Зәкят кемнәргә бирелергә тиеш?

  1. Зәкятне кулында нисаб күләме кадәр малы булмаган фәкыйрь һәм мескен кешеләргә бирү тиешле.
  2. Мосафирның йортында малы булса да, аңа зәкят бирелә. Берәүнең кулында нисаб күләме кадәр малы булса да, аңа бурычын түләргә ярдәм булсын өчен, бурычы зур булган кешегә дә бирелә.
  3. Зәкят сәдакасы зәкят җыярга төгәл билгеләнгән кешегә дә бирелә: ул җыйган зәкят акчасын фәкыйрьләргә тиешле булган казнадагы акчага куша. Хезмәт хакы буларак, бай кеше булса да, зәкят җыйган кешегә дә җыелган малдан бер өлеш бирелә.
  4. Зәкятне үз ата-анасына, әби-бабасына, балаларына, оныкларына, иренә я хатынына, шулай ук кулында нисаб күләме кадәр малы булган бай кешегә һәм бай кешенең яшь баласына бирергә ярамый. Әгәр бирелә калса, ул зәкят булып саналмый, бүләк хөкемендә генә була.
  5. Зәкятне үзенең фәкыйрь кардәшләренә, фәкыйрь шәкертләргә, фәкыйрь тол хатыннарга, кәсепсез зәгыйфь кешеләргә бирү хәерлерәк. Дин һәм гыйлем юлында (гыйлем өйрәнүчеләр) булып, кәсептән мәхрүм булган кешеләргә, гәрчә кулларында нисаб күләме кадәр маллары күренсә дә, зәкят бирү дөрес була, чөнки алар хезмәтләрен ташлап кәсепкә тотынганчы, һәрберсе фәкыйрь кеше хөкемендә.
  6. Малны зәкят итеп биргән вакытта, аның хуҗасына зәкят бирүне ният кылу һәм алучының кулына тулысынча тапшыру тиешле була. Зәкят нияте белән тапшырылмаган мал зәкят булып саналмый.
  7. Әгәр мал зәкяткә дип төгәл билгеләнгән булса, биргән вакытта зәкяттән булуын ният кылмаса да, зәкяттән хисаплана.
  8. Зәкят суммасын аерым җыеп, фәкыйрьләрнең үз кулларына тапшыра торган Җәмгыяте Хәйрияләргә (Хәйрия оешмаларына) да зәкят бирү дөрес була, ул чагында Җәмгыятьнең казначысы зәкят бирүченең вәкиле хөкемендә була.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама