Рамазан ае өстенлекләре

Ramadan, Ramzan, Ramadhan, Ramadan Mubarak, Ramadan Kareem, Ramadan Quotes, Ramadan Mubarak Images, Ramadan Quotes

Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Рамазан ае Аллаһы Китабы — Коръәни Кәримдә исеме телгә алынган бердәнбер ай. Шушы айда бәндәләр­гә изге Коръән иңә башлады. Башка айларда кылган изге­лекләргә Аллаһы Тәгалә 10 савап вәгъдә итсә, Рамазанда ул 700 һәм аннан да күбрәкккә арта. Ошбу изге айның башы — ул мәрхәмәт ункөнлеге, уртасы — гөнаһлардан арыну, ә ахыры — уттан котылу. Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең бер хә­дисендә әйтә: «Рамазан ае башланганда җәннәт ишекләре ачыла, тәмуг ишекләре ябыла, ә шәйтаннар богаулап куела». Җәннәт ишекләре шуның өчен ачыла — без ошбу изге ай­да гамәл-гыйбадәтләр күбрәк кылабыз, изге эшләребезне арттырабыз. Тәмугъ ишекләре шуның өчен ябыла, чөнки Рамазанда гөнаһлы эшләр азрак эшләнә. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Рамазанда минем өммәтемә моннан алдагы өммәтләргә бирелмәгән биш нәрсә бирелде: ураза тотучының тыныннан килүче ис Аллаһы Тәгаләгә мускус исеннән дә татлырак булыр; фәрештәләр уразадагы кешегә ул авыз ачканчы гөнаһларын кичерүне сорап дога кылырлар; һәркөнне Аллаһы Тәгалә Үз җәннәтен бизәр һәм әйтер: «Минем турылыклы колларыма бирегә килергә күп калмады. Алар дөнья мәшәкатьләрен һәм борчуларын калдырып бирегә омтылырлар»; буйсынмаган шәйтаннар богаулап куелыр һәм алар элек эшләгәннәрен эшли алмаслар; һәм ураза то­тучылар соңгы кичтә ярлыканыр». Кешеләр сорадылар: «Әй, Аллаһының илчесе, бу Кадер кичендәме?» Ул җавап бирде: «Юк, тырышучы үз эшен тәмамлаганнан соң бүләген ала».

Шуның өчен дә без, мөселманнар, изге Рамазан аен эчке бер дулкынлану, зур сөенеч белән каршы алабыз. Уразада Аллаһы Тәгалә иманнарыбызны, Үзенә карата булган их­ласыбызны сыный. Аллаһы Тәгалә кудси хәдисендә болай ди: «Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә әҗерне аңа Үзем бирәм». Уразалы кеше көне буена нәфсесе белән кө­рәшә. Әмма ул уразасын бозмый. Чөнки ул белә: Аллаһы Тәгалә аны һәрдаим күзәтеп тора. Ураза ул — Аллаһ Тәгалә һәм Аның колы арасында булган сер. Ураза тотучы бу гамә­лен фәкать Аллаһы ризалыгы өчен үти. Кеше шул рәвешчә нәфес-теләкләрен тыярга өйрәнә, үз нәфсе колы булудан котыла. Ураза вакытында кеше үзен ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәттән генә түгел, ә начар сүзләр, гайбәт сөйләүдән дә тыеп тора. Ураза безне Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Ураза тоткан кеше Аллаһ каршында үзенең никадәр зәгыйфь һәм мохтаҗ булуын таный. Шуның белән аның тәкәбберлеге ки­ми. Сусау, ачлык авырлыгын тату фәкыйрь-мескеннәрнең хәлен аңларга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, аларга карата күңелдә шәфкать, кызгану хисе арта. Без Рамазан аенда миһербанлылыкка юнәлдерелгән күп хәйрия акцияләренең шаһите булабыз. Шәһәребездә аерым җәмгыятьләр мохтаҗлар өчен авыз ачтыру мәҗлесләре оештыралар. Халыкның матди хә­ле авырайган бу чорда мондый чаралар күбрәк булса иде. Динебез гомумән социаль гаделлек урнаштыруга корылган. Гает бәйрәмнәре нигезенә дә мохтаҗларга ярдәм итү, туган­лык, дуслык хисләрен арттыру салынган. Ураза тотучы кеше Аллаһы биргән нигъмәтләрнең кадерен белә башлый. Ураза ул үзенә күрә бер үлчәү. Аның белән кешенең сабырлыгы, тәкъвалыгы үлчәнә. Ураза кеше организмына да күпьяклы файда китерә. Аның барышында ашкайнату системасы ял итә, организм төрле калдыклардан чистара, эчке бизләрнең фермент эшчәнлеге яхшыра, нерв системасы тынычлана.

Бәлигълык яшенә җиткән, үз акылында булган, сәламәт­леге мөмкинлек биргән һәр мөселман кешесе Рамазан ае уразасын тотарга тиеш. Ураза Рамазан ае кергәч кенә фарыз­га әйләнә. Ураза тотучы ошбу гамәленең Аллаһы ризалыгы өчен булуын күңелдән ниятли. Ниятсез уразага керү дөрес булмый.

Пәйгамбәребез с.г.в. Рамазан аенда түбәндәгеләрне эш­ләргә кушты:

1. Таң атканчы сәхәр ашарга. Аны таң беленүгә таба калды­ру саваплырак. Аллаһы Тәгалә «Бәкара»сүрәсендә (187 аять) әйтә ки: «Таңда ак җеп белән кара җепне бер-берсеннән аерганчы ашагыз, эчегез, аннан соң кояш батканчы ураза тотыгыз». Пәйгамбәребез с.г.в. болай диде: «Әгәр азан ише­телгәндә кулыгызга савыт алган булсагыз, ихтыяҗыгызны үтәмичә аны үз урынына куймагыз». Ә ифтарны Аллаһының рәсүле сузмаска кушты. Кояш баю белән авыз ачыла.

2. Тәравих намазын укырга. Хәдистә әйтелә ки: «Мәҗбүри намазлардан соң иң хәерлесе — төнлә укыла торганы». Тәра­вих намазларын җәмәгать белән мәчеттә уку хәерлерәк.

3.  Коръәнне гадәттәгедән күбрәк укырга. Чөнки Рамазан   —    Коръән ае.

4.  Ошбу җәйге чор Рамазанында хәлне ала торган авыр эшләрдән тыелып торырга. Бик каты сусау һәм эсселектән котылу өчен баштан су коярга.

5.  Булдыра алсаң Рамазанның ахыргы 10 көнендә мәчет­тә гел гыйбадәттә булып игътикяф кылырга.

6.  Гает намазына кадәр фитра садакасын бирергә. Ул мескен-фәкыйрьләргә бер көнлек ризык күләме бәясендә бирелә.

Рамазан аенда Кадер кичәсенең булуы аның дәрәҗәсен тагын да арттыра. Коръәннең «Әл-Кадр» сүрәсендә ошбу кич­нең өстенлекләре бәян ителә. Кадер кичәсен Рамазанның соңгы 10 көнлегенең так көннәре арасыннан эзләү кирәк. Аллаһы Тәгалә мөэминнәр һәр кичне гамәл-гыйбадәтләр кылсыннар өчен бу кичне яшерде.

Мөсафирга, авыруга, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга, ач тору, сусау авыруларын көчәйтергә мөмкин булганнарга, икенче Рамазанга аена хәтле тоту шарты белән, фарыз ура­засын тотмаска да рөхсәт ителә.

Терелүгә өметсез авырулар, ураза тота алмаслык дәрәҗә­дәге олы яшьтәгеләр һәр ураза көне өчен фидия түли. Ягъни ул 30 көн буена бер фәкыйрьне ашатырлык акча бирә.

Хатын-кызларга айлыклары вакытында, бала тудырган­нан соң кан килү чорында ураза тоту тыела. Алар калган көннәрне икенче Рамазанга кадәр тоталар.

Рамазан аеның килүе безнең һәрберебез өчен зур нигъмәт. Аны чиста күңел, изге ниятләр белән каршылыйк, мөсел­манлык бурычларын ни дәрәҗәдә үтәүебез хакында җитди уйланыйк, гөнаһ-хаталарыбызга тәүбә итик. Аллаһының рәх­мәте, мәрхәмәте арта торган көннәрне бушка, файдасызга уздырмыйк. Мөмкинлеге булганнар ифтар — авыз ачу мәҗ­лесләре үткәрик. Ул бик зур савапка ия.

Реклама