Җирләр, күкләр кемнеке?

Максат:

балаларны бар тереклекне һәм галәмне, күк, җирләрне барлыкка китерүче зат Аллаһ икәнлегенә, җирдә бар әйбер дә Аллаһ рәхмәте белән барлыкка килүенә төшендерү.

«Аллаһу әкбәр», «Сөбханаллаһ», «Әлхәмделилләһ» сүзләренең мәгънәләрен аңлату, сүзлекләрен шул сүзләр белән баету.

Аллаһ тудырган тирәлеккә сак караш, Аллаһка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлар: дисбе, тау, елгалар, күлләр, табигатьнең төрле мизгелләрен, күренешләрен сурәтләгән рәсемнәр.

Шөгыль барышы: – Балалар, карагыз әле, мин сезгә нинди матур рәсемнәр алып килдем. (Рәсемнәр балаларга бирелә, карау мөмкинлеге тудырыла, аннан соң тәэсирләре белән уртаклашалар).

– Балалар, мондый матур елга, күлләр, тауларны кем ясады икән?

– Үзе булган ул, аны табигать ясаган.

– Әйбер үзеннән-үзе була аламы соң ул? Сезнең өстегездәге күлмәккә дигән җеп, тукыманы өеп куеп күлмәк барлыкка киләме? Яисә, машина ясыйсы тимер-томырны өеп куеп машина булсын дисәк, машина барлыкка киләме?

– Юк. Күлмәкне тегүчеләр теккән, ә машинаны заводта абыйлар ясаганнар.

– Дөрес, балалар, һәрбер әйберне ясаучы бар. Менә безнең Шушма елгасын да, Бай тавын да, сез рәсемдә караган таулар, агач, үләннәр, кошларны һәм кешеләрне дә, бар җиһанны Аллаһ бар иткән, ясаган. Шундый зур дөньяны, бар нәрсәне ясагач, ул бик куәтледер инде, әйеме?

– Әйе. Балалар, шуңа күрә дә без «Аллаһу әкбәр!» дип әйтәбез.

– Сезнең бу сүзне ишеткәнегез бар идеме? (Балаларның фикерләрен тыңлау.)

– Аллаһу әкбәр! Аллаһ бөек дигән сүз. Җирдәге, судагы, һавадагы бар әйбер, бар тереклек, үләннәр, балыклар, барысы да шушы тәсбихны әйтә икән. Ләкин аны без генә ишетмибез. Ә Аллаһ ишетә, шуңа күрә Кеше дә үзен булдыручыны мактап, Аллаһу әкбәр! – дип әйтә. Йокыдан торгач та, ашагач та, берәр эше уңай булса да. Мин тәсбих әйтә дидем, тәсбих – мактау дигән сүз. Сезнең дә Аллаһны мактыйсыгыз киләме? Ягъни тәсбих әйтәсегез киләме?

– Килә.

– Димәк, нәрсә дип мактыйбыз инде?

– «Аллаһу әкбәр!» – дип. (Һәрбер баладан әйттереп карау һәм бергә кабатлау.)

– Сөбханаллаһ! Балалар, бик матур итеп әйттегез. Балалар, мин сезне нәрсә дип мактадым. Әйе, Сөбханаллаһ! дип. Мин сезне Аллаһка сокланып мактадым. Чөнки сезгә акыл бирүче дә, тел бирүче дә, сөйләшү мөмкинлеге бирүче дә Аллаһ. Сөбханаллаһ

– Аллаһ бар кимчелекләрдән дә пакь дигән сүз. Сез матур рәсем ясасагыз да, әниегез тәмле бәлеш пешерсә дә, әтиләрегез матур капка ясаса да аңа карап сокланабыз, «ай матур булган» – дибез, шулаймы? Аллаһ безгә кул бирмәсә, яисә яңгырлар бирмичә ашлыклар бирмәсә, он булмас иде, бәлеш тә пешмәс иде, әтигә дә Аллаһ саулык бирмәсә капка да ясалмас иде, шуңа да беренче без Аллаһ исемен телгә алып, Сөбханаллаһ, ничек матур булган дип әйтик. Әйдәгез һәрберебез әйтеп чыгыйк әле. Һәм бергәләп кабатлыйк. (Бергәләп Сөбханаллаһ сүзен кабатлау.) Ә бүлмәдә сезне сокландыра торган әйберләр бармы? Карагыз әле һәм Сөбханаллаһ тәсбихе белән җөмлә төзик. (Балалар бүлмәдә йөреп киләләр. Җөмлә төзиләр. Сөбханаллаһ, нинди матур гөл һ. б.) Тәрбияче: Әлхәмделилләһ, сез бик зирәк балалар. Ишеттегезме мин тагын янә Аллаһны мактау сүзе әйттем.

– Әйе.

– Әйдәгез, бергәләп кабатлап карыйк әле. Әлхәмделилләһ. (Балалардан кабатлату.) Әлхәмделилләһ – барлык мактаулар Аллаһка булсын дигән сүз. Җирне, күкне, безне бар иткән Аллаһны без бүген өч төрле итеп мактау өйрәндек. Кайсыларыгызның исендә калды? (Балалардан кабатлату.) Балалар, Әлхәмделилләһ, миңа сезнең белән бик рәхәт булды. Шуңа мин сезгә дисбе бүләк итәм. Аллаһка тәсбих әйткәндә, сез шул дисбе белән санап барырсыз. Ул өч өлешкә бүленгән. Беренче өлешендә Сөбханаллаһ дип, икенче өлешендә Әлхәмделилләһ дип, өченче өлешендә Аллаһу әкбәр дип әйтерсез. Бүген өйгә кайтканда да, Аллаһ бар иткән дөньяны карап сокланганда һәрдаим Аллаһка тәсбих әйтергә тырышыгыз, ярыймы? Шулай итсәгез, Аллаһ сезне яратыр.

Әхмәтҗанова Разия,
Балтач районы Шубан авылы
мәчете каршындагы курслар мөгаллимәсе

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Охшаш язмалар