Пәйгамбәр күрсәтмәләре — безгә маяклы юл

Рабигыль-әүвәл ае башланды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (салаллаһу галәйһи вәссәләм) рабигыль-әүвәл аенда туган, рабигыль-әүвәл аенда дөньядан үткән. Без бу айда аның тормышын, сыйфатларын өйрәнергә, аны күбрәк искә алырга, аңа охшарга тырышырга тиеш. Пәйгамбәребезнең (салаллаһу галәйһи вәссәләм) күркәм сыйфатларының берсе күркәм холкы, күркәм әхлагы. Аллаһы Раббыбыз да аңа: «Синең әхлагың төзек булмаса, синең күңелең йомшак булмаса, сиңа иярүчеләр дә шушы хәтле күп булмас иде», дип әйткән. Ислам диненең нигезе булып тәүхид — бер Аллаһка гына ышану торса, аның икенче мөһим өлеше — гүзәл әхлак, күркәм холык. Аллаһның безгә боерган фарызлары, тыйган хәрамнары бүген безнең әхлагыбызны төзәтергә ярдәм итә. Әгәр бер кеше намаз укып, ураза тотып, аның холкы яман булса, аның теленнән дә, кулыннан да башкалар зыян күрсәләр, бу вакытта аның шушы ямьсез холкы, начар гадәтләре кылган фарыз гамәлләрен юкка чыгара, аларның әҗерен бетерә. Димәк, бу кеше намаз укымый, тик хәрәкәтен генә ясый, теленнән дә, кулыннан да, сүзеннән дә тирә-юнендәге кешеләргә тынгылык юк. Димәк, аның намазы «өлгереп», «пешеп» җитмәгән. Кеше намаз укый, ураза тота икән, ул — гүзәл әхлак иясе дә булырга, үзен-үзе тыя белергә дә тиеш. Шушы вакытта гына аның үтәгән фарыз гамәлләре кабул булачак, дип әйтелә хәдисләрдә.

Пәйгамбәребезнең (салаллаһу галәйһи вәссәләм) бер хәдисендә болай дип әйтелә: «Бер кеше гүзәл, күркәм холыкка ия булса, аның шушы гүзәл холкы нәфел уразалары, нәфел намазы савабын алу дәрәҗәсенә күтәрелер». Начар холык фарыз гамәлләребезне юкка чыгара, ә гүзәл холык хәтта безнең нәфел уразалары, нәфел намазларына караганда да күбрәк савап бирә, безне күбрәк дәрәҗәгә күтәрә икән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (салаллаһу галәйһи вәссәләм) гүзәл холык, күркәм әхлак турында тагын бер хәдисе бар: «Шәригатебезгә һәм акылыбызга муафыйк булмаган, начар, фәхеш, оятсыз булган сүзләрне кычкырып сөйләмәгез, аны кат-кат әйтмәгез».

Хәдиснең беренче өлешендә Пәйгамбәребез телебезне бозык сүзләр әйтүдән сакларга куша. Безнең нәфис әдәбиятыбыз, матур сәнгатебез дә әхлакны төзәтү юлында эшләргә тиеш. Күбегез телевизор карыйсыздыр. Ул әхлакны төзәтәме? Әгәр гаилә, балаларыбыз, әти-әниләребез белән бергә утырып карыйбыз икән, шуннан гыйбрәт алырга тиешбез. Күрсәтелгән әсәрләр, тапшырулар бездә ахмаклыкка, наданлыкка, оятсызлыкка, җинаятьчелеккә каршы нәфрәт уятырга, күркәм, гүзәл хисләрне көчәйтергә тиеш. Ә бүген анда нәрсә генә күрсәтмиләр? Әти-әниең, балаларың белән түгел, ә кайчакта хәтта җәмәгатең белән утырып карарга да оят булып китә. Бозык халыкта — бозык сәнгать, дигән шикелле.

Аллаһы Тәгалә болай дип әйтте:
«Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә бер кавемдә булган нәрсәне, алар үзләре яхшы гамәлләрен явызлыкларга алмаштырганчы үзгәртми, ягъни халыктан күркәм хәлнең китүенә халык үзе сәбәпче».
«Рәгыд / Күк Күкрәү», 13:11

Без бүген татар халкын, татар милләтен күтәрергә теләсәк, иң беренче чиратта әхлакны төзәтергә кирәк. Гүзәл әхлаклы халыкны беркем дә җиңә алмый. Бозык әхлаклы халыкка исә бернинди дошман да кирәк түгел, ул үз бозыклыгы белән үзен-үзе юкка чыгара.

Гарәпләр ислам динен кабул иткән вакытта, әхлакны шулхәтле югары дәрәҗәгә күтәрделәр ки, алар алдында зур империяләр баш иде. Бөтен дөньяны үз кулында тоткан Рим империясе. Фарсы империясе яшәгән, әмма андагы халыкларның әхлагы бозык булган. Үзләренең гүзәл холыклары белән гарәпләр өстен чыкты. Бер халык Җир йөзендә үзенең урынын табарга теләсә, ул гүзәл әхлаклы булырга, балаларын шушы гүзәл әхлак белән тәрбияләргә тиеш. Аларда яхшылыкка мәхәббәт, начарлыкка карата нәфрәт уянсын. Сәнгать әсәрләре дә шуңа хезмәт итсен. Бүген безнең халкыбыз әхлак ягыннан шулхәтле түбән төште ки, югары сәнгатьне бөтенләй аңламас хәлгә җитте. Безнең сәнгать әһелләребез, язучыларыбыз халыкта күркәм әхлак тәрбиялисе урынга, үзләре үк төрле ямьсез сүзләр кулланалар, оятсыз мәзәкләр сөйлиләр, газетага да шуны язалар, телевизордан да шуны күрсәтәләр. Дивананы тилертәм дигән шикелле, нәтиҗәсен белмичә, шырык-шырык көлдерер өчен, нәрсәләр генә эшләмиләр. Артистларыбыз да ниләр генә кыланмыйлар, сәхнәдә кайсы җирләрен генә ачып күрсәтмиләр. Моның белән милләтне тәрбияләп, алгы урынга чыгып булмый.

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салаллаһу галәйһи вәссәләм) бу турыда да хәдисе бар: «Үзебезне мөселман дип саныйбыйз икән, «Ләә иләәһә илләлаааһ, Мүхәммәдүр Расүүлүллааһ» дип иман китергәнбез икән, без әхлагыбызны сафландырырга тиешбез». Балаларыбызны да гүзәл әхлак белән тәрбиялик. Шулай булганда гына безнең картлыгыбыз тыныч үтәр, балаларыбыз да инсафлы булыр, милләтебез дә алга чыгар.
Әхлак төзәтүнең иң беренче адымында без балаларыбызны Аллаһны танырга, Аллаһны хөрмәт итәргә өйрәтик. Аллаһның безгә кушкан иң зур фарызы — гыйлем. Гыйлемгә мәхәббәт уятырга кирәк. Гыйлем нәрсә ул? Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм) бу сорауга: «Гамәл һәм әдәп», — дип җавап бирә. Димәк, берәү гамәлен үтәп, аның әдәбе булмаса, ул — надан. Гыйлемле кеше гамәлне, фарыз гамәлләрен үтәргә, хәрамнан тыелырга тиеш, һәм аның шушы ук вакытта әдәпле, күркәм кеше булып калуы шарт. Аңардан нур бөркелеп торсын. Ул фарыз гамәлләрне кеше күрсен өчен генә, я булмаса, кемдер кушкан өчен генә үтәмәсен, үзе тырышып, гүзәл әхлакка килсен. Шулай булмаса, ул үз эшен җиренә җиткерми, дигән сүз. «Хикмәт нәрсә ул?» — дигән сорауга Пәйгамбәребез Мөхәммәд: «Гыйлем белән гамәлнең туры килүе ул», — дип җавап кайтарган. Берәү галимлеккә ирешә, әмма ялкау була. Намазларын укымый, ураза тотмый. Үзе динен дә яхшы белә: «Мин динле, шәригатьне бик яхшы беләм», дип, мактанып та йөри әле. Әмма үзе аракы эчә, дуңгыз асрый, аның итен ашый, хәрамнан тыелмый, фарыз гамәлләрне үтәми. Димәк, моның гыйлемлегеннән үзенә дә, халыкка да бер файда да юк. Берәү тырыша, гыйбадәт, гамәл кыла, ураза тота, намаз укый — гыйлеме юк. Мөхәммәд (салаллаһу галәйһи вәссәләм): «Диннең афәте өчтер: аның беренчесе — бозык имамдыр, икенчесе — залим түрәдер, өченчесе — үзе надан булып та, дин өчен тырышлык күрсәтүче кешедер», — дип әйткән.

Надан кеше, нәрсәләрнедер белеп бетермәгәнлеге аркасында, кечкенә генә бер әйберне зур итеп күтәреп, төрле низаглар чыгарырга мөмкин. Берәү исә галим дә булса, гыйлемлегенә күрә гамәлен дә кылса, фарызларын үтәп, хәрамнардан тыелса — менә бу хикмәт була, югары дәрәҗәгә ирешкән кеше була. Без дә шушындый хикмәтле гыйлемгә ия булырга тырышыйк. Мин бер вәгаземдә: «Юл кагыйдәсен белгән шофер шул кагыйдәләрне үтәмәсә, аның белүеннән файда юк. Дин гыйбадәтендә дә шул ук хәл», дип әйткән идем.
Икенчесе: без үзебездә ышану көче тәрбияләргә тиеш, балаларыбызда да. Без моны булдыра алабыз, эшли алабыз. Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм итә, ярдәменнән ташламый. Күп кенә кешеләребез: «Бернәрсәнең дә рәте юк», дип, төшенкелеккә бирелеп, эчкечелеккә юлыгалар. Аракыдан юаныч табарга тырышалар. Җиләк шикелле егетләребез, кызларыбыз аракыга гына түгел, наркомания базына таралар. Бу бит яшәү мәгънәсен тапмаудан, үзеңнең көчеңә ышанмаудан килә.

Без балаларыбызда гүзәл әхлак тәрбияләгәндә, аларның үз көчләренә үзләре ышану рухын күңелләренә сеңдерергә тиеш. Күркәм әхлак тәрбияләүнең бер юнәлеше — вазифаңны, җәмгыятьтә үз урыныңны белү. Сиңа бер эш йөкләтелгән икән, аны намус белән башкарырга тиешсең. Әгәр һәркайсыбыз шулай эшләсә, җәмгыятебездә бик күп хафалар булмый калыр иде. Без алга киткән, хөрмәтле милләт булыр идек. Без еш кына вәгъдәбездә тормыйбыз, вазифаларыбызны кирәгенчә башкармыйбыз, аны кирәклектән түгел, кемдер кушканга күрә, кемдер карап торганга күрә, кемдер өчен генә эшлибез.

Безнең әхлагыбыз шул дәрәҗәгә җитеп бозылды ки, хәтта мәчетләрдә бер-беребез белән ызгышабыз, бер-беребезнең якасына ябышабыз. Берберебезне гел гаепләп, юл куймыйча, яман тормыш алып барабыз.
Балык башыннан кортлый, койрыгыннан чистарталар, дигән шикелле, кайсы тармакны карама, ил башындагы җитәкчеләрдән башлап, кеше бер-берсен хөрмәтләп, теге яки бу эштә юл куеп, әйбәт мөгамәләдә буласы урында, ызгышып, тавыш чыгарып яши.

Берәүдән: «Тормышыгыз ничек, ничек яшисез?» — дип сораганнар. Теге кеше: «Тавык кетәгендәге шикелле», — дип җавап биргән. «Ничек соң ул?» — дип сораганнар. «Һәркемнең югарырак менеп кунаклыйсы килә», — дип әйткән, — «янәшәсендәгесен чукыйсы, астындагысын нәҗеслисе килә. Менә шулай итеп яшибез», — дип әйткән, ди. Без дә шушындый тормыш алып барабыз кебек.

Авыллар саен мәчетләрне төзеп, аякка бастырабыз. Миллионлаган акчалар чыгарып, мәчет салганбыз икән, алар әхлак тәрбиясе урынына әверелергә тиеш. Әмма бүген кайберләрендә әледән-әле низаг чыгып тора. Дин әһелләре үзара ызгышалар. Халыкны тәрбияләү, намазны торгызу урынына, һаман нәрсәдер бүлешәләр. Бу да — безнең тәрбиясезлегебезнең җимеше. Тәрбияләүгә кечкенәдән тотынырга кирәк. Анда да бөтен игътибарны әхлак төзеклегенә, әхлак төзәтүгә юнәлтик. Аллаһны тану, Аны хөрмәт итү, Мөхәммәдне (салаллаһу галәйһи вәссәләм) пәйгамбәр дип тану, аннан үрнәк алу, аның тормышын өйрәнү һәм Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү гүзәл әхлакка китерер. Әхлак нигезсез була алмый. Ул әхлак Аллаһны танудан башланырга тиеш. Коммунизмның әхлак кодексы бар иде. Анда бер начар сүз дә юк, алар хәтта Коръән аятенә дә, хәдисләргә дә каршы килми. Әмма аның нигезе бушлыкка корылган иде. Аллаһны тану дигән нәрсә юк анда. Бу дөньяда мәңге үзгәрми торган фәкать бер Аллаһы Тәгалә, Аның кануннары бар. Шуңа күрә без Аллаһы Тәгалә кушкан әхлак белән Ул кушканча яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә тыйганнардан тыелырга тиешбез.

Без, иманыбызны ныгытып, җаннарыбызны сафландырып, гүзәл әхлак белән яшәргә тиешбез. Гыйлемнең нигезен — Аллаһны тану гыйлемен өйрәник. Аны «тәүхид гыйлеме» диләр. Аллаһның берлегенә инану гыйлеме, Аллаһны тану гыйлеме. Аллаһны танысак. Аны инкяр итмәсәк, хәрам дигән әйберләрдән тыелсак, дөрес әхлакка ирешербез.

Кешедә холык ике төрле була. Бала туганда ук шатлана, борчыла, кайгыра, көлә, матурлык өчен сөенә, начар әйберне күрсә — көенә. Бу — холыкның тумыштан булган, үзгәрми торган сыйфатлары. Бу сыйфатлар кеше картайганчы дәвам итә, үзгәрми. Кешенең берсе намаз укый, ураза тота, Аллаһы Тәгалә кушканча яши. Әмма холыкта икенче төрле як та бар. Кеше аракы эчә, отышлы уеннар уйный, хәрам ризыклар ашый: менә монысы — холыкның үзгәрә торган яклары. Без холыктагы үзгәрә торган якны тәрбияләргә тиеш.

Пәйгамбәрләр дә шуның өчен җибәрелгәннәр. Бүген без рабигыль-әүвәл ае, Мәүлид ае, дибез икән, Мөхәммәд (салаллаһу галәйһи вәссәләм) безгә дөрес юлны өйрәтер өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәр икән, без аның эшен дәвам итеп, кешеләрнең холкын яхшы якка үзгәртү өчен эшләргә тиешбез. Бөтенебез дә. Әгәр шушы эшне эшли алмасак, безнең җәмгыятебез бетәргә мөмкин.

Аллаһы Тәгалә болай дип әйтте:
«Тәхкыйк, сездән әүвәл килеп золым кылган кавемне Без һәлак иттек, моннан гыйбрәт алыгыз! Расүлләре аларга ачык могҗизалар, вә ислам диненең гадел хөкемнәре белән килделәр, шулай да иман китермәделәр. Шуның кеби гөнаһка чумган кешеләрне җәза кылачакбыз».
«Юныс», 10:13

Бозыклыкның чигенә җиткәндә Аллаһы Раббыбыз безгә дә шушындый мөмкинлек бирде: юк җирдән диярлек мәчетләребез калкып чыкты, имамнарыбыз бар, җомга намазлары укыла, радио-телевидениедән күп булмаса да дини вәгазьләр ишетелә, шулай ук вәгазьләрне интернет аша тыңларга һәм укырга да мөмкинлек бар. Аллаһны танырга, фарыз гамәлләрне үтәргә, хәрамнан тыелырга чакыра әлеге вәгазьләр. Әгәр шуннан соң да дөрес юлны тапмасак, без һәлак булмабызмы соң? Бу хәл турында Коръәндә ачык әйтелгән. Әгәр без холкыбызны, әхлагыбызны үзгәртә алмыйбыз икән, без юкка чыгабыз. Моңа бернинди чит ил тыкшынуы да, күрсәтмә дә кирәк түгел. Кабаттан, Аллаһы Тәгалә болай дип әйтте:
«Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә бер кавемдә булган нәрсәне, алар үзләре яхшы гамәлләрен явызлыкларга алмаштырганчы үзгәртми, ягъни халыктан күркәм хәлнең китүенә халык үзе сәбәпче».
«Рәгыд / Күк Күкрәү», 13:11

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салаллаһу галәйһи вәссәләм) бер хәдисендә Кыямәт көнендә Аллаһның рәхмәтенә ирешәчәк 7 төрле кеше күрсәтелә. Шуның беренчесе — гадел җитәкче. Икенчесе — мәчеттә укылган намаздан яңадан анда керү теләге белән чыккан кеше. Өченчесе — гыйбадәт кылучы егет. Дүртенчесе
— ахирәт, Аллаһ ризалыгы өчен дуслашкан кешеләр. Бишенчесе — сәдаканы яшерен бирүче кеше. Алтынчысы — аулакта бер Аллаһның ризалыгын өмет итеп кенә намаз укып, күзләреннән яшь чыгарып гыйбадәт кылучы. Соңгысы — берәү бозык юлга чакырганда, Аллаһтан куркып, үзен шушы бозыклыктан тыеп кала алган кеше.

Аллаһы Раббыбыз барчабызга да шушы сәгадәтне бирсен иде. Әгәр безнең оныкларыбыз шушы сәгадәткә ирешсәләр, әлбәттә, милләтебез дә аек, көчле булыр, нык булыр, һәм Татарстаныбыз да шушы гүзәл холыклы кешеләр белән матур тормышта яшәр.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Охшаш язмалар