Рамазан аендагы ураза

Исегездән чыгармагыз, ураза — ул ашу-эчүдән тыелу гына түгел, бәлки барлык начар сүзләрдән һәм гамәлләрдән тыелу булып тора. Әгәр берегез начарлыкка дучар булсагыз, аңа начарлык белән түгел, киресенчә изгелек белән җавап бирергә кирәк, бу Рамазан аенда гына түгел безнең тормышыбыз буе булырга тиеш.
Ураза тоту мөселман бәндәсенең рухын пакьлый. Ураза тук кешегә ач кешенең хәлен белергә булыша, моңа өстәмә булып, ул Аллаһ Раббысының һәр кешегә булган рәхмәтен тоя ала.
Фарыз ураза һәр балигъ, үз акылында, һәм сәламәтлеге булган һәр мөселман өстендә булган бурыч, ул таң атканнан кояш баюга кадәр дәвам итә.

УКЫГЫЗ:  Ураза тотсаң — гөнаһлардан арынырсың

Реклама