Нәрсә ул әманәт?

Татарча вәгазьләр

НӘРСӘ УЛ ӘМАНӘТ? Аллаһы Тәгалә әманәтнең зур әһәмияткә ия булуын күрсәтеп, Коръәндә шулай дип әйтә: “Дөреслектә, Аллаһ сезгә әманәтләрне иясенә кайтарырга куша” (Нисә сүрәсе, 58нче аять).

Әманәт – хыянәтнең капма-каршысы. Ул үз эченә сакларга бирелгән әйберләрне һәм тапшырылган вазифаларны ала. Бу төшенчәгә бик күп нәрсә керә. Шуңа күрә ул Коръәндә күплек санда килгән.

Бүгенге көндә җәмгыятьтәге бөтен проблемаларның башы әманәт юкка чыгуга, үтәлмәүгә бәйле. Кешеләр ни өчен үзләренә тапшырылган әманәтне үтәмиләр? Моның төп сәбәбе йөрәктә иман булмауга бәйле. Әгәр кешедә Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышану булмаса, ул әманәт буларак бирелгән бурычларын үтәми башлый, аларны үтәүгә салкын карый. Мөхәммәд (с.г.в.) шулай әйтә: “Әманәте булмаган кешенең иманы юк (зәгыйфь иманлы), ә килешүне үтәмәгән кешенең дине юк” (Әхмәд).

Ислам динендә әманәтнең төрләре:

1. Аллаһ биргән Ислам дине – әманәт.

Коръәндә Аллаһы Тәгалә Ислам динендәге бөтен әмерләрне һәм тыюларны әманәт дип атады. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Без әманәтне (шәригать йөкләмәләрен) күкләргә, җиргә һәм тауларга үз өстегезгә алыгыз дип тәкъдим иттек, ләкин алар аны үз өсләренә алудан баш тартты һәм аннан курыкты. Кеше аны үз өстенә алды” (Әхзәб сүрәсе, 72нче аять).

Тәфсир галимнәре бу аятьтә “әманәт” сүзе шәригать йөкләмәләрен, ягъни әмерләрне вә тыюларны аңлата дип әйтә.

2. Кешедә булган бөтен әгъзалар – әманәт.

Кешедәге күз, колак, кул, аяк, тел – бөтенесе дә әманәт булып санала. Аллаһы Тәгалә аларны хәерле нәрсәләрдә куллану өчен бирде. Әгәр кеше аларны гөнаһлы гамәлләрдә кулланса, Кыямәт көнендә алар аңа каршы сөйләячәк. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Кыямәт көнендә Без аларның авызларына мөһер куячакбыз. Шул вакытта аларның куллары Безнең белән сөйләшәчәк, ә аяклары кылган гөнаһлары турында шәһидлек бирәчәк” (Йәсин сүрәсе, 65нче аять).

Кыямәт көнендә кеше үзен җәһәннәмнән коткару өчен кылган гөнаһларын инкяр итә башлый. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аңа, сөйләшә алмасын дип, мөһер куя. Шуннан соң кешенең куллары кылган гөнаһлары турында сөйли башлый, ә аяклары, моны раслап, шәһидлек бирә.

3. Балалар – әманәт.

Балалар – Аллаһы Тәгаләнең әти-әниләргә биргән бүләге. Алар кешегә бу дөньяда әманәт итеп бирелде. Шуңа күрә әти-әниләр балаларына бик игътибарлы булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә алар өстенә балаларга әхлакый тәрбия бирүне, матди яктан тәэмин итүне йөкләде.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә ата-ананың балаларына карата вазифалары зур булуны күрсәтеп, шулай ди: “Әй, иман китергән бәндәләр! Үзегезне һәм гаиләләрегезне ягулыгы кешеләр һәм ташлар булган җәһәннәм утыннан саклагыз” (Тәхрим сүрәсе, 6нчы аять).

Гали ибн Әбү Талиб бу аять турында шулай ди: “Гаилә әгъзаларын җәһәннәм утыннан саклау ул аларга әдәп-әхлакны һәм Ислам дине кануннарын өйрәтүне аңлата”.

4. Эшкә лаеклы кешене кую әманәт һәм кушылган эшне башкару да – әманәт.

Бервакытны Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) янына бер кеше килеп, Кыямәт көне турында сорады. Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: “Әгәр дә әманәт юкка чыкса, Кыямәт көнен көт”. Бу кеше: “Әманәтнең юкка чыгуы ничек була соң ул?” – диде. Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: “Әгәр дә эш лаек булмаган кешегә тапшырылса, Кыямәт көне киләсен көт” (Бохари).

Һәр эшне яки һөнәрне белемле, булдыра ала торган оста кеше башкарырга тиеш. Әгәр берәр эшкә лаексыз кешене билгеләсәләр, бу әманәткә хыянәт итү була. Аллаһы Тәгалә бу турыда Кыямәт көнендә кешеләрдән сораячак.

5. Эшне башкаручыга хезмәт хакын вакытында түләү – әманәт.

Ислам динендә кеше хакы хөрмәткә лаеклы бик зур хак булып санала. Шуңа күрә, әгәр дә берәү икенче кешене яллап эшләтеп, хезмәт хакын бирмәсә яки тулысынча түләмәсә, аңа зур гөнаһ языла. Мөхәммәд (с.г.в.) шулай ди: “Яллап эшләтүче кешегә хакын (акчаны) тире кипкәнче үк бирегез” (Ибн Мәҗәһ).

6. Кеше әйткән серне саклау – әманәт.

Әгәр дә бер кеше икенче кешегә үз серен сөйләсә, аны башкаларга сөйләргә ярамый. Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: “Әгәр дә бер кеше нәрсәдер сөйләп, як-ягына каранса – ул әманәт” (Бәйһәкый).

7. Сакларга калдырылган әйбер – әманәт.

Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: “Әманәтне биргән кешесенә кире кайтар һәм хыянәт иткән кешегә хыянәт итмә” (Әбү Давыд, Тирмизи).

Бер кеше икенче кешегә саклау өчен акча яки берәр җиһаз калдырырга мөмкин. Бу бирелгән әйберләр әманәт булып санала. Аны үз файдаңа кулланырга, зыян китерергә ярамый.

Кадерле мөселманнар! Күп кешеләрдә ышаныч югалса да, без шул күпләр арасында булмыйк, вәгъдә иткән нәрсәләрне үтәп торыйк, әманәтләрне саклыйк.

Рамил хәзрәт Хөснетдинов
Тулырак: http://bugulma-tatarstan.ru/news/sd/nrs-ul-mant

Просмотров: 197

Оцените статью
NUR.TATAR
Комментарий калдыру