Женаза вагазе (соңгы юлга озатканда сөйләр өчен хушлашу сүзе, кыскача вәгазь үрнәкләре, вафат булганнарга сүзләр).

Улем хэбэре ишеткэч тә укыла торган дога, сүзләр болай: «Иннә лилЛәһи үә иннә иләйһи раҗигун! Без Аллаһыдан килдек һәм яңадан Аллаһыга кайтачакбыз! Бу сүзләрне әйтү, үлемнең хаклыгын тану, тәкъдир белән килешүне күрсәтә. Чөнки безне бар иткән дә – Аллаһ, төрле ризыкларын биреп безне яшәткән дә – Аллаһ, тәкъдирдә билгеләнгән вакыт җиткәч җаныбызны алып, янә Үзе янына кайтаручы да – Аллаһтыр.

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе үә салаватлар булсын): «Мәетне озатканда җаһилият (исламгача булган наданлык) чорындагы кебек чәчен-башын туздырып акырып елаучы, киемнәрен ертучылар бездән түгелдер» — дигән. Аның әйтүенчә, болай эшләү мәеткә газап китерә. Мөселман кеше, Аллаһ язган белән риза булып, сабыр итәр. Шушы сабырлыгы сәбәпле олы әҗерләргә ирешер.

Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе үә салаватлар булсын) әйтә: «Күз яше мәеткә газап китерми». Ягъни телебезне тыеп, берни сөйләмичә, тыныч кына елау гөнаһ түгел, кычкырып елау гына тыела.

Мәрхум янында, ул яхшы кеше иде дип, хәерле сүзләр генә сөйләргә кирәк, чөнки Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтте: «Мәет янында фәрештәләр булыр һәм алар һәр әйткән сүзгә Амин дип торырлар, шунлыктан бары хәерле сүзләр генә сөйләгез» — дигән.

Соңгы юлга озатканда әйтелә торган сузлэр, хушлашу сузе, женаза вагазе, мөмкин кадәр кыска булса яхшырак. Чөнки динебез мәетне озатуны ашыктырырга, озакка сузмаска куша.

Әлеге язмада, имам кешегә яки абыстайларга сонгы юлга озатканда сөйләр өчен кыскача вәгазь үрнәкләре китерәбез:

Җеназа вагазе үрнәге(1 вариант)

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһи-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәәмин вәссаләтү вәссаләмү галә расулинә Мухаммәдин вә галәә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Галәмнәрнең тәрбиячесе булган, шушы дөньяларны яралткан, яшәеш һәм үлемне булдырган, безне дә юктан барлыкка китергән Раббыбыз Аллаһ Тәгаләгә хәмед-санәләребез булса иде. Галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә, салаватларыбыз һәм догаларыбыз барса иде.

Әссәләмүгаләйкүм хөрмәтле мөселман кардәшләр! Бүген без бирегә шушы кайгылы җыелышка, кардәшебез ….(исеме)…не соңгы юлга озатырга җыелдык .

Һичшиксез, ….(исеме)…ның вакытсыз арабыздан китүе — гаиләсе, якыннары, туганнары, дуслары һәм барыбыз өчен дә бик зур югалту, авыр кайгы. Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгаләдән ….(исеме)…нең белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итүен һәм Үзенең Рәхмәте белән бүләкләвен, шулай ук якыннарына әлеге кайгыны кичерү өчен сабырлык, түземлек һәм рухи көч җибәрүен Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз.

Иннә лилләәһи вә иннәә иләйһи раҗигуунБез барыбыз да Аллаһыдан килдек һәм Аллаһыга яңадан әйләнеп кайтачакбыз. Ничек һәм күпме генә яшәргә теләсәк тә барысы да Аллаһ кулында. Безнең тәкъдирләрнең яхшысы да яманы да Аллаһы Тәгаләдән. Ул безне яралтты, безгә гомер бирде һәм аны алачак та, шуңа да без Аллаһының рәхмәтенә өмет баглап шушы югалту ачысын сабырлык белән кичерергә тиешбез. Шушы кардәшебезнең көтелмәгән үлеме безгә сабак булсын, чөнки үлем һәрберебезгә уйламаганда киләчәк һәм аннан котылу юк. Без озак яшәрбез, күп эшләр башкарырга җитешербез, дип хыялланабыз, әмма тормышыбыз исә, менә шушылай, теләсә кайсы мизгелдә өзелергә мөмкин. Шуны истән чыгармасак иде…

Ихлас күңелдән хәзерге минутларда Аллаһыга мөрәҗәгать итик: Раббыбыз Аллаһ — кардәшебез ….(исеме)… нең кылган барлык игелекле гамәлләрен арттырып кабул кылсын, белеп һәм белмичә эшләнгән барлык хата-кимчелекләрен барлык гөнаһларын гафу итсен!

Сүз дә юк, ….(исеме)… яхшы кеше иде… Бүген күрәбез: күпме кеше аны бүген соңгы юлга озатырга җыелды… Инде бәхил бул ….(исеме)… , барган җиреңдә рәхмәт фәрештәләре каршы алсын, Аллаһ Тәгалә кабереңне киң кылсын, урының җәннәттә булсын!

Җеназа вагазе үрнәге (2 вариант)

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһи-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәәмин вәссаләтү вәссаләмү галә расулинә Мухаммәдин вә галәә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Барча галәмнәрне юктан бар кылып, тәрбияләп торучы, Бөек Раббыбыз Аллаһы Сүбхәнәһү вә Хак Тәгаләгә барча хәмед-сәнәләребез, шөкранәләребез булсын.

Галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллалаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә догаларыбыз һәм салаватларыбыз булсын.

Әссәләму галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәракәтуху хөрмәтле, мөэмин-мөселман кардәшләр!

Аллаһы Тәгалә бу фани дөньяны шулай яраткан, иртәме-соңмы без барыбыз да якыннарыбыз, туганнарыбыз һәм башка кардәшләребез белән мәңгелеккә хушлашырга мәҗбүрбез, беркем дә бу дөньяга мәңгегә килми.

Шуңа күрә пәйгамбәребез берәр кардәшебез вафат булган хәбәрне ишетсәгез: Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗиигун – дип әйтергә кушкан. Моның мәгънәсе: Без барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһ хозурына әйләнеп кайтачакбыз. Чөнки безне бар иткән дә – Аллаһ, төрле ризыкларын биреп безне яшәткән дә – Аллаһ, тәкъдирдә билгеләнгән вакыт җиткәч җаныбызны алып, янә Үзе янына кайтаручы да – Аллаһтыр.

Хөрмәтле җәмәгать, бүген без бирегә …(исеме)... не соңгы юлга озатырга, аның белән хушлашырга җыелдык.

Мәрхүм(ә)нең якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аллаһыдан шушы югалту ачысын күтәрергә ныклык, сабырлык сорыйбыз.

Барыбыз да Аллаһ Тәгаләдән ….(исеме)… нең дөньялыкта вакытта кылып калдырган һәртөрле изге гамәлләрен, игелекле эшләрен кабуллардан кылуын, бәндәчелек белән эшләнгән барлык хата-гөнаһларын кичерүен һәм ахыр урыннарын җәннәтләрдә насыйп булуын сорыйк. Каберләре киң, нурлы, хисаплары җиңел булсын!

Җеназага вәгазь үрнәге (3 вариант)

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһи-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәәмин вәссаләтү вәссаләмү галә расулинә Мухаммәдин вә галәә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Галәмнәрнең тәрбиячесе булган, шушы дөньяларны яралткан, яшәеш һәм үлемне булдырган, безне юктан барлыкка китергән Раббыбыз Аллаһ Тәгаләгә хәмед-санәләребез булса иде. Галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә, салаватларыбыз һәм догаларыбыз барса иде.

Әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи ва бәракәтух.

Мөхтәрәм кардәшләр, без бүген әлеге сәгатьләрдә бирегә, Аллаһ хозурына күчкән мөселман кардәшебез …. (исеме)… белән хушлашырга, аны соңгы юлга озатырга җыелдык.

Мөхтәрәм җәмәгать, без һәркайсыбыз да, бу дөньяга Аллаһы Тәгаләнең ихтыяры белән киләбез. Ул һәрнәрсәне бар кылучы. Яшәүне һәм үлемне дә бар итүче һәм бу фани дөньядан без фәкать Аллаһының теләге белән генә китәбез. Үлемне беркем дә инкарь итә алмый, беркем дә мин мәңге яшәячәкмен дип әйтә алмый, ул чынбарлык, ул һәркемгә киләчәк.

Фани дөнья шулай яратылган: без иртәме, соңмы, якыннарыбыз, туганнарыбыз, кардәшләребез белән мәңгелеккә хушлашабыз.

Бүген без кардәшебез ….(исеме)… белән хушлашабыз.

….(исеме)… яхшы кеше иде, Аллаһы Тәгалә аның шушы дөньяда кылган барлык изгелекләрен кабуллардан кылсын, аңа рәхмәтен һәм мәгъфиратен бирсен. Урыннарын җәннәтләрдә насыйп әйләсен. Якыннарына, туганнарына сабырлык бирсен.

Җеназада вэгаз үрнәге (4 вариант)

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһи-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәәмин вәссаләтү вәссаләмү галә расулинә Мухаммәдин вә галәә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Барча галәмнәрне һәм дә безне юктан бар кылып, тәрбияләп торучы, Бөек Раббыбыз Аллаһы Сүбхәнәһү вә Хак Тәгаләгә барча хәмед сәнәләребез, шөкранәләребез булсын.

Галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллалаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә догаларыбыз һәм салаватларыбыз булсын.

Әссәләму галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәракәтуху.

Мөхтәрәм кардәшләр, бүген без хөрмәтле кешебез (авылдашыбыз) ……(исеме)….. ны соңгы юлга озатырга җыелдык.
…… (исеме)…. яхшы кеше иде, Аллаһ Тәгалә аңа рәхмәтен-мәгъфиратен биреп, бәндәчелек белән кылган хата-гөнаһларын гафу итеп, кылган һәртөрле изге гамәлләрен, игелекле эшләрен арттырып кабуллардан кылсын, урыннарын җәннәтләрдә насыйп әйләсен.

Аллаһ Тәгалә мәрхум(ә)нең якыннарына, туганнарына сабырлыклар бирсен, һәрвакыт догада булып, үзен догадан калдырмыйча яшәүләрен насыйп итсен.

Аллаһы Тәгалә …. (исеме)… каберләрен киң кылсын, нурлы итсен. Кыямәт көненә кадәр җиңеллек белән кабер газапларыннан имин хәлдә булуларын насыйп әйләсен!

Бакыйлыкка күчкән кешегә без догадан башка бернәрсә белән дә ярдәм итә алмыйбыз. Шуңа күрә, хәзер, кардәшебезгә соңгы бүләгебез итеп, барыбыз да тәхлил чыгып, Коръән аятьләре укып, һәммәбез бергә бер дога кылыйк.

Җеназага кыскача вагаз үрнәге (5 вариант)

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһи-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәәмин вәссаләтү вәссаләмү галә расулинә Мухаммәдин вә галәә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Галәмнәрнең тәрбиячесе булган, шушы дөньяларны яралткан, яшәеш һәм үлемне булдырган, безне юктан барлыкка китергән Раббыбыз Аллаһ Тәгаләгә хәмед-санәләребез булса иде.

Галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә, салаватларыбыз һәм догаларыбыз барса иде.

Галәмнәр хуҗасы — Бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә хәмед-сәналәр булсын. Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә һәм аның әһленә салаватларыбыз һәм догаларыбыз барып ирешсен.

Әссәләмү гәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтуху хөрмәтле мөселман кардәшләр. Бүген без кардәшебез ….(исеме)…не соңгы юлга озатырга җыелдык.

Билгеле бу бик зур югалту, авыр кайгы — шуңа да мәрхум(ә)нең якыннарының, балаларының, барлык туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз. Аллаһ Тәгалә аларга күркәм сабырлыклар бирсен. ….(исеме)… яхшы кеше иде, инде аның ахыр урыны Аллаһы Тәгаләнең җәннәтләрендә булсын.

Аллаһы Тәгалә безгә Коръән аша әйтте: «Һәрбер җан иясе үлемне татучы, тиздән сез дә татырсыз. Берәү дөньядан үтсә, кылган гамәлләре белән очрашыр. Яхшы гамәл кылса җәннәт хәбәре белән сөендерелер, яманнарга ут газабы булыр. Бу дөнья сезнең өчен алдавыч бер уенчык кына. Чын тормыш ахираттә», – диде («Гыймран» сүрәсе, 185 нче аять).

Шуңа да менә шушы кайгылар, югалтулар алар барысы да гыйбрәт ала торган нәрсәләр. Беркем дә әйтә алмый мин мәңге яшим, мин озак яшим дип тә әйтә алмый беркем, чөнки безнең киләчәк Аллаһ кулында. Аллаһ безнең тәкъдиргә нәрсә язган — шул булачак. Үлем безне һәрвакыт сагалап тора. Беркем дә аның кайчан киләсен белми. Нинди генә бай булсаң да, зур урыннарда эшләсәң дә, аннан качып котылу мөмкин түгел. Аллаһы Тәгаләдән вакыт җитсә, иң кыйммәтле дарулар да, иң яхшы табиблар да ярдәм итә алмый. Шуңа күрә Аллаһ каршысына, Аллаһ хозурына һәрбарчаларыбызга чиста килеш, иманлы килеш барырга әзер булып яшәргә тиеш.

Инде җәмәгать, Аллаһ Тәгалә….(исеме)… нең кылган барлык игелекле гамәлләрен дә арттырып кабуллардан кылсын, бәндәчелек белән кылган хата-гөнаһларын ярлыкасын. Ахыр урыны җәннәттә булсын.

Женаза вагазе үрнәге (6 вариант)

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһи-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәәмин вәссаләтү вәссаләмү галә расулинә Мухаммәдин вә галәә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Барча галәмнәрне һәм дә безне юктан бар кылып тәрбияләп торучы, Бөек Раббыбыз Аллаһы Сүбхәнәһү вә Хак Тәгаләгә барча хәмед сәнәләребез, шөкранәләребез булсын.

Галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллалаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә догаларыбыз һәм салаватларыбыз булсын.

Әссәләму галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәракәтуху!

Мөхтәрәм кардәшләр, бүген без хөрмәтле кешебез ……(исеме)….. ны соңгы юлга озатырга җыелдык.

Коръәндә әйтелә: Әгузу билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Куллун нәфсии зәәикәтул мәут. Ягъни һәрбер җан иясе үлем ачысын татыр, бу дөньяда беркем дә калмас, үлем бар кешегә дә килер диелә. Шуңа күрә һәрбарчабызга да иман байлыклары, дога белән, әҗер-саваплы эшләр белән бу дөньядан китәргә насыйп булсын.

Аллаһ Тәгалә ……(исеме)…..нең кылган барлык изгелекләрен кабуллардан кылсын, бәндәчелек белән кылган гөнах-хаталарын гафу итсен, аңа рәхмәтен һәм мәгъфиратен бирсен. Урыннарын җәннәтләрдә насыйп әйләсен. Якыннарына туганнарына җиңеллек бирсен.

Мәчет-мәхәлләбез исеменнән һәм шулай ук барлык авылдашларыбыз исеменнән авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Аллаһы Тәгаләдән якыннарына, туганнарына сабырлык сорыйбыз.

Без инде мәрхум булганнарга дога кылудан башка берничек тә ярдәм итә алмыйбыз. Аларга бары безнең догаларыбыз гына ирешә, шуңа күрә аны догадан калдырмагыз.

Женаза вагазе (7 вариант)

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһи-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәәмин вәссаләтү вәссаләмү галә расулинә Мухаммәдин вә галәә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга вакытлыча китергән һәм Үзенең Китабында кат-кат шуны кабатлап, исебезгә төшереп тора. Дөньяда кемне генә яратсаң да, бер көн аның белән аерыласың, күпме генә яшәсәң дә, барыбер китәсең, күпме генә җыйсаң да, буш кул белән каласың, нәрсә генә кылсаң да, ул гамәлеңнең ачы яки татлы җимешен күрәсең.

Адәм баласы, ничек кенә бәхетле, сау-сәламәт, матур гомер итмәсен, бу яшәүнең азагы бар. Чөнки Аллаһ Сөбеханә вә Тәгалә галәмнәрне төзегәндә аның ахырын да булдырды: һәр эшнең, һәр гамәлнең азагы булган кебек, адәм балаларының да гомер ахыры бар һәм ул үлем дип атала. Фәкать Аллаһ Үзе мәңгелек!

Шуңа күрә бу дөньяда Аның кануны белән яшибез һәм бакыйлыкка да Аллаһның әмере илә күчәбез.Фани дөньяга кеше үзенең нинди кыяфәттә булачагыннан һәм нинди гамәлләр кылачагыннан хәбәрдар булып килми, кайда кайчан үләчәгебез турында да бездә бернинди мәгълүмат юк. барысы да Аллаһ әмере вә теләге белән башкарыла. Әмма һәрберебезгә кайчан да булса бу дөньядан китәчәгебез мәгълүм.

Аллаһы Тәгалә Үзенең бөек китабы Корәни Кәримнең «Мүлк» (Тәбәрак) сүрәсендә әйтә;

Әгүүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Әлләзии халәкал мәүтә вэл хәйәтә лийәблүвәкүм әййүкүм әхсәнү гәмалэ вэ һүәл газизул гафуур — ди ягъни:

«Аллаһ үлемне һәм яшәешне яралтты, бары тик кемнәрнең нинди игелек кылачагын сынап карар өчен»- ди. Әйе Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга яралтты бары тик сынар өчен.

Без бу дөньяга мәңге яшәргә килмәдек һәм бу дөнья үзе дә мәңгелек түгел. Бу бары тик сынау мәйданы. Бүген иртәгәме аннан соңмы без барыбыз да бу дөньядан китәргә тиешбез, без беребез дә белмибез кайчан, кайда, ничек китәчәгебезне. Шуңа күрә хөрмәтле җәмәгать мөселман кешесе һәрвакыт ахиратне истә тотарга тиеш.

Үлем өчен яшьлек тә картлык та авыру да кирәк түгел. Кеше башкаларның үлемен күреп гыйбрәт алырга, миңа да теләсә кайсы вакытта әҗәл килергә мөмкин, Аллаһ каршына баскач ничек җавап бирермен дип уйланырга һәм моңа әзер булырга тиеш.

Пәйгамбәребез әйтте; «Мәңге яшим дигән кебек дөнья эшләрен эшлә, иртәгә үләм дигән кебек динне тот гыйбадәт кыл, намаз укы» диде.

Моны истән чыгармаска кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә кушканнарын үтәп тыйганнарыннан тыелып шушы дөньяда яшәгән вакытыбызда күбрәк изгелекләр кылып калырга насыйп итсен.

Инде Аллаһы Тәгалә арабыздан бакыйлыкка күчкән кардәшебезнең ошбу дөньяда яшәгән вакытта кылган барлык изгелекләрне арттырып кабуллардан кылсын, бәндәчелек белән кылган һәртөрле гөнаһ-хаталарын ярлыкасын. Үзенең рәхмәтен мәгьфирәтен биреп урыннарын җәннәтләрдә насыйп кылсын.

***

Аллаһ Тәгалә мәетләребезгә рәхмәт һәм мәгъфирәт бирсен. Барысы да Аллаһның рәхмәтендә һәм җәннәтендә булсын. Әҗәлебез җитеп мәңгелек йортыбызга сәфәр кылганда, иманыбызны безгә юлдаш итсен. Аминь!
(соболезнования по случаю смерти на татарском)