Җомга намазы ничек укыла. Беренче тапкыр мәчеткә килүче ниләр белергә тиеш?

Безнең күп кенә мөселман кардәшләребез ничек җомгага йөри башларга дип борчылалардыр. Ләкин җомга намазын уку тәртибе ничек икәнен, беренче тапкыр мәчеткә баргач нәрсәләр эшләргә, үзләрен ничек тотарга икәнен белмәү сәбәпле тартынып торалардыр. Чөнки күп кешедән ник җомгага йөрмисең дип сорасаң догаларын, намазларын белмим дип җавап кайтара. Шуңа күрә бүгенге язмабыз — жомга намазы, жомга догалары һәм жомга намаз уку тэртибе хакында булыр ин шә Аллаһ.

Беренче тапкыр җомгага баручыга нәрсә белергә кирәк?

Кеше суга кермичә йөзәргә өйрәнә алмаган кебек, мәчеткә йөрмичә генә җомга намазына өйрәнү җаен да таба алмас билгеле. Белегез, жомга намазына ойрэну авыр түгел. Шуңа күрә куркып тормагыз тәвәкәлләп мәчеткә юл тотыгыз, онытмагыз гомер бер генә килә. Кайчан, кайда, ничек вафат буласын берәү дә белми, соңрак йөри башлармын әле дип суза килү һич ярамый. Чөнки җомга намазына бару фарыз, ягъни Аллаһының безгә кушкан әмере, боерыгыдыр. Һәм инде билгеле, җомгага йөрмәүче кеше Аллаһыга буйсынмаучы була, димәк Аның боерыгын үтәми һәм ахирәттә дә хәтта бу дөньяда ук җәзага тартылырга мөмкин.

Шулай ук җомга намазының ике гаеттән — Ураза белән Корбан бәйрәмнәреннән дә дәрәҗәлерәк икәнен онытмыйк. Димәк Ураза һәм Корбан гаете көнне мәчеткә баруга карый җомга намазларына йөрү күпкә өстенрәк икән.

Беренче тапкыр җомга намазына барганда, мәчеткә күптәннән йөри торган, жомга намазы тэртибе белән яхшы таныш берәр кешегә ияреп барсагыз, әлбәттә, бик яхшы. Ул сезгә кайчан, ничек, нәрсә эшләргә икәнен аңлатып торыр иде. Ләкин мәчеткә үзегез генә барсагыз да сезне аннан беркем дә куып чыгармаячак билгеле. Намаз укый белмисең дип тә тиргәмәячәкләр, ә киресенчә, Аллаһы Тәгаләне олылап кушканын үтәп мәчеткә килгән өчен хөрмәт белән карарлар һәм җомга намазы тәртипләрен өйрәнү юлында ярдәм итәргә тырышырлар.

Тәхәрат яисә госел кайсы яхшырак?

Менә сез тәвәкәлләп мәчеткә җомгага йөри башларга ниятләдегез ди. Иң беренче эш итеп мәчеткә барыр алдыннан тәхәрат алу кирәк, тәхәрат алу тәртибе ничек икәнен белмәсәгез — душ коенып чыксагыз да җитә. Әле болай эшләү саваплырак та чөнки пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәгән булабыз, чөнки ул җомга алдыннан госел коена торган булган һәм безгә дә кушып калдырган.

Душ коенуны — госел алу дип атасак та була һәм ул тәхәрат алуны алмаштыра. Ләкин өч тапкыр авызыгызны чайкарга, борыныгыз эченә су алып сеңгерергә һәм тәнегезнең бөтен өлешен дә юарга  онытмагыз.

Юынып-чистарынып, тәхәратләнгәч яисә госелләнгәч, матур чиста киемнәрне киеп мәчеткә юл тотабыз. Мәчет артык ерак булмаганда җәяүләп бару саваплырак. Мәчеткә иртәрәк бару яхшы.

Җомга намазы сәгать ничәдә башлана?

Җомга намазы вакыты төш вакытына туры килә, күбесенчә сәгать 12:00 дә башлана. Шуңа да бер 30-40 минутка алданрак килсәгез яхшырак. Чөнки беренче тапкыр мәчеткә килгәндә соңга калып килсәгез анда кеше күп булачак һәм каушап калуыгыз бар. Бөтенесе сезне күзәтә кебек тоелачак, ләкин чынлыкта сездә беркемнең дә эше юк. Моңа сез соңыннан үзегез дә төшенерсез Аллаһы теләсә.

Мәчет намазы уку

Мәчеткә килеп керү белән җомгага килүчеләр гадәттә мәчет намазы укыйлар. Бу намазны укыр өчен каршыгыздан кешеләр үтеп йөрми торган урынны сайларга кирәк. Моның өчен стена каршынамы яисә берәр нинди колонна артынамы басып укырга була, ләкин урта бер җиргә басып укырга тырышмагыз. Үзегез дә намаз укып торган кешенең каршысыннан үтеп китүдән бик сакланыгыз — гөнаһлы буласыз.

Мәчет намазы — ирекле нәфел намазы (желательный, мәҗбүри түгел), ягъни укысаң саваплы буласың укымасаң гөнахысы юк. Шуңа күрә намаз тәртипләрен бик белеп бетермәсәгез, беренче вакытларда мәчет намазы укуны калдырып торсагыз да ярый.

Дүрт рәкагать сөннәт намаз уку

Мәчеткә кергәч мөмкин кадәр алдарак урын табып башкалар кебек алга карап идәнгә утырыгыз, азан әйтелгәнен көтегез. Азан әйтелгәч һәркем үзе кулларын күтәреп эчтән генә азан догасы укыр һәм урыннарыннан торып җомга намазының дүрт рәкагәть сөннәт намазын кылырга басачаклар. Сез дә берәрсенең янәшәсенә басып укыгыз, намаз укый белмәсәгез кешеләр ничек эшли, алар кебек иелеп-бөгелеп, сәҗдә кылыгыз.

Бу беренче дүрт рәкәгатле сөннәт намаз тәмамлангач җайлап кына утырыгыз, җомга намазының вәгазь өлеше башланачак. Тагын бер тапкыр азан әйтеләчәк һәм имам мөнбәргә чыгып басып вәгазь сөйләр. Кайбер мәчетләрдә имам вәгазьне иртәрәк, азанга кадәр сөйләргә мөмкин, шуңа да мәчеткә иртәрәк килү хәерле.

Хөтбә, вәгазь тыңлау

Имам вәгазь сөйләгәндә сөйләшергә ярамый. Шулай ук мәчеткә кергәндә телефоныгызны сүндереп куегыз, юкса телефоныгыз шалтырап бик тә уңайсыз хәлгә калуыгыз мөмкин.

Имам вәгазь, хөтбә укыганнан соң мөәзин камәт әйтер һәм кешеләр җомга намазының фарызын укырга сафларга тезелә башлар. Имам сафларның тыгыз һәм тигез булуын таләп итәчәк, шуңа күрә кырыйдагы кешегә терәлебрәк тыгызланып басарга кирәк. Тезелгән вакытта алдагы сафта урын бушаса тиз генә шунда күчеп басыгыз, ә сезнең урынга арттагы рәттән берәрсе кереп басачак.

Фарыз намазда катнашу

Сафларга тезелеп беткәч намаз башлана. Әлеге намаз имамга ияреп укыла. Монысы бик җиңел, бу намазны укыганда кешеләр барысы да бер юлы иелә-бөгелә, сәҗдә кыла монда ялгышып булмый. Барлык догаларны диярлек имам үзе кычкырып укый. Бу җомга намазының ике рәкагать фарызы дип атала. Җомга намазына килүнең бөтен максаты — шушы фарыз намазны уку һәм вәгазь тыңлау була да инде. Калган намазлар өстәмә намаз кебек кенә санала.

Ахыргы дүрт рәкагать сөннәт намаз

Югарыда әйтелеп узган, имам белән бергә җәмәгать булып укыла торган намаз тәмамлангач, җомга намазының ахыргы дүрт рәкагать сөннәте укылыр. Бусы нәкъ беренчесе кебек укыла, шулай ук моны һәркем үзе укый һәм сөннәт намазда кешеләр әз генә таралыбрак басалар, фарыз намаздагы кебек кысылышып басмыйлар.

Тәсбих әйтү, дога кылу

Бу намаз да тәмамлангач утырган урыннарда калабыз һәм имам үзе яки мөәзин намаз арты тәсбихләрен әйтә башлаячак. Монда 33 төймәле дисбе алып килгән булсагыз бик тә шәп булыр, булмаса бармак белән санарга тырышыгыз.

Иң беренче «Аятел көрси»  укыла, аннан соң имам тәсбихләрнең беренче сүзен кычкырып әйтеп барачак, ә сез эчтән генә кабатлыйсыз. Барлыгы әйтелер: беренче Сөбханаллаһ дип 33 тапкыр, аннан Әлхәмдүлилләһ дип 33 тапкыр һәм соңыннан Аллаһү әкбәр дип 33 тапкыр. Бар кеше бергә тәсбих догасы кылыр.

Янәдән имам үзе яисә ул кушкан кеше Коръән укыр, аннан соң барысы да кулларын күтәреп мәрхүмнәр рухына багышлап дога кылыр һәм жомга намазы тәмам.

Күп мәчетләрдә кешеләр таралышыр алдыннан бер-берсе белән күрешеп чыгалар. Бу матур гадәт мондый тәртиптә була, иң беренче кеше имам белән күрешә һәм аның янына баса икенче, өченче һәм башка кешләр шулай күрешә баралар рәткә басалар һәм түгәрәк яисә ярымтүгәрәк барлыкка килә. Имам берәр кыска дога кыла һәм таралышалар. Җомга намазы иң озагы бер сәгать чамасы бара.

Җомга намазын уку тәртибе ничек? (жомга намазы для начинающих)

Тәхәрәтсез укылган намаз дөрес булмый, шуңа күрә иң беренче эш итеп тәхәрат алырга өйрәнергә кирәк.

Тәхәрәт алу тәртибе (видео):

Түбәндә сезнең игътибарга видео һәм жомга намаз уку тэртибе догалар белэн китерәбез.

Намаз тәртипләре (видео):

Җомга намазына килгәч барлыгы дүрт намаз укыла:

1)Мәчет намазы ике рәкәгать (һәркем үзе укый)

2)Дүрт рәкәгать сөннәт  (һәркем үзе укый)

3) Ике рәкагать фарыз (имамга ияреп укыла)

4) Дүрт рәкәгать сөннәт  (һәркем үзе укый)

Намаз уку тәртипләрен өйрәнү өчен түбәндәге сылтама буенча күчәбез:

Мәчет намазы ничек укыла?

Дүрт рәкагать сөннәт намаз ничек укыла?

Җомга намазында нинди догалар укыла?

Җомга намазында намаз эчендәге догалардан тыш азан әйтелгәч Азан догасы укыла.

Намаздан соң Аятел көрси укыла һәм 33-әр тапкыр тәсбихләр әйткәннән соң — тәсбих догасын укыйбыз.

Ләкин бу догаларны белү мәҗбүри түгел иң мөһиме намаз эчендә укыла торганнарын белү. Шуңа күрә боларын намаз догаларын өйрәнгәч кенә ятласагыз да була. Ә аңа кадәр алар урынына Аллаһыдан үз телегездә сорый аласыз.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Охшаш язмалар