Зәкят маллары

45. Зәкят микъдары 3 төрле малдан чыгарыла:
     1) акчадан; 2) хайваннан; 3) сәүдә малыннан.
     46. Шушы өч төрле малдан башка, ягъни йортыннан, киемнәреннән, китапларыннан, савыт-сабаларыннан һәм башка төрле көндәлек тормышта кулланыла торган әйберләрдән, шулай ук арендага бирелә торган йортлардан, игенлек, печәнлек һәм урманлык җирләреннән зәкят бирү фарыз түгел.
     47. Бурычлы кешенең кулындагы малының бурычыннан артканы гына үзенеке, шуның өчен аңа малының бурычка тиешле булган кадәреннән зәкят бирү фарыз булмый.
     48.  Бурычка бирелгән мал – кешенең үз малы. Әгәр ул ышанычлы кешедә булып, сәнәд[1] белән алу мөмкин булса, хуҗасына аннан да зәкят бирү тиешле.
     49. Алтын һәм көмеш акча малы хисабына керә. Тәңкә итеп сугылган я сугылмаган, яки бер зиннәтле әйбер итеп эшләнгән, яисә үзләреннән кимрәк бакыр белән катышкан булсалар да, алтын һәм көмеш малларыннан зәкят бирү фарыз була.
     50. Алтын һәм көмеш урынына кулланылу сәбәпле, бакыр акчадан һәм хәзинәдә саклана торган акчаның сәнәде булганы өчен кәгазь акчадан да зәкят чыгарылырга тиеш.
     51. Зәкят чыгарыла торган хайваннар – куй, сарык, кәҗә, сыер, дөя, ат кебек йорт хайваннары. Җәй көнендә кырда даими ашап йөри торганнарыннан гына зәкят чыгарыла. Йорт хезмәтендә булган хайваннардан зәкят чыгарылмый.
     52. Ишәк, качыр, болан һәм кыр кәҗәсе кебек хайваннардан зәкят чыгарылмый.
     53. Сәүдә малы — сатарга дип ният кылынган нинди дә булса хәләл мал.

[1] Сәнәд – вексель кебек бер документ.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама