Организмга тимер җитмәү билгеләре. Нәрсә ашарга кирәк?

Сәламәт бул

Организмга тимер җитмәвен кеше сизми. Ләкин андый вакытта талчыгу, аппетит югалу, тиз ару күзәтелә. Организмдагы тимер күләмен кан анализы тапшырып белергә мөмкин. Тимергә кытлыкны аеруча вегетарианнар, операция ясатканнар кичерә. Бу микроэлемент шулай ук йөкле һәм бала имезүче хатыннарга җитми.

Кеше дөрес тукланса, организмга тимер җитәрлек кадәр керә. Бу уңайдан аеруча сыер яки бозау ите ашау файдалы. Тимер – балык, кош ите, бавырда да күп. Диңгез кәбестәсе, чия, шәфталу, кипкән инжир җимеше, йомырка сарысы, яшел төстәге яшелчәләр исә тимер үзләштерүне яхшырта.

Составындагы тимер югалмасын өчен ризыкны томалап яки парда пешереп ашау хәерле. Табиблар фикеренчә, ит ашамаучы кешеләргә тимергә бай препаратлар эчәргә кирәк. Ләкин аларны табиб белән киңәшми торып кабул итәргә ярамый.

Организмга тимер җитмәгәндә:

  • тырнаклар икеләнә;
  • чәчләр коела;
  • тире агара, корый, сузылучанлыгы кими;
  • авыз куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсына;
  • эч кибә;
  • ашказаны-эчәк трактында тайпылышлар башлана;
  • кеше йончый;
  • аппетит югала;
  • йокы бозыла;
  • хәтер начарая, фикер туплап булмый;
  • балаларга тимер җитмәсә, алар үсми.

Тимер чыганаклары (100 грамм ризыктагы тимер күләме):

  • бозау бавыры — 5,4-11,0;
  • йөрәк — 6,2;
  • сыер теле — 5;
  • куян ите — 4,4;
  • күркә ите — 3,8-4,0;
  • бозау ите — 2,9;
  • йомырка сарысы — 7,2;
  • диңгез кәбестәсе — 16;
  • көнҗет (кунжут) — 16;
  • шпинат — 13,5;
  • какао — 12,5;
  • ясмык — 11,8;
  • карабодай — 7,8;
  • арпа — 7,4;
  • көнбагыш — 6,1;
  • кузаклылар — 5,5;
  • миндаль — 4,4;
  • шәфталу (персик) — 4,1;
  • күрәгә — 3,2;
  • абрикос — 2,1-4,9;

Просмотров: 193

Оцените статью
NUR.TATAR
Комментарий калдыру