Аллаһ Тәгалә әйтә: «Кем минем биргән нигъмәтләремә шөкер кыла, аңа нигъмәтләремне тагын да арттырып бирермен, ә кем көферлек кыла аңа җәзам хәтәр булыр» — ди. Шуңа да Раббысының биргән нигъмәтләре бетмәвен,  тормышы бәракәтле булуын теләгән кеше түбәндәге «Шөкрана догасын» укый ала.

Шөкрана догасы

بِسْم الله الرحمن الرحيم
الحمد لله رب العالمين
علي نعمة الإيمان
الحمد لله رب العالمين
على نعمة الاسلام
الحمد لله رب العالمين
علي نعمة القرآن
الحمد لله الذي جعلنا من أمة سيد المرسلين و نشكره على ما هدانا سبيل أهل الإيمان و اليقين

БисмиЛләәһир—Рахмәәнир—Рахиииим.
«Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гәәләмиинә гәләә нигмәтил иймәән.
Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гәәләмиинә гәләә нигмәтил исләәм.
Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гәәләмиинә гәләә нигмәтил Куръәән.
Әлхәмдү лиЛләәһил ләзии җәгәләнәә мин үммәти сәййидил мүрсәлиин.
Үә нәшкүруһү гәләә мәә һәдәәнәә сәбиилә әһлил иймәәни үәл йәкыййн»

Татарча мәгънәсе:

Бисмилләһир —рахманир—рахим.
Иман нигъмәтенә Аллаһка шөкер!
Ислам нигъмәтенә Аллаһка шөкер!
Коръән нигъмәтенә Аллаһка шөкер!
Безләрне рәсүлләр әфәндесе Мөхәммәт (галәйһис сәлам) өммәтеннән булдырганына Аллаһка шөкер!
Һәм дә безләрне иман вә нык инану әһеле юлыннан тугры итеп алып барганына без Аңа шөкер итәбез!

Шокранэ догасын иртән һәм кичен бер мәртәбә укыган кешенең иманы яңартылып торыр, гөнаһларына тәүбә булыр. Дөньядан ахирәткә иман белән күчәр, торачак урыны оҗмах булыр..