Нур мәктәбендә Коръән уку бәйгесе узды

Әлмәт Нур мөселман мәктәбендә 1-2-3 сыйныф укучылары арасында Коръән уку бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә малайлар да, кызлар да катнаштылар. Балалар Коръән укыдылар, татар һәм гарәп телләрендә мөнәҗәтләр әйттеләр, Коръән ятлау  дәресен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Бәйге барышында балаларга Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт һәм пәйгамбәребез Мөхәммәдне ﷺ ярату хакында сөйләделәр, Ватанны яратуның мөһимлеген аңлатып үттеләр.

Шулай ук укучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Нур мәктәбендә Коръән уку бәйгесе узды Нур мәктәбендә Коръән уку бәйгесе узды Нур мәктәбендә Коръән уку бәйгесе узды

 

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼