Җомга намазы хакында нәрсә белергә кирәк?

Җомга хөтбәсе һәм догалары

1. Балигъ һәм акылы булган ир кешегә Җомга көнне өйлә намазы урынына Җомга намазын уку – фарыз.

2. Җомга намазы фарыз булуның 8 шарты бар:

1) )  ذكورت зүкүрат – ир кеше булу;

2) بلوغ бүлүг —  балигъ булу;

3) عقل гакл – камил акыллы булу;

4)  حريت хүррийәт – ирекле булу;

5) إقامت икамәт – мокыйм булу;

6)  صحت сыйххәт – сәламәт булу;

7) سلامت عين сәламәт гәйн – күзләрнең сәламәт булуы;

8) سلامت رجل сәламәт риҗл – аякларның сәламәт булуы.

3. Хатыннарга, сабыйларга, диваналарга, ирексез булган зинданнардагы кешеләргә, мөсафирларга, авыруларга, ике күзе дә сукыр кешеләргә, аксак кешеләргә Җомга намазы фарыз түгел, чөнки сәбәбе бар. Алар Җомга көнне Җомга намазы урынына өйлә намазын укыйлар. Әгәр мәчеткә барып, Җомга намазын укысалар да дөрес була.

4. Җомга намазын укыр өчен алты нәрсә шарт булып тора:

1) مصر Миср – бер зур шәһәрдә я зур авылда (мәчетнең) булуы;

2) إمام Имәм – падишаһ я мөфти тарафыннан билгеләнгән имамның булуы;

3) جماعت Җәмәгать — имамнан башка намаз укыячак акыллы өч кешенең булуы;

4) إذن عام Изнугәм – Җомга намазы укыла торган мәчетнең һәркем өчен ачык булуы;

5)   وقت ظهرУакту зуһр – өйлә вакытытында укылуы;

6) خطبة Хутбәһ – Җомга намазының фарызыннан әүвәл имамның хөтбә укуы.

5. Шушы алты шартның һәрберсе үтәлергә тиеш. Берсе генә үтәлмәсә дә, Җомга намазы укылмый, өйлә намазы гына укыла.

6. Җомга намазы 10 рәкәгатьтән тора: әүвәл 4 рәкәгать сөннәт, аннан соң 2 рәкәгать фарыз, аннан соң янә 4 рәкәгать сөннәт намазы.

7. Җомга намазы укыла торган мәчеткә барып кергәч, башта ике рәкәгать «тәхиятуль мәсҗид» намазы укыла. Соңгы дүрт рәкәгать сөннәт намазыннан соң 4 рәкәгать ахыргы өйлә намазы укыла, аннан соң, Җомга вакытын хөрмәтләп, ике рәкәгать вакыт сөннәте намазы укыла[1].

8. Җомга вакытында укыла торган намазларны түбәндәгечә ниятлиләр:

1) Ният кылдым ике рәкәгать тәхиятуль мәсҗид намазын үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.

2) Ният кылдым Җомга намазының дүрт рәкәгать сөннәтен үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.

3) Ният кылдым Җомга намазының ике рәкәгать фарызын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.

4) Ният кылдым Җомга намазының дүрт рәкәгать сөннәтен үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.

5) Ният кылдым фарыз булган өйлә намазларының ахыргысын үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.

6) Ният кылдым ошбу вакытның ике рәкәгать сөннәтен үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.

9. Җомга намазының фарызын башлаганчы имам ике хөтбә укый. Араларында аз гына утырып тора. Ул хөтбәләрдә Аллаһы Тәгаләгә хәмед, “кәлимәи шәһәдәт”, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм аның сәхабәләренә салават һәм мактау сүзләрен әйтә, бераз вәгазь аятьләрен укый. Мәчеттәге кешеләргә гыйбрәтле вәгазьләр сөйли. Әһле Ислам (бөтен мөселманнарга) һәм ил башлыкларына хәерле дога кыла.

10. Имам хөтбә укыр алдыннан мәзин “Ускуту рахимә кумуллаһу” дип әйтә. Аның мәгънәсе: “Әй җәмәгать, тыңлап торыгыз, Аллаһы Тәгалә сезгә Үз рәхмәтен бирсә иде”. Аннан соң имамның каршында азан әйтә.

11. Имам хөтбә укыган вакытта мәчеттә булган кешеләргә һичбер сүз сөйләшмичә һәм һичнинди эш башкармыйча, чын ихластан хөтбәне тыңлау – ваҗиб. Шул вакытта сөннәт һәм нәфел намазларын уку, зекер һәм тәсбих әйтү дөрес түгел.

12. Имам хөтбә укыган вакытта мәчеткә килеп кергән кеше “тәхиятуль мәсҗид” намазын да, җомганың дүрт рәкәгать сөннәтен дә укымый, тын гына хөтбәне тыңлап утыра. Җомга намазының фарызы укылганнан соң, дүртәр рәкәгать ике сөннәт намаз укып, фарызга кадәр булган сөннәтне  дә каза кыла, “тәхиятуль мәсҗид” намазы укылмаган килеш кала.

13. Бер кеше мәчеткә кереп, “тәхиятуль мәсҗид” намазын я дүрт рәкәгать сөннәтен укырга керешкәч, имам хотбә укый башласа, укый башлаган намазын бозмыйча тәмамларга тиеш.

14. Җомганың фарызына имам сәлам биргәнче оеп калган кеше мәсбук булып, калган рәкәгатьләрен имамнан соң каза кыла. Имам сәлам биргәнче оеп кала алмаган кеше өйлә намазын укый.

15. Җомга көн – мөселманнарның догалары һәм изге гамәлләре кабул була торган мөбарәк бәйрәме. Җомга көнен олуг күреп, гөнаһлы эшләрдән тыелу, игелекле гамәлләр кылырга тырышу, фәкыйрьләргә сәдакалар бирү, әти-әни һәм туганнар белән күрешеп, аларның хәлләрен белешү, зиратка барып яки өйдә Коръән укып, савабын мәетләрнең рухларына багышлау, буш вакытларда  Коръән уку, зекер әйтү һәм догалар кылу белән үткәрергә кирәк.

Бик фәкыйрь булмаган кешегә Җомга көнне дөнья эшләрен күп эшләмичә, гыйлем, гыйбадәт һәм вәгазь мәҗлесләрендә булу, дуслар һәм туган-тумачалар белән күрешеп, бәйрәм итеп, шатлык белән үткәрү – күркәм гадәт.

[1]    Җомга намазыннан соң укыла торган ахыргы өйлә намазы хәзерге вакытта Рәсәй хәнәфиләре арасында укылмый. Бу практика 1917 елларга кадәр таралган булган. Бу намазны Рәсәйдә шәфигыйлар хәзер дә укыйлар – Тәрҗемәченең аңлатмасы.

Җомга мөселманнар тормышында аерым бер урын алып тора. Җомга намазы гозере булмаган, акылы камил һәм балигъ булган ир мөселманнарга фарыздыр. Биш вакыт намазларын өйдә кылырга мөмкин булган хәлдә, җомга намазы, һичшиксез, җәмәгать белән кылынырга тиеш. Җомга — мөэминнәрнең бәйрәмедер.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу турыда шулай дигән: «Ул көндә шундый бер сәгать бар ки, намазын кылган бер кол, аңа туры килсә, Аллаһыдан берәр нәрсә теләсә, Аллаһ шуны бирер».

Бу сәгатьнең кайсы сәгать булуын ачык рәвештә белдермәгән, мөселманнарга ул сәгатькә тап булу өчен дога һәм истигъфар итәргә өндәгән.

Әбү Һөрәйрә (р.г.) аңлатуынча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) җомга көнне мәчеткә кергәндә, ишекнең ике терәгенә тотынып, шулай дога кылган:

اَللَّهُمَّ اجْعَلْنِي أَوْجَهَ مَنْ تَوَجَّهَ إِلَيْكَ وَأَقْرَبَ مَنْ

تَقَرَّبَ إِلَيْكَ وَأَفْضَلَ مَنْ سَأَلَكَ وَرَغِبَ إِلَيْكَ

«Әллааһүммәҗгальнии әүҗәһә мән тәвәҗҗәһә иләйкә вә әкърабә мән тәкаррабә иләйкә вә әфдалә мән сә-әләкә вә рагыйбә иләйкә».

(Аллаһым! Мине Сиңа юнәлгәннәрнең иң яхшысы, Сиңа якынайганнарның иң якыны, Сине теләгәннәрнең иң яхшысы һәм иң өстене әйлә.)

Җомга көне — тәүбә һәм истигъфар итү өчен иң уңайлы көннәрдән. Бу көнне «Кәһеф» сүрәсен уку саваплы.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама