Тәһарәт алганда укыла торган догалар.

Тәһарәт алганда түбәндәге догаларны да укырга киңәш ителә.

1)Кулларны беләзеккә кадәр юганда:

«Әл хәмдү лилләәһилләзии җәгәләл мәә-ә таһүүран вә җәгәләл исләәмә нүүраа».
(Суны чиста һәм Исламны нур итеп яраткан Аллаһка мактаулар булсын).

2)Авызны чайкарга су алганда:
«Әллааһүммә әскыинии мин хаудый нәбиййикә кәэсән ләә әзъмәү бәгдәһүү әбәдәә.»
(Йә Аллаһ! Рәсүлүллаһның хавезеннән (күленнән) миңа шундый бер касә су эчер ки, аннан соң мин башка сусамасам иде).

3)Борынны чайкарга су алганда:
«Әллааһуммә әрихнии рааихәтәл җәннәти вәрзукънии мин нәгиимиһәә вә ләә түрихнии рааихәтән нәәр!»
(Йә Аллаһ! Миңа җәннәтнең исен иснәт, җәннәт нигъмәтләрен ирештер, ләкин миңа җәһәннәм исен иснәтмә!).

4)Битне юганда:
«Әллааһуммә бәййидъ вәҗһии би нүүрикә йәумә тәбйәдду вуҗүүһүн вә тәсвәдду вуҗуүһ!»
(Йә Аллаһ! Кайбер йөзләр агарачак һәм кайбер йөзләр каралачак Кыямәт көнендә минем йөземне ак кыл!)

5)Уң кулны терсәккә кадәр юганда:
«Әллааһуммә әгтыинии китәәбии бийәмиинии вә хәәсибнии хисәәбән йәсиираа!»
(Йә Аллаһ! Китабымны уң ягымнан бир һәм хисабымны җиңел кыл!)

6)Сул кулны терсәккә кадәр юганда:
«Әллааһуммә ләә түгтыйгнии китәәбии бишимәәлии вә ләә мин вәрааи заһрии вә ләә тухәәсибнии хисәәбән шәдиидәә!»
(Йә Аллаһ! Китабымны сул ягымнан һәм аркамнан бирмә, мине авыр хисапка да ташлама!)

7)Кулны юешләтеп башны сыпырганда:
«Әллааһүммә гашшинии бирахмәтикә вә әнзил гәләййә мин бәракәәтик!»
(Йә Аллаһ! Башымны рәхмәтең белән урап ал һәм өстемә бәрәкәтеңне иңдер!)

8)Колакларның эчен һәм тышын сыпырганда (бармаклар белән):
«Әллааһүммәҗгәлнии минәлләзиинә йәстәмигүүнәл каулә фә йәттәбигүүнә әхсәнәһ!»
(Йә Аллаһ! Мине әйтелгәннәрне ишетеп, сүзнең иң яхшысына — Коръәнгә ияргән колларыңнан кыл!)

9)Муенны сыпырганда (бармакларның арткы ягы белән):
«Әллааһүммәгтикъ ракабәтии минән нәәри вәхфәзънии минәс сәләәсили вәл әгъләәл!»
(Йә Аллаһ! Муенымны җәһәннәмнән азат кыл, мине богаулардан, чылбырлардан сакла!)

10) Уң аякны юганда (баштан бармак араларын һәм тубыкка кадәр):
«Әллааһүммә сәббит кадәмәййә гәләс сыйраатый йәүмә тәзиллү фииһил әкъдәәм!»
(Йә Аллаһ! Аяклар таячак Кыямәт көнендә аякларымны Сират күпере өстендә нык тот!)

11) Сул аякны юганда (баштан бармак араларын һәм тубыкка кадәр):
«Әллааһүммәҗгәл лии сәгйән мәшкүүран вә зәнбән мәгъфүүран вә тиҗәәратән лән тәбүүр!»
(Йә Аллаһ! Миңа охшаган һәм кабул була торган бер эш бир, гөнаһларымны гафу итеп, табышлы сәүдә насыйп ит!)

Тәһарәт тәмам. Дога укыла:
«Әшһәдү әлләә иләәһә иллаллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү вә расүүлүһ. Аллааһүммәҗгәлнии минәт тәввәәбиинә вәҗгәлнии минәл мүтәтаһһириин!»
(“Тиңдәше булмаган Аллаһтан башка илаһ юк”, — дип шәһадәт итәм, һәм «Мөхәммәд — Аның колы һәм Аның Рәсүле”, — дип шәһадәт итәм. Йә Аллаһ! Мине тәүбә кылучылардан һәм пакьләнүчеләрдән кыл!)

«Сүбхәәнәкәллааһүммә вә бихәмдикә әшһәдү әлләә иләәһә илләә әнтә әстәгъфирукә вә әтүүбү иләйик!»
(Йә Аллаһ! Син барча кимчелекләрдән пакьсең һәм Сиңа барча мактау. Синнән башка илаһ юк, дип шаһитлык кылам. Синнән ярлыкавыңны сорыйм һәм Сиңа тәүбә итәм!)

Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм әйткән: «Кем таһәратне иң күркәм рәвештә, барча сөннәтләре белән алса, аннары ошбу сүзләрне әйтсә, аңа җәннәтнең сигез ишеге ачылыр һәм ул теләгән ишегеннән керер»