Тәшрик көннәре — Гарәфә көнендә (Зөлхиҗҗә 9 көне) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13-нче көненең икенде намазына кадәр. Бу көннәрдәге егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә:

«Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр.

Ләә иләәһә илләллааһү

Вәллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр

Вә лилләәһил-хәмд” – дип тәкбир әйтү тиешле була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә).

Бу көннәр Корбан бәйрәме вакытына туры килә һәм Тәшрикъ көннәре дип атала.

Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.