Ничек азан әйтергә һәм камәт төшерергә (азан белән камәт тэртибе)

Әлеге темага башка язмалар: Азан  камәт догалар 

Ир-атлар өчен биш вакыт фарыз намазларының һәм җомга намазының вакыты кергәч, азан әйтү һәм фарызларын укыр алдыннан камәт төшерү – сөннәт (хатын-кызлар азан белән камәтне әйтмиләр).

Азан манарадан әйтелә һәм мәхәллә халкын мәчеткә намазга чакыру булып санала.

Камәт мәчет эчендә әйтелә һәм мәчеткә җыелган кешеләргә фарыз намаз башланачагын искәртә, сафка тезелергә бер «команда» кебек.

Бер мәхәллә мәчетендә укылган азан бөтен мәхәллә өчен җитә. Мәчеттә намаз укылганнан соң, шул мәчет мәхәлләсенә кергән өйләрдә намаз уку өчен яңадан азан әйтү кирәкми, камәт кенә әйтелә.

Азан әйтү

Азан сүзләрен тыңлау (аудиоплеерга басыгыз һәм астан сүзләрне укып кабатлап барыгыз):

Азан сүзләре:

Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ

Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх

Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр

Ләә иләәһә иллә-лааһ

Иртәнге намазга азан әйткәндә «әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм» (мәгънәсе: намаз йокыдан хәерлерәк) сүзләре өстәлә, башка намазларда азан барысына да бертөрле әйтелә.

Иртәнге намазага азан ничек әйтелә:

Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ

Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх

Әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм
Әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм

Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр

Ләә иләәһә иллә-лааһ

Камәт төшерү

Камәт азаннан кызурак укыла, сузылмыйча тиз әйтелергә тиеш. Шул ук азан сүзләренә «Кадө каамәтис-саләәһ» (намаз башлана мәгънәсендә) сүзләре генә өстәлә:

Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ

Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх

Кадө каамәтис-саләәһ
Кадө каамәтис-саләәһ

Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр

Ләә иләәһә иллә-лааһ

Азан әйтүче һәм тыңлаучы нәрсәләрне белергә тиеш?

Мәзингә, ягъни азан әйтүче кешегә тәһарәтле булу, кыйблага каршы аягүрә тору, ишарә бармакларын колак очларына кую, азанның сүзләрен ачык итеп, сузып, ике сүзне бергә кушмыйча, һәрберсен аерып әйтү, حَيَّ عَلَى الصَّلَاةِ Хәй’йә гәләс-саләәһ дигән сүзләрне уң якка таба карап һәм حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ Хәй’йә гәләл-фәләәһ дигән сүзләрне сул якка карап әйтү – яхшы (мөстәхәб).

УКЫГЫЗ:  Гает (бәйрәм) намазлары

1. Азан әйткәнне ишеткән кешегә йөрүдәнме, эштәнме, ашауданмы туктап, сөйләшмичә, мәзин артыннан азан сүзләрен кабатлау – мөстәхәб (яхшы эш).

2.  Мөәззин حَيَّ عَلَى الصَّلَاةِ Хәй’йә гәләс-саләәһ дигәчтен, لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ Ләә хәүлә үә ләә ку үәтә илләә билләәһил-галий’йил-газыйм, ягъни “һәрбер хәл һәм куәт — олуг Аллаһы Тәгаләдән генә”, дип әйтү;

3. Мөэззин   حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ Хәй’йә гәләл-фәләәһ дигәч, مَا شَاءَ اللهُ كَانَ وَمَا لَمْ يَشَاءْ لَمْ يَكُنْ Мә шә’әллаһу кәнә үәмә ләм йәшә’ләм йәкүн, ягъни “Аллаһы Тәгалә теләгән эш һич булмый калмас һәм Ул теләмәгән эш һич булмас”, дип әйтү – мөстәхәб.

4. Тәһарәтсез һәм җөнеб (госелсез ягъни җенси мөнәсәбәттән соң душ коенмаган), дивана һәм исерек кешеләрнең, хатыннарның, сабый балаларның һәм фасикъ (начар юлда йөргән, азгын) кешеләрнең азан һәм камәт укулары мәкруһ булып санала.

Азан ишеткәннән соң нинди дога кылырга

Азан әйтелгәннән соң түбәндәге доганы уку яхшы.

Азан догасы:

اَللَّهُمَّ رَبَّ هَذِهِ الدَّعْوَةِ التَّامَّةِ وَالصَّلَاةِ الْقَائِمَةِ آتِ مُحَمَّدًا الْوَسِيلَةَ

وَالْفَضِيلَةَ وَالدَّرَجَةَ الْعَالِيَةَ الرَّفِيعَةَ وَابْعَثْهُ

مَقَامًا مَحْمُودًا الَّذِى وَعَدْتَهُ وَارْزُقْنَا شَفَاعَتَهُ يُوْمَ الْقِيَامَةِ إِنَّكَ لَا تُخْلِفُ الْمِيعَادَ

Әллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъүәтит-тәммәти үәс-саләәтил-каа’имәһ.

Әәти Мүхәммәдәнил-үәсииләтә үәл-фәдыйләтә үәд-дәраҗәтәл-гәәлийәтәр-рафиигәһ.

Үәбъгәсһү мәкаамәм-мәхмүдәнил-ләзи үәгәдтәһү уәр-зүкнәә шәфәәгатәһү йәүмәл-кы’йәәмәһ.

Иннәкә лә түхълифү-мигадь.

Мәгънәсе:

Әй, шушы камил азанның һәм вакыты кергән намазның хуҗасы Аллаһ.

Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ярдәмне, артыклыкны һәм югары дәрәҗәне бир.

Шулай ук аны Үзең вәгъдә кылган мактаулы урынга ирештер һәм Кыямәт көнендә аның шәфәгатен безгә насыйп ит.

Дөреслектә, Син Үз вәгъдәңә хилафлык кылмыйсың.

Аллаһы Тәгалә гыйбадәтләребезне җиренә җиткереп үтәргә насыйп әйләсен һәм кабуллардан кылсын!

Реклама