Соңгы юлга озату (җеназа) хакында ниләр белергә кирәк?

1. Мәет күмү җомга вакытына туры килсә ни эшләргә?

— Җомгадан соң җеназа укытыла.

2. Аракы эчеп үлгән кешене имам җирләргә тиешме?

— Эчеп үлү кәферлеккә дәлил түгел. Имам урынына җеназаны башка кеше укый.

3. Асылынып үлгән кешенең күмелү тәртибе ничек була?

— Үзләрен үтерүчеләр — бик олы гөнаһлылар. Шулай да аларга җеназа намазы укыла. Мөселманча кабергә куелалар.

4. Авыру кешегә «Йәсин» сүрәсен тавыш белән укысаң ярыймы?

— «Йәсин» сүрәсе авыруга шифа өчен ишетелерлек тавыш белән укыла.

5. Вафат булганчы үзенә йәсиннәр тутырып куярга ярыймы?

— Коръәннең барча сүрәләрен дә тигез күреп, барчасын да укысаң, саваплырак.

6. Кабер ташын ничек урнаштыру дөрес була?

— Таш баш очына куела, язулы ягы үзеңә уңайлы итеп урнаштырыла.

7. Мәетне моргтан юып, кәфенләп кайтаралар. Шул көенчә җеназа укып җирләргә ярыймы?

— Мәетнең якын туганнарының хакы башкаларныкыннан өстенрәк. Мәетне якын туганнары юып кәфенләсәләр, хәерлерәк.

8. Кеше үз гомерендә ничә мәет юарга тиеш?

— Күпме юа аласыз, әҗер-савабы да шулай артып торыр, иншәаллаһ.

9. Ел саен зиратка барып кабер өсләрен чистартабыз, бу эш шәригатебездә бармы?

— Чисталык безнең шәригатебездәге хәл. Шуңа зиратны чистарту яхшы гадәт булып тора.

10. Мәет юган өчен акча алу ярыймы?

— Әгәр хуҗа юучылар белән түләү хакында килешсә — хакын бирергә. Әгәр мәетне юучы Аллаһы ризалыгы өчен юам дисә — ул шул ук вакытта ният кылырга тиеш. Бу вакытта ул, түләү хакын бирсәләр дә, бирмәсәләр дә риза була.

11. Әгәр мәет моргтан соң гына кайтарылып юылса, кояш батканчы кабергә куелырга өлгермәсә, аны икенче конен тагын юаргамы?

— Дөрес иттереп урнаштыра алсаң, кояш баткач та җирләү ярый. Әгәр мәет икенче көнгә кала торган булса, юмый тору хәерле, шул юу җитә.

12. Вафат булган кеше өчен корбан чалырга ярыймы?

-Аллаһы ризалыгы өчен мәрхүмнең исеменнән ярый. Ягъни мәрхүм үзе исеменнән чалган кебек була.

13. Гүр сәдакасына акча күпме бирелә?

— Шәригатебездә гүр сәдакасы бирү дигән шарт юк. Гүр сәдакасын алу да, шулай ук, бирү дә дөрес түгел.

14. Мөселман милләтеннән булмаган, катнаш гаиләдәге мәетне мөселманча юып, кәфенләп татар зиратына күмү ярыймы икән?

— Әгәр дә ул кеше үзен мөселман диеп санаган булса, изгелекләре, гыйбадәтләре булса, без аны мөселманча күмәргә бурычлы.

15. Үлүче кеше янында аны саклаучы нәрсәләр эшли?

— Аның янында торучы — үлүченең теләкләрен үти һәм «Аңардан тәүбә кылдыра, васыятьләрен язып ала һәм «Ләә иләһе илләаллаһ» кәлимәсен кабатлап тора.

16. Үлә торган кешенең җаны җиңелрәк чыксын өчен Коръән укыргамы?

— «Ясин» сүрәсен укысаң да, «Фатиха» сүрәсен укысаң да дөрес була.

17. Үлгән кешене ничек яткыру тиеш?

— Мәетнең аяк табаннары кыйблага каратыла да аркасына яткырыла.

18. Мәетне күммичә 2-3 көн көтеп тору шәригатьчәме?

— 3 сәгатьтән артык көтү мәетнең ихтирамын югалта, рәнҗетелә, күмүне ашыктырырга кирәк.

19. Мәетнең бурычы булса, аны җирләргә ярыймы?

— Башта бурычларын түләргә, аннан соң күмәргә кирәк.

20. Мәетнең бурычы түләнмәсә, ул вакытта нәрсә була?

— Аның бурычы түләнгәнчегә кадәр мәетнең рухы күк белән җир арасында эленеп тора.

21. Әгәр дә мәрхүмнең бурыч түләргә малы булмаса, ни эшләргә?

— Мирас алучы варислар үзләре өстенә алырга тиеш.

22. Мәетне кем юарга тиеш?

— Мәетне изге кешеләр юарга тиеш.

23. Мәетне ничә мәртәбә юалар?

— Мәетне өч мәртәбә юалар.

24. Хатын-кызга ир баланы юу дөресме?

— 7 яшькә кадәрле ир балаларны юарга хатын-кызга рөхсәт ителә.

25.Текмичә киң кәфеннәргә төрү дөресме?

— Кәфеннәр киңлеге мәетне төрерлек дәрәҗәдә булуы кирәк. Киңлеге җитәрлек булмаса, ике чүпрәкне бергә кушып тегеп киңәйтелә. 1) Әгәр мәет 60 см киңлектә булса, аңа 180 см киңлегендәге кәфеннәр кирәк, ә озынлыгы мәетнең озынлыгыннан 60 см га озынрак булса, яхшы була. 2) Әгәр мәет 50 см киңлектә булса, аңарга 150 см киңлектәге кәфен кирәк, ә кәфеннең озынлыгы мәетнең озынлыгыннан 50 см га озынрак булса, яхшы була. 3) Мәетнең киңлеге 40 см булса, кәфене 120 см киңлектә була. 4) Мәетнең киңлеге 30 см булса, кәфене 90 см киңлектә була.

26. Сабый балага да кәфен кирәкме?

— Сабый чүпрәккә төрелеп күмелә. Кәфенләп күмелүе мөстәхәб (яхшы гамәл).

27. Озатканда мәетнең битенә карау ярыймы?

— Галимнәр карауны рөхсәт итәләр, ләкин чит ирләр — чит хатыннарга, чит хатыннар чит ирләргә карарга ярамый.

28. Мәетне зиратка ничек алып барырга?

— Өйдән аягы белән алып чыгыла, ә зиратка барганда башы алда була һәм тиз-тиз алып барыла.

29. Мәеткә ияреп бару ул — фарызмы?

— Фарыз түгел, мәеткә ияреп бару ул — сөннәт.

30. Мәетне озатканда зиратка кадәрле бару кирәкме?

— Мәетне озату өч өлештән тора.

Беренчесе — аңа җеназа уку.

Икенчесе — каберенә кадәр бару.

Өченчесе — күмгәннән соң аның рухына дога кылу.

Өчесенә дә катнашучыга әҗере зур була.

31. Хатыннарга җеназага иярү ярыймы?

— Ярамый, мәкруһ. Рәсүлебез (с.г.в.с.) бу эштән тыйган.

32. Гомерендә бер дә намаз укымыйча, «пенсиягә чыккач укырмын» дип яшәгән кеше кинәт кенә үлеп китсә, аңа җеназа намазы укыламы?

— Ул олы гөнаһлы мөселман. Шулай да җеназа намазы укыла.

33. Кабердәге ташларга сурәтен ясату ярыймы?

— Юк, сурәт ясатырга ярамый.

35. Кабергә рәшәткәләр, фотографияләр кую рөхсәт ителәме?

— Сәхабәләрнең каберендә рәшәткәләр дә, фотографияләр дә юк. Сурәт булган урынга фәрештәләр килмиләр. Фотография куючылар зур гөнаһлы булалар. Фотография куймавың хәерле.

36. Бер кабергә берничә мәетне күмү ярыймы?

— Зарурият вакытында дөрес, ярый. Мөхәммәд (с.г.в.с.). Өхүд сугышында вафат булган сәхабәләрне икешәр, өчәр итеп күмәргә рөхсәт итте.

37. Мәетләрне озатканда еларга ярыймы?

-Тавышсыз еларга рөхсәт. Әмма тавыш белән үкереп елау, киемнәрне ертып, чәчләрне йолкып, битләрне тырнап елау — хәрам, ул вакытта елаучының мәетләре газапланачаклар.

38. Үлгәннән соң җаннар кайда урнашалар?

— Үлгәннән соң җаннар бәрзах галәмендә урнашалар.

39. Үлем кайчан булса да юкка чыгармы икән?

— Мөхәммәд (с.г.в.с.) әйткән: «Җәннәт әһелләре җәннәткә кергәч, ә җәһәннәм әһелләре җәһәннәмгә кертелгәч, үлемне җәннәт белән җәһәннәм арасына алып киләләр һәм шунда суялар. Сөрән салучы шулвакыт: «Йә җәннәт әһелләре: үлем башка юк! Йә җәһәннәм әһелләре, үлем башка юк», — дип әйтәчәк. Шунда җәннәт әһелләренең шатлыгына яңа шатлык өстәләчәк, ә җәһәннәм әһелләренең кайгысына яңа кайгы өстәләчәк».

40. Кабер газабы кайсы затларга була?

— Мөхәммәд (с.г.в.с.) әйтте: «Бәвелдән сакланыгыз, чөнки кабер газабының күбесе бәвелдән сакланмаганнандыр».

41. Юл буйларында үлгәннәргә каберлек ясап куялар. Юл буенда каберлек ясау ярыймы?

— Юк, ярамый. Андый каберлек ясаганчы, шул каберлеккә сарыф ителәсе акчаны мохтаҗларга садака итеп бирү, ә әҗер савабын шушы мәет рухына ирештерү өчен дога кылдыру хәерле эш була.

42. Кабер өстенә чәчәк кую ярыймы?

— Ярамый. Чөнки ул — мәҗүсиләр йоласы.

43. Мәетне җирләгәч, эксгумация өчен казып алынамы?

— Эксгумация рөхсәт ителми.

— Башка кешеләрнең хокукына бәйле булганда гына эксгумация ясала.

44. Мәет кабергә төшерелгәч, аның йөзен карау рөхсәт ителәме?

— Юк, рөхсәт ителми.

45. Кайсы затлардан Мөнкир һәм Нәкир фәрештәләр сорау алмыйлар?

  • 1. Җомга кичәсендә үлүчедән.
  • 2. Сабыйлардан.
  • 3. Шәһидләрдән.
  • 4. Ситдыйк, ягъни изге кешедән.
  • 5. «Мөлек» сүрәсен һәр кичәдә укучыдан.

46. Кемнәр җәннәткә керерләр?

— Хәдис: «Кемнең ахыргы сүзләре — «Ләәә иләәһә- илләллааһү» булса, ул җәннәткә керер».

47. Күмгәндә яңгыр ява башласа, ни эшләргә?

— Кабер өстендә җәймә яки целлофан тотып торырга, күмүне дәвам итәргә.

48. Ир кеше хатынын юа аламы?

— Кайбер галимнәр әйтә, хатыны вафат булгач та никах өзелә һәм хатыны иргә чит хатын хөкемендә була һәм ул юа алмый дип, ә хатыны ирен юа ала чөнки хатын-кызның никахы 4 айдан гына өзелә.

49. Мәхшәрдән кемнәр котылачак?

Мәхшәрдә кояшның эссесе баш миен кайнатырлык дәрәҗәдә булачак икән. Бармак башы кадәр күләгә дә аннан котылып калырга мөмкинлек булдырачак. Менә шул мәхшәр көнне Раббебыз җиде төркемгә кергән кешеләрне Үзенең күләгәсенә алачак.

Хәдистә телгә алынган җиде төркем:

1. Гадел идарәчеләр. Раббебыз гадел булган, ришвәтчелек¬кә, гаеп эшләргә юл куймаган, үксез һәм фәкыйрь-фәкарәне яклаган идарәчеләрне үзенең аршыны күләгәсенә алачак. Андый идарәчеләр зәгыйфьләрне ничек яклаган булсалар, Аллаһ Тәгалә аларны да шулай ук яклаячак.

2. Яшьлек елларында Аллаһка кол булып яшәгән, нәфесенә буйсынмыйча, дини тормышларын төзек килеш дәвам иттергән яшьләр. Андый яшьләр үзләрен нәфесләреннән ничек яклаган булсалар, Раббебыз дә аларны, кояшның эссесеннән яклап, күләгәсенә сыендырачак.

3. Кальбе, күңеле һаман гыйбадәттә булган кешеләр. Көндәлек мәшәкатьләр арасында да ахирәтне онытмаган, бөтен кайгы-борчуларына юанычны бары тик гыйбадәттә, рухи тормышта таба торган кешеләр. Раббебыз аларга да күләгәсенең рәхәтен бирәчәк.

4. Шәһит.

5. Сабыйлар. 6. Җомга кичәсендә үлүчеләр.

7. Һәр кичтә «Мөлек» сүрәсе укучылар.

50. Исламча җирләү ничек тәмамлана?

— Каберне күмеп бетерү белән, гадәттә, «Мөлек (Тәбәрәк)» сүрәсе укыла. Коръән укудан хасыйл булган әҗер-савапларның күмелгән мәет рухына ирешеп, Аллаһ Раббыбыздан аның гөнаһларын гафу кылуын үтенеп сорыйбыз. Шуның белән Исламча күмү тәмам.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Охшаш язмалар