
Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәтендә эшлекле очрашулар, милли-дини агарту юнәлешендәге чаралар еш оештырыла. Атнакич, Әлмәт “Нур” мөселман мәктәбендә мәртәбәле шәхес, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән җылы, дустанә очрашу узды.
Җәлил хәзрәт үзенең дистәгә якын китап җыентыклары, йөзәрләгән теманы колачлаган вәгазьләре белән өлкәннәргә яхшы таныш. Ә менә аның балалар белән аралашуы мөгаллимнәр өчен дә, имамнар өчен дә зур осталык мәктәбе.
Балалар “мулла бабай”ны бик тиз үз итте. Җәлил хәзрәтнең һәр соравына җавап табып әңгәмә кордылар.
Мөселман мәктәбе укучыларыннан соң Баш казый аларның әти – әниләре белән очрашты. Бала тәрбиясе турындагы җанлы әңгәмәдән соң әти – әниләрнең сорауларына да җавап бирде.
Җәлил хәзрәтнең ата – аналарга иң зур теләге- мәктәпне сакларга амәнәт итүе, мөгаллимнәргә булышырга, әлеге башлангычны дәвам итәргә чакыруы булды.
Хәзрәт балаларга да, әти – әниләргә дә үзенең китапларын бүләк итте.
▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼