Нур мөселман мәктәбендә Белем көне уңаеннан тантаналы линейка узды

1 сентябрь – балачак һәм яшьлекнең дулкынландыргыч бәйрәме, дуслар, укытучылар, яңа белемнәр белән очрашулар көне. Газиз балаларына тәрбия һәм белем бирү турында кайгырткан ата-аналар өчен дә истәлекле көн бу бәйрәм.

Әлмәт “Нур” мөселман мәктәбендә быел да тантаналы линейка бик күңелле һәм истәлекле, матур булып узды. Белем көненә багышланган чара сәгать 9:00 башланып китте. Мәктәпнең директоры һәм ата-аналар чыгыш ясадылар, изге теләкләрен теләделәр.

Бәйрәмдә Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов та катнашты. Ул укучыларны һәм ата-аналарны сәламләде. Эчтәлекле вәгазь сөйләде, яңа уку елында уңышлар теләде. Бергәләшеп дога кылганнан соң Фәһим хәзрәт сабыйларга бүләкләр дә өләште.

Линейка быел аеруча тантаналы узды, балалар Коръәннән аятләр укыдылар, ятлаган шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Балаларның да өлкәннәрнең дә күңелендә якты хатирә булып сакланырлык узды әлеге тантана.

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼