Тәүбә итү (вәгазь)

тэубэ иту Без рубрики

Расүлебез (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын) әйткән: һәрбер кеше гөнаһлы гөнаһсыз кеше булмый, һәрберебез хаталы, әмма хата кылган кешенең иң хәерлесе — тэубэ иту чесе — дигән. Шушы дөньядагы һәр адымны, һәр сәгатьне Аллаһы Тәгалә безгә сынау буларак яралтты. Без үзебез дә белмичә гонаһ эшлибез, ярамаган сүзләрне әйтәбез, тыңлыйбыз, ярамаган нәрсәләргә карап күз гөнаһы җыябыз, тыелган нәрсәләр ашыйбыз-эчәбез һәм башкалар. Әгәр кеше “мин гөнаһ кылмыйм” дип сөйли икән, ул шушы сүзләре өчен үк гөнаһлы булачак: чөнки пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын) гонаһсыз кеше юк дигән хәдисен кабул итмәү сәбәпле, гөнаһ кылган санала.

Әгәр без көн саен, сәгать саен хаталанабыз икән, ничә мәртәбә тәүбә итәргә соң?

Аллаһ Тәгалә әйтә: әй иман китергән бәндәләр, бөтенегез тәүбә итегез, шәт, котылырсыз җәһәннәм утыннан ди.
Пәйгамбәребез (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын) көненә 70 мәртәбә тәүбә итә торган булган! Башка бер риваятьтә хәтта 100 тапкыр дип хәбәр ителә. Ә без көненә бер тапкыр булса да әстәгфируллаһ дип әйтеп тэубэ иту хакында уйланабызмы икән?

Галәмнәргә рәхмәт йөзеннән җибәрелгән Аллаһ илчесе — расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кылган һәм кылачак һәммә гөнаһларын Аллаһ кичерде. Шуңа да карамастан, ул көненә әллә ничә дистә тапкыр тәүбә иткән!

Ә без, үзебезнең гаепне күргәнче, иң алдан башкаларныкын тикшерәбез. Кайчагында шул дәрәҗәгә җитәбез ки, “аның шундый-шундый гөнаһлары бар, Аллаһы Тәгалә кичерерме икән” дип, хөкем дә чыгара башлыйбыз, ә үзебезне белмибез.

Гөнаһлар дүрт төрле була. Беренчесе — Аллаһның сыйфатларына кагылган гөнаһлар. Үзен башкалардан өстен, Аллаһ дәрәҗәсенә күтәрүчеләр бар. Үзен тәккәбер башкалардан өстен дип санаучы кешене Аллаһ яратмый һәм аңа дошман була.

Икенче төр гөнаһ — шайтани гөнаһ. Шәһвәткә бирелү, нәфесне тыя алмау: зина кылу, хәмер эчү, урлашу һәм башкалар. Мондый кеше, үз гамәлләрен аклап кына калмый, ә бәлки тирә-яктагыларны да бозыклыкка өнди, нәкъ шайтан кебек.
Өченчесе — хайвани гөнаһ. Шул ук нәфес колы булу, хайван кебек үзеңә хәерле булган нәрсәне генә күрү, акны карадан аера белмәү.

Дүртенчесе — ерткычлар гөнаһы. Бусы инде кешегә сугу, талау, кыйнау, җәбер-золым кылу.

Психологлар раславы буенча, адәм баласында иң беренче хайвани гөнаһ барлыкка килә. Бүгенге көндә телевидение, интернет һәм газет-журналлар кешене һәртөрле гөнаһка этәрү өстендә бик шәп эшчәнлек алып баралар, кеше үзенең аңын шуңа программалаштыра башлый. Төрле шоулар, кино-фильмнар, җырлы- биюле, яисә көлкеле тамашалар — барысы да хайвани гөнаһларны арттыру юлында! Яшьләр арасында тотнаксыз җенси тормыш алып бару, әдәпсезлек, гаурәтне ача торган киемнәр кию, ягъни үзләренчә әйтсәк, заманадан калышмый яшәү өчен бернинди чарадан чирканмау юлларын күрсәтәләр алар! Гөнаһларны, әшәкелекне матур ялганга төреп, бозыклыкны бизәп күрсәтә беләләр! Иманы зәгыйфь, буыны ныгымаган егетләр-кызларыбыз бик тиз эләгә телевидение, интернет ятьмәсенә һәм кайда хаклык, кайда адашу икәнен ул инде аера алмас дәрәҗәгә дә җитәргә мөмкин.

Адәм баласының ерткычлар гөнаһына баруында да телевидение, һәртөрле матбугат чараларының өлеше зур. Газета-журнал битләрендә, экраннарда матур итеп таларга, матур итеп үтерергә, матур итеп шартлатырга өйрәтәләр. Әгәр кешедә хайвани һәм ерткычлар гөнаһы бергә туплана икән, бу кешедә шайтани сыйфатлар баш калкыта. Ул башкаларны да бозыклыкка өнди, икейөзлегә әйләнә, теләсә нинди гөнаһтан да курыкмый башлый. Бу әшәкелек аның бөтен кальбен каплап ала һәм адәм баласы инде үзен-үзе белештермәс дәрәҗәгә җитә: масая, тәкәбберләнә, колагына бер хәерле сүз керми, аныкы гына дөрес, ул гына хаклы, аннан шәп кеше юк. Моннан инде “мин — Аллаһ!” дияргә дә күп калмый һәм кеше, фиргавен дәрәҗәсенә җитеп, һәлак була.

Аллаһ Үзе сакласын — шушы дүрт төрле гөнаһка дә сәләтле бәндәләрнең юлы фәкать җәһәннәм. Җәһәннәм әһелләре әйтер: йа Раббым, безне аздырган иблисне күрсәт! Шуңа бер карап ләгънәт итик, шул аздырды безне, диярләр. Шуннан Аллаһ болар каршысына иблисне чыгарыр, тегесе әйтер: мин сезне көчләп гонаһ эшләтмәдем, мин сезне чакырдым гына, ә сез чабып килдегез. Мин сезгә матурлап сөйләдем — сез кабул иттегез. Хәмер, икейөзлелек, ялган, гайбәткә чакырдым — сез җавап бирдегез, миңа бүген ләгънәт укуыгыздан файда юк, гаеп үзегездә — дияр.

Шуңа да, Аллаһның ләгънәтенә тарыган иблис хәленә калмыйк, Кыямәткә кадәр үзебезнең иманны ныгыту өстендә эшлик…

Намаз укырга имам булып алга басканда, пәйгамбәребез (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын), җәмәгатькә борылып әйтә торган булган: соңгы намазыгызны укыган кебек укыгыз! Намазга керешер алдыннан, һәрберебез күзалдына китерсен: бусы — Аллаһ каршындагы соңгы гамәлем һәм шуның белән җәннәтле булсам гына дип. Тырышырга, Раббыбызның рәхмәтенә ашыгырга кирәк. Әмма моның да үз шартлары бар: хаталарыбыздан тэубэ иту кирәк. Расүлебез (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын) мөмкин кадәр гөнаһлардан арыну юлларын күрсәтеп калдырды: бер бозык гамәл кылсаң, шуның төреннән булган хәерле гамәл кыл, ул аны сөртер, диде. Әйтик берәр кешегә начар сүз әйтеп рәнҗеттең икән, аның матур сүз әйтеп кәефен күтәр, гафу үтен. Ялган сөйләдең икән — артыннан ук хәерле сүз белән кешеләрне хәерле эшкә өндә.

Тәүбә итүнең асылы — үкенү була. Кабул ителгән тәүбә — гөнаһларның ярлыкануына сәбәп. Кылган гамәленә ихластан үкенү белдергән кешене Аллаһ кичермичә калмый. Ислам галимнәре әйтүенчә,әгәр кеше үкенә икән, нәкъ менә үкенү хисе кичерү — гөнаһларның ярлыканган булуына бер ишарә. Әгәр кеше, кылган гөнаһына тамчы да үкенү кичерми икән, көненә 1000 тапкыр әстәгъфируллаһи тәүбә дисә дә, гөнаһы кичерелмәс. Үкенү хисе кичереп, Әстәгфируллаһ дип Аллаһтан гафу сорап кабатлыйбыз икән, бу тәүбә итү була. Безнең гомер бик кыска, шуңа да без бүгеннән үк, көненә ким дигәндә 100 тапкыр булса да Әстәгфируллаһ дип тэубэ иту безнең гадәткә кертергә тиеш. Үкенү хисе белән тәүбәгә килгәндә, Раббыбыз җавап бирмичә калмас.

Шуңа күрә, хөрмәтле җәмәгать, тәүбә капкалары ябылганчы тәүбә итеп калырга ашыгыйк. Аллаһы Тәгалә безнең бу дөньяда белеп һәм белми кылган барлык хата-кимчелекләребезне ярлыкаса иде, рәхмәтен-мәгъфиратен биреп, ахирәттә җәннәт әһелләре булуыбызны насыйп итсә иде.

Оцените статью
NUR.TATAR