Җомга хөтбәсе һәм догалары

җомга вәгазе

Җомга намазын уздыру хөтбәләр. Җомга намазында ике хөтбә укылыр. Җомганың беренче хөтбәсе — фарыз булган хөтбә. Икенче хөтбә исә — сөннәттер.

Хөтбәне укучы кеше (хатыйб) җомганың беренче сөннәт намазын мөнбәргә якын бер җирдә, мөнбәрнең каршында укыр. Укып бетергәч әкрен генә мөнбәргә чыгар, йөзе белән җәмәгатькә туп-туры утырыр. Мөәзин икенче азанны әйтер. Мөәзин азан әйткәндә, кирәк булса, укыячак хөтбәне күздән кичерер.

Хатыйбның мөнбәргә чыкканда укыячак догалары турында Пәйгамбәребездән (с.г.в.) килгән риваятьләр юк. Ләкин хатыйбның мөнбәргә гүзәл чыгуы, матур, күркәм күренүе һәм мөнбәргә чыкканда кайбер догаларны укуы урынлы дип санала.

Хөтбәдә догаларны уку мәҗбүри саналмый. Хатыйб, бернинди дога укымыйча да, бары тик «Бисмилләһ» кенә әйтеп мөнбәргә чыга һәм үзе теләгән догаларны укый ала.

Мөәзин азан әйтеп бетерүгә укылачак беренче хөтбә:

«Әл-хәмдү лилләәһилләзии халәкас-сәмәәвәәти вәл-әръда вәл-инсә вәл-җәәннә, вә әнтака лисәәнәл-инсәәни би әнвәәгыйль-фәсаахәти вәл-бәйәән, вә нәввәра кулүүбә әһлит-тәүхииди вәл-иимәәни би әнвәәрил-исләәми вәл-иикаан, вә әръсәлә расүүләһүү бил-һүдәә вә диинил-хәккый вә мәвәәгыйзый әәйәәтиль-куръәән. Кәмәә кааләллааһү тәбәәракә вә тәгааләә: әр-рахмәән, галләмәл-куръәәнә халәкал-иңсәәнә галләмәһүл-бәйәән. Вә фәддаләһүү галәә сәәирил-хәйвәән. Вә әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдә-һүү ләә шәриикә ләһүү гаафируз-зүнүүби вәл-гыйсъйәән. Вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһүү бил-хүҗҗәти вәл-бүрһәән, салләллааһү галәйһи вә галәә әәлиһии вә әсъхәәбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Күллү мән галәйһәә фәәниүв-вә йәбкаа вәҗһү раббикә зүл-җәләәли вәл-икраам».

Мәгънәсе: (Аллаһы Тәгаләгә чиксез мактаулар булсын! Ул күкләрне һәм җирне, кешеләрне һәм җеннәрне барлыкка китергән; телләргә гүзәл, матур итеп сөйләү һәм аңлату мөмкинлеген биргән; тәүхид һәм иман әһелләренең күңелләрен ислам һәм иман нурлары белән нурландырган: туры юлга күрсәтү, хак дингә өйрәтү һәм Коръән аятьләре белән вәгазьләү өчен пәйгамбәрләр җибәргән. Бөек Аллаһы Тәгалә Үзе әйткән:

«Рәхимле Аллаһ. Ул Коръәнне өйрәтте. Кешене барлыкка китерде. Ул кешегә сөйләү, уку-язу, аңлау-аңлатуны өйрәтте һәм аны хайваннардан югары дәрәҗәгә күтәрде.»

Бердәнбер, тиңе булмаган Аллаһыдан башка илаһ юклыгына гуаһлык бирәм. Ул гөнаһ һәм хаталарны Кичерүче. Мөхәммәд галәйһиссәләм Аның колы һәм дәлилләр белән килгән пәйгамбәре икәнлегенә гуаһлык бирәм. Аның якыннарына һәм барлык сәхабәләренә Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын.

Җәннәттән таш атып куылган шайтаннан Аллаһыга сыенам. Җир өстендә булган һәр җан иясе һәм һәрнәрсә — һәлак булучы. Фәкать олуглык һәм хөрмәт иясе булган Раббыңның заты гына калучы).

Хәзер татарча вәгазь сөйләнер (жомгада вэгаз сойлэу). Вәгазьне бик озайту яхшы булмас. Татарча өлеше бетүгә түбәндәге рәвештә матур итеп тәмамлый торган җөмләләр укыр һәм утырып укыр:

«Бәәракәллааһү ләнәә вә ләкүм фил-куръәәнил-газыйим, вә нәфәганәә вә иййәәкум бил-әәйәәти вәззикрил-хәкиим. Иннәһүү һүәл-гафүүрур-рахиимүл-җәвәәдүл-кәриимү сәмиигуд-дүгаа».

(Аллаһ безгә һәм сезгә бөек Коръәннән бәрәкәт иңдерсен, аның аятьләреннән һәм хикмәтле зикерләрдән файда бирсен. Чынлыкта Ул Гөнаһларны Гафу Итүче, Рәхимле, Киң күңелле, Хөрмәтле, догаларны Ишетүче).

Утырыш: бу утыру вакытында хатыйб, теләсә, түбәндәге доганы укыр:

«Әллааһүммәгъфир лил-мүэминиинә вәл-муэминәәти вәл-мүслимиинә вәл-мүслимәәтил-әхйәә-и минһүм вәл-әмвәәти. Иннәкә әнтә мүҗиибүд-дәгавәәти вә мүнзилүл-бәракәәти вә раафигуд-дәраҗәәти вә каадыйүл-хәәҗәәти бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин».

(Аллаһым, тере һәм үлгән мөэмин һәм мөэминәләрнең, мөслим һәм мөслимәләрнең гөнаһларын гафу ит! Дөреслектә, Син — догаларга Җавап Бирүче, бәрәкәт Иңдерүче, дәрәҗәләрне Күтәрүче, барлык хаҗәтләрне Үтәүче, йә рәхимлеләрнең Рәхимлесе!

Хатыйб бу кыска утырыштан соң торып басар һәм икенче хөтбәне беренчесенә караганда бераз әкрен тавыш белән укыр:

«Иннәл-хәмдә лилләәһи нәхмәдүһүү вә нэстәгыйинүһүү вә нәстәгъфируһүү вә нүэминү биһии вә нәтәвәккәлү галәйһи вә нәгуузү билләәһи мин шүруури әнфүсинәә вә мин сәййиәәти әгъмәәлинәә мән йәһдиһилләәһүү фәләә мүдыйллә ләһүү вә мән йүдълил фәләә һәәдийә ләһүү вә әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһүү вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһ. Иннәллааһә вә мәләәикәтәһүү йүсаллүүнә галәннәбиййи. Йәә әййүһәлләзиинә әәмәнүү саллүү галәйһи вә сәллимүү тәслиимәә. Әллааһүммә салли галәә мүхәммәдин вә галәә әәли мүхәмәдин вә галәә җәмиигыйль-әнбийәәи вәл-мүрсәлиин. Вә галәә мәләәикәтикәл-мүкаррабиинә вә галәә әһли таагатикә әҗмәгыйинә мин әһлис-сәмәвәәти вәл-әрадыйинә вәрхәмнәә мәгаһүм вәхшүрнәә мәгаһүм бирахмәтикә йәә әрхмәр-раахимиин».

(Аллаһы Тәгаләгә барлык мактаулар булсын, Аннан гына ярдәм һәм гөнаһларны гафу итү сорыйбыз. Аңа иман китерәбез һәм барлык эшләребездә Аңа тапшырылабыз. Үзебезнең яманлыкларыбыздан һәм гамәлләребезнең начарлыгыннан Аллаһыга сыенабыз. Аллаһы Тәгалә туры юлга күндергән кешене беркем дә юлдан яздыра алмас, Аллаһ юлдан яздырган кешене исә беркем дә туры юлга күндерә алмас. Бердәнбер, тиңе булмаган Аллаһыдан башка илаһ юклыгына һәм Мөхәммәд галәйһиссәләм Аның колы һәм пәйгамбәре икәнлегенә гуаһлык бирәм.

«Чынлыкта Аллаһ һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәргә (галәйһиссәләм) салават әйтә, әй иман китерүчеләр, сез дә аңа салават әйтегез».

Аллаһым, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм аның якыннарына, намаз укучылар һәм ураза тотучылар саны кадәр рәхмәтең һәм сәләмең булсын! Аллаһым, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм аның якыннарына, утырып һәм басып торучылар саны кадәр рәхмәтең һәм сәләмең булсын! Аңа һәм барлык пәйгамбәрләргә, сөекле фәрештәләргә, җирдә һәм күкләрдә булган барлык итагатьлеләргә Аллаһының рәхмәте һәм сәләмнәре булсын! Алар белән безгә дә рәхмәтеңне бир, безне дә алар белән Үзеңнең рәхмәтеңдә җыйсаң иде, йә рәхимлеләрнең Рәхимлесе!)

Икенче вариант

Әлхәмду лилләәһил-ләзи һәдәәнәә лил-иимәәни вәл-исләәм. Вә җә’аләнәә мин уммәти Мухаммәдин ‘аләйһис-саләәту вәс-сәләәм. Вә фәддаләл-җум’атә ‘аләә сәәириль-әййәәм, кәмәә җәәъә филь-әхбәәри әннәль җум’атә хәдҗүль-мәсәәкини сәййидул-әййәәм. Вә нәшһәду әл ләә иләәһә илләллааһу вәхдәһу ләә шәриикә ләһу шәһәәдәтән муусыйләтән иләә дәрис-сәләәм, вә нәшһәду әннә Мухаммәдән ‘абдуху вә расулүһу сәййидуль-әнәәм, салләл-лааһу Тә’аалә ‘аләйһи вә ‘аләә әәлиһи вә әсхаабиһи, бәраратиль-кираам. Хусусан ‘аләә Әби Бәкринис-сыддыыкы вә ‘Умараль-Фәруук, вә ‘Усмәәнә зиннуурайни, вә ‘Алий-иль-муртәда, әиммә, ридваанул-лааһи ‘аләйһим әҗмә’ыын. Әммәә бә’ад .‘Ыбәәдал-лааһи тә’әәлә рахимакумул-лааһ! Әуузу билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рах-мәәнир-рахиим. Йәә әййюһәл-ләзиинә әәмәнут-тәкуллаһа хәкка тукаатиһи вә ләә тәмуутуннә илләә вә әнтум-муслимуун.

Татарча өлеш

Бәәракәл-лааһу ләнәә вә ләкум филь-Куръәәнил-‘азыым. Вә нәфә’анәә вә ийәәкум биль-әәйәәти вәз-зикриль-хәкиим. Вәс-тә’гфируллааh, Гаффәра лии вә ләкум вә лисәәириль-җәмәә’атиль-муслимиинә, әл-хәәдыриинә, иннәһу hуваль Гафуурур-Рахиим, аль Җәввәәдул-кәриим, ‘Алийуль-‘азыйм, вәс сәми’уд-ду’аа.

Шул хөтбәне укыгач имам минбәргә утыра, әз генә утырып торгач, торып баса һәм икенче хөтбәне укый:

Иннәль-хәмдә лиләәһи нәхмәдуһу вә нәс-тә’ыынуһу вә нәстәгфируh. Вә нә’уузүу билләәһи мин шуруури әңфусинәә, вә мин сәййиәәти ә’амәәлинәә. Мәй-йәhдиhил-ләәһу фәләә мудыллә ләаһу, вә мәй-юдлиль-фәләә hәәдийә ләһ. Вә әшһәду әль ләә иләәһә илләллааһу вәхдәһу ләә шәриикә ләһу, вә әшһәду әннә Мухәммәдән ‘абдуhу вә расуулюһ. Йәә әййюhән-нәәсут-тәкуу раббәкумул-ләзии ха-ләкакум-мин-нәфсив-вәәхидә. Вә халәка минhә зәвҗәhәә вә бәссә минhумәә риҗәләң кәсиирав-вә нисәә. Вәт-тәкуллааһәл-ләзии тәсәә-әлююнә биһии вәл-әрхәәм. Иннәл-ллааһә кәәнә ‘аләйкум ракыыбәә. Иннәл-лааһә вә мәләәикәтәһу юсаллююнә ‘алән-нәбий. Йәә әййюhәл-ләзиинә әәмәнуу саллюю ‘аләйһи вә сәллимуу тәслиимәә. Әллаахуммә салли ‘алә Мухәммәдин вә ‘алә әәли Мухәәмәд би’адәди мән ка’адә вә каам. Әллаахуммәг-фирлии вә-ли вәлидәййә вә лиль-му’миниинә вәль-му’минәәт, вәль-муслимиинә вәль-муслимәәт, әль-әхйәәъи минhум вәль-әмвәәт. Әллаһуммән-сур мән насарад-диин. Әллаһуммән-сур мән насарад-диин. Әллаһуммән-сур мән насарад-диин, бирахмәәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин! ‘Ыбәәдал-лааһ, иннәл-лааһә йә’муру биль-‘адли вәл-ихсәәни вә иитәәи зиль-курбәә вә янhәә ‘аниль-фәхшәә-и вәл-мункәри вәл-бәгъи йаызукум ләалләкум тәзәккәруун. Вә әкыймус-саләәһ!

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Охшаш язмалар