«Тәфтиләү» – кем көе?

Төрлесеннән

«Тәфтиләү» – кем көе? Бу хакта төрле риваятьләр йөри. Берәүләр, Г. Тукай язганча: «Тәфкилев фамилияле мөфтинең русча укый торган кызының француз офицеры…» белән маҗарасына бәйле рәвештә җырланган диләр. Алай булганда, вакыйга Сәлимгәрәй мөфти чорына (1860-1885 елларга) туры килер иде. Ләкин мөфтинең балалары булмаган, аннары бу көй аннан бик күп еллар элек җырланган.

Көйнең чыгуын Сәлимгәрәй мөфтинең бертуганы Гайшәнең вакыйгасына бәйләп тә сөйлиләр. Алпавыт Шәңгәрәй морза кызы Гайшәнең вакыйгасы 1820 елларда була.Ул Уфада динен алыштырып, хатын-кызлар монастыренда ябылып яши. Мөфтинең туганы Сәетгәрәй Тәфкилев бу көй турында түбәндәгечә сөйләде дип риваять итәләр:

«Тэфтилэу исемендәге көй – Тәфкилевләр хакында яки алар тарафыннан чыгарылган көй түгел. Бәлки Тәфкилевләрнең җәйләүдә һәм башка кәеф-сафа мәҗлесләрендә башкорт җырчылары һәм курайчыларыннан шул көйне уйнатулары һәм бик яратып тыңлаулары уңаеннан курайчы-җырчылар бу көйгә «Тәфтиләү» дип исем биргәннәрдер.

Көй иске булса да, исеме яңадыр». Тәфкилевләр фамилиясенә килгәндә исә, аларның җеп очы Касыйм ханы Уразмөхәммәтнең бабасы Тәүкилдегә барып тоташа. Бу исемнең бездә телгә керүе 1674-1766 елларда яшәгән генерал-майор Котлыгь-Мөхәммәт Мәмеш улы Тәүкилдедән башлана. Бу кеше Петр 1, Екатерина II заманнарында ук тәхет алдында ышаныч казана. Оренбург каласын төзүдә катнаша, рус дәүләте белән казакъ ханнары арасында арадашлык итә. Шул хезмәтләре өчен аңа Оренбург якларында, Сакмар суы буенда Тәфтиләү утары җирләре бүләк итеп бирелә.

Тэфтилэу текст песни

Эй, мокатдэс, монлы сазым!
Уйнадын син ник бик аз?
Син сынасын, мин сунэмен
Аерылабыз ахрысы.
Син сынасын, мин сунэмен
Аерылабыз ахрысы.

Очты донья читлегеннэн
Тарсынып кунлем кошы,
Шат яратса да жиханга
Ят яраткан раббысы.
Шат яратса да жиханга
Ят яраткан раббысы.

Просмотров: 123

Оцените статью
NUR.TATAR
Комментарий калдыру