Җеназага кагылышлы сораулар

Мәетне ничә кеше юарга тиеш

Мәетне юарга кергән кешеләрнең азрак булуы яхшырак. Өч яки дүрт кешегә дә керергә рөхсәт ителә. Бу вакытта мәетнең гәүдә авырлыгын да истән чыгарырга ярамый.

Мәетне нигә өйдән аягы белән алга каратып алып чыгалар

Мәетне югач, өйдән аягы белән алга каратып алып чыгабыз, ә йорт капкасыннан алып чыкканда, башы белән алга таба күтәреп чыгарабыз. Җеназа намазын урамда яисә зиярат янындагы буш урында укыйбыз.

Аяк белән алга таба каратып алып чыгуның аерым мәгънәсе бар. Мәетнең, гадәттә, алда бара торган өлеше астарак була. Шуңа күрә, мисал өчен, баскычтан төшкәндә (шәһәрнең күпкатлы йортларында, авыл йортларының ишегалларында), мәетнең авызыннан кан, су кебек төрле сыекчалар чыгуы бар. Кәфенлекне пычратмау һәм кешеләрне куркытмау өчен, мәетне аягы белән алга каратып чыгаралар. Бу йоланың төп мәгънәсе шул.

УКЫГЫЗ:  Сөләйман галәйһиссәлам

Реклама