«Ярдәм» фонды сукырлар өчен Коръән бастыруга акча җыю буенча акция башлады

суырлар очен корэн Яңалыклар

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды «Күңел күзе белән укыйм Коръән» исемендә акция ачып җибәрә.
Изге Китабыбыз Коръәнне мөселманнар яратып укый, хәтта күрмәүчеләр арасында да аңа кызыксыну бик зур. Сәламәт кешеләр тарафыннан аларга Коръәнне укырга өйрәнүдә булышлык күрсәтү — Аллаһы Тәгалә алдында, һичшиксез, изге эш.

Белгәнебезчә, әгәр дә берәү кемнең дә булса Коръән укуына яки аны өйрәнүенә сәбәпче була икән, Кыямәт көненә хәтле аңарга әҗер-савап язылачак! Бу — мөселман кешесе өчен дөньялыкта һәм Ахыйрәттә уңышка ирештерә торган иң яхшы гамәл.

«Күңел күзе белән укыйм Коръән» акциясе Луи Брайль шрифтына нигезләнгән Изге Коръәнне бастыруны һәм аны күрмәүче дин кардәшләргә тапшыруны күздә тота.

6 томнан торган шундый Коръәннең бәясе — 7600 сум. Мондый басманың бер экземплярын теләге булган бер кеше дә, тулаем бер гаилә дә бастырырга мөмкин.

Аллаһ ризалыгына омтылып, сәдака җәрия (кешенең вафатыннан соң да әҗере өзелми торган садака) әҗере алырга омтылыйк!

Тулырак мәгълүмат ДУМРТ сайтында: http://dumrt.ru/news/news_26712.html

Оцените статью
NUR.TATAR