Үлемнән соң безне ни көтә?

Адәм баласы, ничек кенә бәхетле, сау-сәламәт, матур гомер итмәсен, бу яшәүнең азагы бар. Чөнки Аллаһ Сөбеханә вә Тәгалә галәмнәрне төзегәндә аның ахырын да булдырды: һәр эшнең, һәр гамәлнең азагы булган кебек, адәм балаларының да гомер ахыры бар һәм ул үлем дип атала. Фәкать Аллаһ Үзе мәңгелек! Шуңа күрә бу дөньяда Аның кануны белән яшибез һәм бакыйлыкка да Аллаһның әмере илә күчәбез. Фани дөньяга кеше үзенең нинди кыяфәттә булачагыннан һәм нинди гамәлләр кылачагыннан хәбәрдар булып килми, кайда кайчан үләчәгебез турында да бездә бернинди мәгълүмат юк, барысы да Аллаһ әмере вә теләге белән башкарыла. Әмма һәрберебезгә кайчан да булса бу дөньядан китәчәгебез мәгълүм. Үлгәннән соң безне ни көтә? Үлдек тә бетте, Аллаһ каршында да җавап бирәсебез юк дип уйлаучылар ни дәрәҗәдә ялгыша? Гомумән, нәрсә ул үлем? Адәм баласы гомеренең кайсы да булса бер мизгелендә мәетне соңгы юлга озату мәшәкатьләрендә катнашмый калмый. Кемдер кадерле әти-әнисен югалта, газиз баласын җирли, якын туганнары, дуслары белән мәңгегә хушлаша. Мәрхүмне салкын ләхеткә куеп, өстенә туфрак сибеп, караңгы кабергә иңдерү аеруча куркыныч кебек тоела шул! Үлемне ниндидер бер югалту, бетү дип кабул итәбез, билгесезлектән куркабыз. Чөнки хакыйкый гыйлем юк.

Тормышларыбыз бигрәк тә бай, җитеш булганда беребезнең дә үлем турында искә төшерәсе килми, дөнья ләззәтеннән аерылырга теләмибез. Шуңа күрә үлгәннән соңгы тормыш хакында һәр заманда зур-зур галимнәр, фәлсәфәчеләр гел уйлана килделәр: кабердә, Ахирәттә ни көтә адәм баласын? Аллаһтан килгән изге китапларда бу турыда мәгълүмат бар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил, Коръән). Шушы китапларга таянып, үз фаразларын корып, илаһият белгечләре могҗизаи сүзләр әйттеләр. Әгәр адәм баласы, Аллаһның барлыгын вә берлеген танып, расүлебез (салаллаху галейхи вассалям) хәдисләреннән йөз чөерми иманлы тормыш белән яшәсә, үлемнән куркуы азаер һәм үлемнең фәкать тән өчен булуын аңлар ә җаныбыз исә — мәңгелек! Бер мәртәбә Аллаһның чиксез рәхмәтләре аша шушы җаныбыз аналарыбыз карынына иңдерелде, җан кергәнче әле без мәет идек. Аннан соң якты дөньяга чыктык, ягъни тудык. Икенче төрле әйткәндә, башта мәет булдык, аннан соң терелдек, фани дөньядан бакыйлыкка күчкәндә исә янә мәет булачакбыз. Безнең бу дөньядагы үлемебез Ахирәт өчен туу ул. Ягъни Кыямәт көнендә барчабыз терелеп, җыелып Аллаһы янына кайтачакбыз. Үлем белән тереклек — җан һәм тәннең берләшүенә яки аерылышуына бәйле. Шуңа күрә галимнәр адәм баласы ике үлем, ике тереклек кичерә дип әйтәләр. Соңгы тереклек — мәңгелек, Раббысы янында кеше мәңгегә калачак.

… Адәм баласының тәне, билгеле бер сәбәпләр аркасында җанны тотып тора алмый торган хәлгә җитеп зәгыйфьләнгәч, бу тәннән җан аерыла. Үлем сәгате якынлашкач, һәр кеше күз күреме ераклыгында үлем фәрештәсен күрер. Әгәр кеше иманлы, гомерен изге гамәлләр кылып үткәргән булса, аңа фәрештә ак йөзле булып күренер, үзеннән хуш исләр килер.. Үлем фәрештәсе артында берничә фәрештә ак кәфенлек тотып торырлар. Адәмнең җаны чыга башлауга, аяклары суынганда, үлем фәрештәсе дә аңа якынаер. Иң авыры — җан бугазга килеп терәлгәндә. Үлем фәрештәсе инсанның янына ук килеп утырыр һәм иманлы бу бәндәгә: чык, Аллаһның рәхмәтенә, дияр. Мондый кешенең җаны, суга тыгып алган инәдән су тамчылары аккан кебек, тәннән җиңел аерылыр. Тик шулай да җан чыгу авыр һәм аның тәннән аерылу мизгелен җиңеләйтүче чара динебездә бар, ул — Ясин сүрәсен уку. Хәдистә килә: Ясин укыгыз, ул җан чыгуны җиңеләйтер диелә… Җан чыкканнан соң аны ак кәфенлеккә төрәләр һәм үлем фәрештәсе бу җанны җиде кат күкләргә — Аллаһ тарафына күтәрә. Күкнең һәр катында бу җан өчен ишекләр ачык булыр. Җиденче катына менеп җиткәч, Аллаһ Раббыбыз җанның кемнеке булуын сорар. Фәрештәләрдән тулы җавап ишеткәч, моның исемен изге китапка языгыз, дияр. Шуннан соң җан чыккан җиренә кире кайтарылыр һәм күмгәнчегә кадәр тәне өстендә торыр. Үзе белән хушлашырга килгән якыннарын, туганнарын, дусларын ул күрә, хәтта юатмакчы да була, әмма аның тавышын ишетмиләр. Җан авазын фәкать кошлар, җәнлекләр, хайваннар ишетә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә: әгәр җан тавышын ишетсәләр, кешеләр шунда ук иманга килерләр иде ди… Әмма ишетмибез…

Аллаһка иман китермичә яшәгән кешенең үлем сәгате сукканда аның да күзенә үлем фәрештәсе күренер. Ләкин инде башка шәкелдә — куркыныч кара йөзле, ямьсез кыяфәттә килеп басар ул аның янына. Артындагы фәрештәләр дә ак түгел, ә бәлки кара кәфенлек тотып торырлар. Җаны бугазына килеп терәлгәч, үлем фәрештәсе моның да аяк очына килеп утырыр һәм: чык, Аллаһның газабына дип дәшәр. Сарык йонына буталып эләккән кармакны азаплана-азаплана алган кебек, бу кешенең дә җаны тәненнән тиз генә аерылмас. Хәтта Коран Карим Ясин уку да булыша алмас, чөнки Коръән иман китергән бәндәләргә генә ярдәмче вә таяныч. Кара кәфенлек белән бу җанны күккә күтәрерләр, әмма беренче катында ук ишекләр бикле булыр, ачылмас… Аллаһның әмере илә җан хәерсезләр исемлегенә язып куелгач, беренче кат күкнең ишеге төбеннән үк кире борылыр һәм җәсәде ләхеткә иңдерелгәнче тәне өстендә көтеп торыр. Тизрәк кабергә салыгыз дип кычкырыр, чөнки белә — әле аны кабердә дә зур сынаулар көтә. Гомумән, мәетне күмүне ашыктырырга кирәк, тән өчен иң хәерлесе шушы булыр. …Инде җан күбрәк мәгълүматлы, бөегрәк барзахи тормышка күчте. Галимнәрнең әйтүенә караганда, ана карыны белән җир өстендәге дөньяны масштаб рәвешендә чагыштырганда нинди искитмәле аермага тап булабыз, барзахи тормыш белән бу дөнья арасында да шул кадәр үк аерма икән!

Ахирәтне барзах белән чагыштырсак, масштаб ягыннан янә шул рәвешле үк аерма күзалланыр. Аллаһның кодрәтләре чиксез!… Үлгән кешене үзеннән алда дөнья куйган бөтен нәселе каршы алырга җыелыр. Фани дөньяда калган туганнары хакында сораштыра башларлар: теге кеше ни хәлдә, бусы ничек… Арадан берсе әйтер: туктагыз әле, ял итсен дияр. Бу тормыш турында Коръәндә дә, хәдисләрдә дә мәгълүмат бик аз. Пәйгамбәребезгә дә (салаллаху галейхи вассалям) Аллаһы Тәгалә Исра сүрәсенең 85 нче аятендә болай дип дәшә: “Алар синнән рух турында сораштырыр. Әйт син: рух Раббымның боерыгында. Сез бик аз беләсез бит, диген”. Адәм баласын кабергә салып иң соңгы кеше 40 адым җир киткәч, ике фәрештә — Мөнкир белән Нәкир килеп сорау ала башлар. Бу вакыт җан тәнгә кире кайта, әмма күкрәккә хәтле генә иңә, ул тоя, күрә, ишетә. Әлбәттә, колак һәм күз белән түгел, башка рәвештә. Хәдистә мәетләрнең өстә йөргән аяк тавышларын ишетеп ятулары хәбәр ителә. Әлеге ике фәрештә фәкать өч сорау бирер: Раббың кем? Динең ни? Нәбиең кем? Адәм баласы, дөньялыкта бу сорауларга җавапны өйрәнеп, белеп яшәсә дә, әгәр тормышын Аллаһ кануны нигезендә кормыйча имансыз яшәп имансыз китә икән, ул җавапны әйтә алмас…

Шуннан башланыр кабер газаплары… Раббым — Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә, динем — Ислам дине, нәбием — Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дигән җавапны иман белән яшәп дөньялыктан шулай ук иман белән киткәннәр генә әйтә алыр. Кабер газабыннан котылу өчен дүрт нәрсәне үтәгез, дүрт нәрсәдән тыелыгыз, диде пәйгамбәребез (салаллаху галейхи вассалям). Беренчесе — бишвакыт намазны вакытында үтәү, икенчесе — зәкят түләү, өченчесе Коръән уку, дүртенчесе — күп итеп тәсбих кылу, ягъни Аллаһны зекер итү. Шушылар каберне киңәйтер вә нурландырыр диде расүлебез (салаллаху галейхи вассалям). Тыелырга кушканнары түбәндәгеләр: ялганлау, хыянәт, сүз йөртү, бәвел. Соңгысы турында аеруча кисәтә расүлебез (салаллаху галейхи вассалям): сакланыгыз бәвелдән, кабер газабының күбесе бәвелдән сакланмавыгыз сәбәпле. Киемгә бер тамчы бәвел тию дә кабер газабына илтергә мөмкин. Шуның өчен мөселманның кешелек сыйфаты нәҗестән пакь кием кию булыр.

Кабер газабына ышанмаучыларны икегә бүлеп карарга була. Берләре әйтә: бу күренеш акылга сыймый, адәмнәрнең табигатенә хас нәрсә түгел болар, ди. Андыйларга җавабым шул: пәйгамбәрләр тышкы кыяфәтләре ягыннан гади кешедән бернәрсәсе белән дә аерылып тормады — борын да, күз-колаклар да үз урынында. Әмма алар фәрештәләрне күрә, ә без күрмибез. Аллаһ илчеләренә могҗизалар бирде, мәсәлән, Муса галәйһиссәләмнең таягы еланга әйләнде, Гайсә галәйһиссәләм үлеләрне терелтә иде, ә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иң зур могҗизасы Коръән! Шуңа күрә, әгәр кеше акылга сыймый дип кабер газабын инкяр итә икән, ул пәйгамбәрләрне дә инкяр иткән булып чыга һәм шуның белән ислами милләттән дә чыккан санала. Икенче төр ышанмаучылар бу турыда катгый дәлилләр юк дип әйтә. Әмма җентекләп тикшерсәк, Коръәндә дә, хәдисләрдә дә кабер газабының хаклыгын дәлилләүче мисалларны күрербез. Аларның беренчесе — Ибраһим сүрәсенең 27 нче аяте: “Пакь сүзләр белән иман китергәннәрне Аллаһы Тәгалә һәм фани дөньяда, һәм Ахирәттә дә ныгытыр…” Биредә Ахирәт сүзе кабер дип тәрҗемә ителә. Ни өчен? Бохари Сахих Муслим, Ән Нәсаи, Әбу Даут ибне Нәҗ риваять кылган хәдис-шәрифләрдән күрерсез.

Пәйгамбәребез (салаллаху галейхи вассалям) әйтә: “Әгәр мөэмин кабергә яткызылса, аның янына фәрештәләр килер һәм шаһидлык кылдырыр, бу сүзне Ибраһим сүрәсенең 27 нче аяте исбатлый”. Шушы дәлилләрне белә, ишетә торып, әйтеп буламы кабер газабы юк дип? Бу хәдисне күпме галим риваять кыла, ул — сахих хәдис. Икенче дәлил — расүлебез (салаллаху галейхи вассалям) догасы. Шушы доганы кылыгыз, кабер газабыннан котылу өчен диде пәйгамбәребез (салаллаху галейхи вассалям). Ул дога болай яңгырый: йа, Раббым, мин сыенамын Үзеңә кабер газабыннан! Аллаһ Сөбеханә вә Тәгаләнең рәхмәтләре чиксез — кабер газабына бөтенләй дә дучар ителми торган кешеләр бар. Алар: пәйгамбәрләр, балигълык яшенә җитми үлгән сабый балалар, мөселманнарны дошман явыннан саклаучы мурабитлар, Аллаһ юлында корбан булган шәһитләр, эчтәге авырудан (ашказаны) үлеп киткән кеше (бу турыда пәйгамбәребезнең (салаллаху галейхи вассалям) хәдисе бар: эчтәге авыру сәбәпле вафат кеше кабердә газапланмас), Тәбәрак сүрәсен укыган кеше (расүлебез (салаллаху галейхи вассалям) әйткәнне имам Тирмизи риваять кыла: Коръәндә 30 аятьле сүрә бар, кем аны укыса, гөнаһлары кичерелер һәм ул кабер газабына дучар ителмәс), җомга көнендә яки төнендә үлгән кешеләр (Тирмизи риваятендә болай диелә: бер мөселман җомга көн яки кич вафат булса, кабер газабыннан имин кылыныр).

Раббыбыз безләрне шушы әһелләрдән насыйп әйләсен дип догада булыйк, җәмәгать. Кулыбыздан байлык, тәнебездән саулык китеп баргач кына түгел, сау-сәламәт һәм матур, бай тормышта яшәгәндә дә үлемне һәрчак искә алыйк. Җаныбыз бит Аллаһтан әманәт буларак бирелә, ә әманәтне, кадерләп саклыйлар да, кире Хуҗасына кайтарып бирәләр, Аллаһның кануны шундый! Бу канунны бозып, үзебезгә үзебез зыян салмыйк. Кыямәт көне килгәнче, һәр кеше үз күңеленә хисап ясасын, үлгәннән соң ни көтә мине, артымнан хәерле гамәлләрем савап булып барырмы дип, үз-үзенә сорау бирсен адәм баласы. Аллаһ әйтте: Мин яралттым үлем белән тереклекне, белер өчен — кайсыгыз изге гамәлне күбрәк кылыр дип. Үлемдә изге гамәлне кылып буламы дигәндә, шул аңлашыла — аны һәрвакыт искә төшереп тору кирәк. Кайчан да булса бу дөньяны калдырып китәсе бар бит дип уйлау адәм баласының тормышын дөресли, иманы каршысында җаваплылыгын арттыра, адашырга ирек бирмәс. Барыбыз да — патшасы да, колы да, кылган гамәлләребезне җыеп, Аллаһ каршына кайтачакбыз…

Рамиль Юныс

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼