Ничек ураза тотарга (догалары, кагыйдәләре)

Ураза тоту — таң беленгәннән  (кояш чыгарга ике сәгать чамасы вакыттан) алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчү, җенси якынлык кылудан тыелып тору. Ураза Бөек Аллаһы ризалыгы өчен генә тотыла, ябыгу, дәвалану  максатыннан тоту дөрес булмас, ягъни күңелдә Аллаһы ризалыгы өчен тоту  максаты (нияте) булырга тиеш. Шулай ук айның башында 3 кон, яки ахырында өч көн генә тоту да дөрес түгел, уразаны Рамадан ае тәмамланганчы, бер ай буена тотарга кирәк.

Сәхәр ашау һәм авыз ачу (ифтар) вакыты

Иртәнге ашны ашауны — сәхәр ашау диләр, ә кичке аш — ифтар (авыз ачу) дип атала. Намаз вакытлары таблицасында, сэхэр вакыты — сәхәр тәмам дип күрсәтелә, ә кояш бату авыз ачу вакыты Ахшам (Магриб) намазы вакытына туры килә, бу вакытта «авыз ачабыз» (ифтар кылабыз).

Ураза тоту тәртибе

Сәхәр ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала яки иртәнге намаз вакыты керүгә ярты сәгать калганда тәмамларга кирәк. Ризык калдыклары калдырмыйча авызны чайкарга һәм ният кылырга.

Ураза тотканда укыла торган ният:

Гарәпчәсе болайрак (Рамазан ае уразасы өчен):
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә.
Татарча да ниятлэргэ мөмкин: “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым.

Сәхәр ашарга тора алмасагыз да, Рамазан аенда ураза тотарга алдан ук күңелдән ниятләгән булсагыз, яисә кичтән үк ниятләп ятсагыз — уразагыз дөрес була. Ләкин инде кояш чыкканнан соң гына, бүген әле бер нәрсә дә капмадым, Ураза тотыйм әле дип тотсагыз — дөрес булмый, чөнки кеше алдан ук ният кылырга (планлаштырырга) тиеш.

Кич белән кояш баегач та хөрмә яки су белән ифтар кылына «авыз ачыла» һәм түбәндәге дога укыла.

Ураза тотканда «авыз ачканда» укыла торган догалар

“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.
uraza-dogalary
ураза догасы

Кемнәр ураза тотарга тиеш түгел

Ураза тоту тэртибе хатын кызлар очен. Хатын-кызларга күрем вакытында, йөклелек һәм бала тапканнан соңгы чорларда ураза тоту тыела. Бу көннәр өчен алар башка вакытта ураза тоталар (каза кылалар).

Сәламәтлекләре начар булган кешеләргә дә ураза тоту мәҗбүри түгел. Авыру кеше уразасын савыккач каза кыла, әгәр инде авыруы башка вакытта да ураза тотарга мөмкинлек бирмәсә, бу очракта һәр тотмаган көне өчен фидия (1 мескенне ашату күләмендә акча) түләргә тиеш була.

Юлда булган, 100 чакрымнан артык ераклыкка сәфәр кылучы мосафир кешеләргә дә уразаларын калдыру рөхсәт ителә, ләкин бүгенге техника заманында юлда йөрү бик күпкә җиңеләйде, шуңа күрә бик авыр сәфәр булмаганда казага калдырмау хәерлерәк (монда инде һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып хәл итә). Мосафирлар сәфәрдән кайткач уразаларын каза кылалар. Ләкин уразалы килеш, таң атканнан соң сәфәргә чыкса, тотып бетерегә тиеш, уразаны бозарга ярамый.

Шулай ук балиглык яшенә җитмәгән балалар да ураза тотмый.

Нинди очракта ураза бозыла һәм каза кылына

Ураза бозыла һәм кеше аны яңадан башка вакытта тотарга тиешле очраклар мондый:

Әгәр ялгышып ашаса яки эчсә (онытып түгел). Мәсәлән: иртән сәхәр вакыты әле узмаган дип уйлап яисә кичтән инде кояш баеган дип белеп вакытсыз ашау-эчү.

Берәр төрле каты матдә яки кагәзь, мамык кебек ризык булмаган нәрсәләр йотса. Шулай ук авыз-борын чайкаганда ялгыш су, авызында калган борчак зурлыгы азык калдыгы йотса.

Уразаны боза — авыз тутырып косу, тәмәке тарту.

Уразасы көндез бозылса да, ул кеше уразам бозылды инде дип кичкә кадәр ашарга тиеш түгел.

Нәрсә уразаны бозмый

Сатып алачак яки пешерә торган ризыкны йотмыйча кабып карау.

Балага ризыкны чәйнәп бирү.

Кан алдыру.

Душ коену.

Укол кадату.

Уразалы икәнлеген онытып ашау-эчү, якынлык кылу.

Төкереген йоту, авызга тузан керү, ирексездән төтен сулау.

Пастасыз гына теш щеткасы яки мисвәк белән теш чистарту. Паста белән чистарту да тыелмаган, ләкин хупланмый, чөнки ялгыш паста яки су йотылса ураза бозыла.

Нәфел уразасына ният (Рамазаннан тыш тотыла торган «ирекле» ураза)

Уразаны Рамазан аенда гына түгел ә елның теләсә кайсы вакытында да тотарга ярый — бу төр ураза «нәфел уразасы» дип атала. Ягъни кешенең үз теләге белән тота торган уразасы (желательный). Бу төр уразаны тоту өчен иң кулай көннәр атнаның дүшәмбе (понедельник) һәм пәнҗешәмбе (четверг) көннәре. Пәйгамбәребез Мөхәмәд (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) бу көннәрдә еш ураза тоткан.

Казага калган фарыз уразалары булган кешеләр бу көннәрдә каза уразаларын тотып бетерсә яхшы.  Казага калган ураза дип — җитди сәбәп аркасында вакытында тотылмый калган фарыз уразаны атыйлар.  Ә фарыз ураза — Рамазан аенда тотыласы ураза,  ә бу айдагы уразаны тоту барлык мөселманнар өчен дә мәҗбүри ягъни Аллаһ тарафыннан йөкләнелгән гамәл.

Ураза тотарга ярамый торган көннәр дә бар, болары — гает бәйрәмнәре көне, ягъни Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрендә.

Нәфел уразасы яисә каза уразасы тотканда иртәнге ният башкача кылына мәсәлән:
“Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, (соңгы тапкыр казага калган уразамны тотмакка), (яисә нәфел уразасы тотарга) ният кылдым һ.б.

Ягъни нинди ураза тотасыз шуның исемен атап ният кылырга, чөнки бу очракта бит инде Рамазан ае түгел һәм югарыдагы беренче ният туры килеп бетми. Ә кичтән авыз ачканда укыла торган дога шулай ук кала үзгәрми.

Әлегә биш вакыт намазларын укымаучы кешеләрнең дә ураза тотуы дөрес була. Тулырак мәгълүмәт монда: Намаз укымыйча ураза тоту дөресме?

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Охшаш язмалар