Жәлилчеләрнең соңгы минутлары

җәлилчеләр Күренекле татарлар

Бервакыт Татарстан Язучылар берлеге исеменә Алманиядән шактый калын бандероль килеп төшә. Анда Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә бәйле берничә кулъязма була. Шулар арасында Әнвәр Галим дигән берәүнең хатирәләре дә бар.

Әнвәр Галим (чын исеме Әнвәр Айдагулов, башка кушаматлары Ә. Хәмиди, Р. Кәрими һ. б.) сугыш башланыр алдыннан Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияте бүлеген тәмамлый. Ватан сугышы башлангач, армиягә алына һәм каты сугышлар вакытында әсирлеккә төшә. Башта концлагерьларда газап чигә, соңыннан Берлинга күчерелә һәм 1943-45 елларда “Идел-Урал” комитетында эшли, комитет башлыгы Шәфи Алмасның ярдәмчесе була һәм Берлинда чыгарылган “Татар әдәбияте»‘ журналының мөхәррире вазыйфасын башкара. Сугыштан соң Мюнхенда АКШ акчасына нәшер ителә торган “Ватан” журналында мөхәррир һәм “Азатлык” радиостанциясендә диктор-комментатор булып эшли. Пенсия яшенә җиткәч, Америка Кушма Штатларына күчеп китә һәм 1988 елның 3 мартында Нью-Йорк шәһәрендә вафат була.

Әнвәр Галим Берлинда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән күрешеп, якыннан аралашып торган. 1945 елның язында ул төрмәдә мәхбүсләр янында булган һәм алар белән Коръән тотып бәхилләшкән Усман мулла белән очраша, аның сөйләгәннәрен теркәп тә куя.

Усман мулла, милләте белән татар. Беренче бөтендөнья сугышы елларында әсирлеккә төшеп, Алманиягә эләгә. Шунда гаилә корып, төпләнеп кала. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында исә Татар комитетында мулла вазыйфасын башкара, Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен шулай ук якыннан белә.

Усман мулланың Ә. Галим тарафыннан язып алынган хатирәләре:

«Сугыш чорында берәр сәяси эштә гаепләнеп кулга алыну, кайсы илдә генә булмасын, куркыныч хәл. Бер генә дәүләт тә үзенә каршы хәрәкәткә түземлек күрсәтми. Менә шунлыктан, Мусаларның хәле җиңел булмас, дип уйладым. Шулай булып чыкты да. Мусаларны аткан вакытта, мөселман мулласы булганлыгымнан, мине дә чакырдылар.

Ул көнне һич тә оныта алмыйм, һәм онытырлык та түгел иде бит. Менә шулай үткән елның (1944) 20 августында, Шәфи Алмас чакырып: “25 августта Мусаларның үлем җәзасы җиренә җиткереләчәк икән, сиңа шунда барырга туры киләчәк, бу хакта Бөек Мөфтидән хәбәр килде”, дип белдерде. Мин шул көнне иртән иртүк, Плетцензее төрмәсенә барып, иң башта төрмә побы белән күрешеп сөйләштем. Төрмә побы минем килүемә бик шатланды һәм татарларның сәгать 12дә атылачаклары турында сөйләде. Попның сөйләвенә караганда, үлем җәзасына хөкем ителгән татарлар зур гына бер бүлмәдә бергә яшәгәннәр һәм үзләренең атылачакларына һич тә ышанасылары килмәгән. Алар попны һәрвакыт яхшы каршы алганнар һәм үзләренең шикаятьләрен белдереп торганнар.

Сәгать 11 тирәсендә, поп белән бергә, атылачак татарлар янына кердем. Үтереләчәк тоткыннар янына беренче мәртәбә баруым булганлыктан, каушап калдым, нәрсә әйтергә дә белмәдем, нәрсә әйтсәм дә килешмәс, дип уйладым. Ачык күренеп тора: барысының да күңелләре төшкән, барысы да аптырашта калган, шашып калган. Мин керү белән барысы да башларын күтәреп миңа карадылар, әмма минем белән сөйләшергә теләмәгән кебек күренделәр… Аларның соңгы минутларын көтеп утырулары чиксез сагышлы бер күренеш иде. Мин аларга карап калтырап киттем, бөтен тәнем башта суынды, соңыннан кызды…

Иң башта Коръәнне Алишка суздым һәм пышылдап кына нәрсәдер әйттем (нәрсә әйткәнмендер, үзем дә белмим). Ул акрын гына торып, кулын Коръәнгә салды һәм җылап җибәрде. Барысы да җан җәрәхәтеннән михнәт чигәләр иде. Җан җәрәхәтеннән, дим, чөнки попның сөйләвенә караганда, тоткыннарны кыйнау, җәберләү кебек тупаслыклар һич тә булмаган.

Гариф Шабаев янына барып, Коръәнне суздым һәм ул кулын кую белән: “Җәберләмәделәрме?” дип сорадым… “Юк, җәберләү булмады”, дип җавап бирде. Барысының янына барып. Коръәнне суздым, барысы да кулларын салып: “Бәхил, бәхил”, диделәр. Әхмәт Симай, кулын Коръәнгә салганнан соң: “Усман әфәнде, болай ук булыр дип көтмәгән идек, көтмәгән идек”, — диде. Иң соңыннан Муса янына барып. Коръәнне суздым. Муса, Коръәнгә кулын салып: “Бәхил булыгыз, язмыш инде, язмыш, безне үтерерләр, дип көтмәгән идек”, — дип пышылдады. Алар арасында мин белмәгән, күрмәгән тагын ике кеше бар иде, алар легиончылар иде булса кирәк…”

“Усман Галим улы менә шуларны сөйләде, дип дәвам итә Әнвәр Галим. Мин аннан: “Аттылармы яки астылармы?” дип сорадым. “Аттылар, диде ул. Менә Коръәнем кесәмдә. Коръән белән ант итеп әйтәм: аларны аттылар. Чөнки алар бит хәрби кешеләр иде, хәрби кешеләрне асу дигән нәрсә юк, хәрбиләрне аталар, бу барлык илләрдә дә шулай…”

Бераз уйланып утырганнан соң ул, өстәп: “Муса һәм аның иптәшләре коммунист булганлыктан, мине, мулланы, кабул итмәсләр, сөйләшмәсләр, дип уйлаган идем. Күрәсең, коммунистлыклары җиңелде”, диде ул.

Усман мулланың хәбәре минем өчен зур яңалык булды. Аннан тагын күбрәк нәрсәләр турында сорашырга уйласам да, ничектер, телем бармады, иренем селкенмәде. Ул арада Луиза ханым чыгып, Усман мулланы ашка чакырды. Мин, башымны түбән иеп, урамга чыктым”.

Бу истәлекне укыгач, кайберәүләрнең: “Димәк, Мусаларның башларын кисмәгәннәр, аларны атып үтергәннәр икән”, дип уйлавы ихтимал. Ничек ышанмыйсың, мулла абзый үзе Коръәнне кулына алып ант иткән бит. Әмма андый нәтиҗә чыгарырга ашыкмыйк, җентекләбрәк уйлап карыйк әле.

Усман мулла җәзалау вакытында үзе катнашмаган, ул фәкать фараз гына кылган. “Чөнки, ди ул, хәрбиләрне асу дигән нәрсә юк, хәрбиләрне аталар гына, бу барлык илләрдә дә шулай”. Һәм бик нык ялгыша: фашистик Германиядә, бигрәк тә 1944 елның июлендә Гитлерга ясалган һөҗүмнән соң, хәрбиләрне төрлечә җәзалап үтерәләр: аталар да, асалар да, кайбер очракларда башларын да кисәләр. (Мәсәлән, Гитлерга һөҗүм оештыручылар белән нәкъ шулай эшлиләр.)

Мулла телгә алган төрмә побы пастор Юрытко исән кала. Мин моннан күп еллар элек аның белән хат алыштым. Җәзалау вакытында үзе катнашмаса да, ул Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен яхшы хәтерли иде. Юрытко атакай әйтүе буенча, җәлилчеләрне асып үтергәннәр.

Мондый төрлечә фараз кылулар табигый, чөнки гитлерчылар җәзалау вакытында беркемне дә якын китермәгәннәр, бу кабахәт эшне яшертен рәвештә эшләгәннәр. Җәзалау урыны бер катлы шыксыз бина Плетцензее төрмәсенең ишегалдында бер читтәрәк урнашкан. Бу бина әлегәчә сакланган, анда тоткыннарны атканнар да, асканнар да, башларын да кискәннәр.

Шулай булгач, бердәнбер ышанычлы чыганак палачлар үзләре төзегән документ-таныклык. Бу документларның төп нөсхәләре әлегәчә Плетцензее төрмәсенең архивында саклана. Аларның чын нөсхә булуына беркемнең дә шик белдергәне юк. Документларга караганда, җәлилчеләрне 1944 елның 25 августында 12 сәгать 6 минуттан 12 сәгать 36 минут арасында гильотинада башларын кисеп үтергәннәр.

Икенче четерекле мәсьәлә Җәлил һәм аның көрәштәшләренең Аллаһыга ышануына карый. Усман мулла, Муса һәм аның иптәшләре коммунист булганлыктан, мулланы кабул итмәсләр, аның белән сөйләшергә теләмәсләр, дип уйлый. Соңыннан, барысы да Коръәнгә кулларын куеп гомерләре белән бәхилләшкәннән соң, “күрәсең, коммунистлыклары җиңелгән” дип нәтиҗә ясый. Нәкъ менә шушы нәрсә бу истәлекнең басылуына моңарчы комачаулап килде дә. Без җәлилчеләрнең батырлыкларына, аларның көчле рухлы, нык ихтыярлы кеше булуларына басым ясап, икенче якка бөтенләй диярлек игътибар итмәгәнбез икән. Әйе, алар үзләрен чыннан да батырларча тоткан, иң авыр шартларда да фашизм белән аяусыз көрәш алып барган. Алар яшерен оешма төзегән, өндәмәләр бастырып тараткан. (Әнвәр Галим истәлекләрендә болар турында да сүз бара.)

Әмма алар да әдәм баласы булган ич! Барысы да япь-яшь көенчә, 25-27 яшьләр тирәсендә, үлем каршына килеп баскан. Араларында иң өлкәненә Мусага да ул вакытта нибары 38 яшь була. Үлем алдында кешенең каушап калуы, сагышлануы да. Коръәнгә кулын куеп, якты дөнья белән бәхилләшүе дә бик табигый ич… Бу йомшаклыкмы, әллә кешелеклелекме? Күрәсең, соңгысыдыр…

Шунысын да онытмыйк: Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә апа мулла кызы. Аларның Мостафа авылындагы төп йортларында (Ырынбур өлкәсе) Коръән генә түгел, башка дини китаплар да шактый күп була. Шулай итеп, Муса кече яшьтән Ислам рухында тәрбияләнә. Соңыннан Ырынбур каласының “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыганда да ул дин дәресләре ала, иптәшләренең сүзләренә караганда. Коръәннең кайбер аять-сүрәләрен яттан белә. Дөрес, совет чорында комсомолга, соңыннан коммунистлар партиясенә кергәч, Җәлил, диннән ваз кичеп, аны фаш итә башлый. Әмма үлем сәгате килеп җиткәч, яңадан дингә әйләнеп кайта, чөнки аның иманы нык була, күрәсең.

Бу очракта тагын бер нәрсәне искәртү кирәктер. Усман мулла, попның сөйләвенә таянып, әсирләрне кыйнау-җәберләү кебек тупаслыклар булмаган, ди. Гариф Шабай да аның соравына каршы: “Юк, җәберләү булмады”, дип җавап биргән. Чыннан да, без кайвакыт бу моментларны бераз куертыбрак җибәргәнбездер, мөгаен. Чынлыкта исә, төрлечә булган: кайберләрен кыйнаганнар, бик каты җәберләгәннәр, кайберләрен юк.

Әйтик, Мусаның сорау алулардан хәлдән таеп, кыйналып кайтканын күпләр күргән. Мусалар белән бергә кулга алынган, ләкин ниндидер могҗиза белән исән калган Р. Хисаметдиновның аркасындагы камчы эзләрен кызгылт-карасу җөйләрне үз күзләрем белән күргәнем бар. Кем үзен ничек тота бит, нинди тикшерүчегә юлыга…

Усман мулла тагын: “Алар арасында мин белмәгән, күрмәгән тагын ике кеше бар иде, алар легиончылар иде булса кирәк”, дип сөйләгән. Чыннан да, ул якыннан белгән, күргән, аралашкан тоткыннардан тыш (Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Әхмәт Симай, Гариф Шабай һ.б.), җәлилчеләр арасында легионнан китерелгән тагын ике кеше була. Аларның исемнәрен ачыкларга шул ук документлар ярдәм итте: болар Әхәт Атнашев һәм Сәлим Бохаров.

Усман мулла вафат булганнан соң, әлеге Коръән башта Алман илендә, аннан соң Америкада яшәүче татарларда саклана. I Бөтендөнья татар конгрессы көннәрендә бу изге Китапны милләттәшләребез Казанга алып килеп, академик Миркасыйм Госмановка тапшыра. Ул исә аны Муса Җәлилнең музей-фатирына бирә. Хәзерге вакытта да Коръән, иң изге экспонат буларак, шунда саклана.
Рафаэль МОСТАФИН

Оцените статью
NUR.TATAR
Комментарий калдыру