Зәгыйфь, авыру кешенең намазы

   96. Авыру яки картлык сәбәпле аягүрә торып (кыямда торып) укырга көче җитмәгән кеше намазын утырып укый. Утырган килеш кулларын багълап, “Фатиха” сүрәсен һәм аннан соң укыла торган сүрәне укыганнан соң, рөкүгъне бераз иелеп, тезенә таянып кыла. Сәҗдәне сәламәт вакытындагы кебек кыла.

    97. Әгәр гәүдәсе белән иелеп, рөкүгъ һәм сәҗдә дә кыла алмаса, рөкүгъ һәм сәҗдәсен ишарә белән кыла: башын рөкүгъ өчен азрак, сәҗдә өчен күбрәк ия.

   98. Утырып торырга көче җитмәсә, аякларын Кыйбла ягына сузып, чалкан ятып, рөкүгъ һәм сәҗдәсен башы белән ишарәләп уку дөрес була.

   99. Әгәр башын кузгатырга да көче җитмәсә, намазларын укымас, сәламәтләнгәч, калган намазларын каза кылыр.

   100. Бара торган көймәдә фарыз намазны сәламәт килеш утырып уку дөрес була, әмма туктаган көймәдә һәм җир өстендә сәламәт килеш намазны утырып уку дөрес булмый. 

   101. Сөннәт һәм нәфел намазны һәр җирдә гозерсез дә утырып укый ала.

   102. Сөннәт һәм нәфел намазны атка атланган килеш уку да дөрес була. Бик җитди сәбәп булмаганда фарыз намазларны ат өстендә уку дөрес булмый. Дошманнан я ерткыч хайваннан курку сәбәпле фарыз намазны ат өстендә уку дөрес була.

  103. Коръән укый белмәгән надан кешегә намаз укыр өчен җитәрлек берничә сүрә өйрәнү фарыз булган кебек, Коръәннең кайбер хәрефләрен ялгыш әйтә торган сакау кешегә дә хәрефләрне дөрес әйтергә тырышу фарыз.

   104. Тырышып та, намазда ваҗиб (тиешле) булган кадәр Коръәнне дөрес укый алмаган кешеләргә намазның фарызларын имамга оеп уку тиешле була. Ялгыз укыганда һәр рәкәгатьтә белгән аятьләрне кабатлап укырлар.

   105. Бик надан һәм бик сакау кешеләрнең намазда имам булулары дөрес түгел.

   106. Бер тәүлек, ягъни 24 сәгать кадәр тилереп я һушсыз булып яткан кешегә укылмый калган намазларын сәламәтләнгәч, каза кылу фарыз була.

  107. Бер тәүлектән артык һушсыз булып яткан кешегә шул вакытта калган намазларны каза кылу фарыз булмый.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама