсын.

Әлхәмдүлилләһ буген җомга намазыбызга җыелдык, вәгазне тыңлыйбыз, файдалы гыйлемнәр алабыз һәм саваплар җыябыз. Ләкин без үзебез өчен генә уйларга тиеш түгелбез. Мөселман кеше үзенең гаиләсе, туганнары, дуслары, үзенә якын булган кешеләре һәм аның янында булаган кешеләр өчен уйларга, кайгырырга, булышырга, дәгват кылырга, ягъни ислам диненә чакырырга тиеш. Бүген кайбер, безгә якын булган кешеләр килмәделәр җомга намазына. Кайберләре диннән ерактыр. Вазыйфабыз аларга Аллаһнын барлыгы һәм берлеге турында аңлату. Без кем икәнен бу дөньяда, нинди максат белән килдек, кая барачакбыз, шул сорауларны биреп аларга аңлатырга кирәк. Бөтен кешеләрдән иң мәрхәмәтле, иң күркәм, иң йомшак холуклы, үз үммәте өчен бик кайгырган, безгә динебезне тапшырган, яшәп курсәткән, аңлаткан Пәйгамбәребез Мухаммад Мустафа салляллаһу галәйһи вә салләм турында аңлатуыбыз кирәк. Динебез турында, дин буенча яшәгән кеше нинди бәхетле, сабыр, мәрхәмәтле икәнлеге күрсәтергә. Алар Аллаһны танып, динне кабул итеп, аның буенча яшәсәләр нихәтле бәхетле булачакбыз. Бергә итеп җомга намазларына, бәйрәм намазларына йөрсәк алар өчен бик шатланачакбыз. Якынарыбыз белән бергә җәннәт бакчаларында булырга Аллаһ Сүбхәнәһу вә Тагалә насыйп итсен. Алар турында онытмаска, аларга ярдәм итәргә, ислам диненә чакырырга һәм алар өчен дога кылып Аллаһтан сорарга сезне өндим!

Аллаһ Раббыбыз барчабызга үлемне ешрак искә алып, гөнаһлардан ерак булырга, изге гамәлләрне ихлас күңелдән күбрәк кылырга, ике дөньяда да бәхетлеләрдән булырга насыйп итсен!

Ридуан АЛЬМУРАТОВ

Просмотров: 511

Оцените статью
NUR.TATAR
Комментарий калдыру