«Саләти нәрия» — теләк-максатка ирешү өчен көчле дога

Зинһар ярдәм итегез! Бердәнбер туганым өметсез чиргә дучар булды. Ишеткәнем бар иде, имеш ниндидер доганы ничәдер мең кат укып багышласаң, өметсез авыру да терелә дип. Дөресме икән бу сүз, дөрес булса, дөрес булса шул доганы бастыра алмассыз микән? (Х.Б)

Әлеге сез әйткән дога пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (ﷺ) укыла торган салават «Саләти нәрия» дип атала. Безнең бу дөньяга килүебез генә түгел, китүебез дә Аллаһы Тәгаләдән. Ләкин Раббыбыз Аллаһ: «Сакланганны саклармын, сораганга бирермен» — дигән.

Салатул нария догасын укыганнан соң авыр хәлдән чыккан кешеләр чыннан да бар.  Берәр төрле хәерле, шәригать тарафыннан тыелмаган, теләк-максатларга ирешү өчен, һәм шулай ук авыру кешегә багышлап укыганда 4444 тапкыр укырга кирәк. Тиз кирәк булганда, берничә кешегә бүленеп укырга мөмкин. Мәсәлән: ихластан укый алучы ышанычлы берәр күршең (яисә туганың, дустың) — 1000 тапкыр укыса, икенчесе 1000, өченчесе 500, дүртенче кеше 500 тапкыр укыды ди — барлыгы 3000 була. Үзеңә 1444 тапкыр гына укыйсы кала. Яисә җомга намазыннан соң 100 кеше 44 тапкыр укыса 4400 була — кала 44 не укыйсы.

Шулай итеп, ничек тә булса кирәкле санны тутыргач, чын ихлас күңелең белән багышлыйсың, Аллаһыдан ярдэм сорыйсың. Багышлауның аерым бер догасы юк, ниятеңнең ихлас булуы кирәк. «Сәлати нәрия» шушыдыр:

اَللَّهُمَّ صَلِّ صلاةً كَامِلَةً وَسَلِّمْ سَلاَمًا تَامًّا عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ الَّذِي تَنْحَلُّ بِهِ الْعُقَدُ وَتَنْفَرِجُ بِهِ الْكُرَبُ وَتُقْضَى بِهِ الْحَوَائِجُ وَتُنَالُ بِهِ الرَّغَائِبُ وَحُسْنُ الْخَوَاتِمِ وَيُسْتَسْقَى الْغَمَامُ بِوَجْهِهِ الْكَرِيمِ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ فِي كُلِّ لَمْحَةٍ وَنَفَسٍ بِعَدَدِ كُلِّ مَعْــلُومٍ لَك

«Әллааһүммә салли сәләтәң кәмиләтәү үә сәллим. Сәләмәң тәәммән гәләә сәййидинә Мүхәммәдинил-ләзии тәнхәллү биһил гүкадү үә тәңфәриҗү биһил-күрабү үә түкъда биһил хәүәәәиҗү үә түнәәлү биһир рагааибү үә хүснүл хаүәәтими үә йүстәскал гамәәмү биүәҗеһиһил-кәрииим. Үә галәә әәлиһи үә сахбиһи фии күлли ләмхәтиү үә нәфсим бигәдәди күлли мәглүмилләк».

Укыганда бар кеше дә хәрефләрне дөрес әйтеп укырга тиеш. Дөрес уку өчен тыңлап өйрәнергә түбәндәге аудио яисә видеоны кабыза аласыз:

Һәртөрле кыенлыклар һәм тарлыклар вакытында шуны кабатлап йөрсәгез, иншәАллаһ, изге телэк максатларыгыз Аллаһы Тәгаләгә барып ирешер һәм кабул булыр.

Салэти нэрия догасының фазыйләтләре хакында түбәндәге видеодан белә аласыз:

Реклама