Нәфел намазлары (саваплы өстәмә намазлар)

     136. Икенде һәм ястү намазлары алдыннан дүртәр рәкәгать нәфел намазын уку һәм шулай ук өйлә һәм ястү намазларының соңгы икешәр рәкәгать сөннәтләрен дүртешәр рәкәгать итеп уку – сөннәт дәрәҗәсендә булган бик күп саваплы мөстәхәб гамәл..
     137. Намаз мәкруһ булмаган вакытларда икешәр, дүртәр, алтышар я сигезәр рәкәгать нәфел намазларын уку – мөстәхәб.
     138. Дүрт, алты, сигез рәкәгатьле нәфел намазларының һәр кагъдәсендә “Салават” һәм “Дога” уку тиешле.
     139. Ният кылып керешелгән нәфел намазын укып тәмамлау – ваҗиб, бозу – хәрам. Әгәр намазын бозса, соңыннан каза кылу – ваҗиб.
     140. Ат өстендә барганда, атка атланган килеш нәфел намазын укып бару – дөрес. Ул вакытта Кыйблага каршы уку фарыз булмый, юлы кая таба барса, шул якка таба карап укып барырга тиеш.
     141. Мәшһүр нәфел намазлары түбәндәгеләр:
     1) хаҗәт намазы;
     2) истиска намазы;
     3) тәүбә намазы;
     4) хәвеф намазы;
     5) көсуф намазы;
     6) хөсуф намазы;
     7) сәфәр намазы;
     8) шөкер намазы;
     9) ишракъ намазы;
     10) зоха намазы;
     11) әүвәбин намазы;
     12) тәһәҗҗүд намазы;
     13) һәвел намазы;
     14) мәсҗид намазы;
     15) истихарә намазы.
    
     142. Хаҗәт намазы – Аллаһы Тәгаләдән берәр хаҗәтне сорап, дога кылыр алдыннан укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.
     143. Истиска намазы – корылык сәбәпле игеннәргә һәм хайваннарга зарар килгәндә, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап, дога кылу өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Бу намаз ачык җирдә укыла. Барлык мөселманнар бергә җыелып кырга чыгалар. Бала-чагаларын һәм йорт хайваннарын да үзләре белән алалар. Һәркем тәһарәтле килеш, түбәнчелекле кыяфәт белән җәяү бара. Кырга җиткәч, һәрбер кеше Кыйблага таба борылып баса. Имам җыелган кешеләргә бик күп вәгазьләр сөйли. Җыелган мөселманнарга кылган гөнаһлары өчен тәүбә һәм истигъфар кылырга һәм үзара дошман булганнарга бер-берсе белән бәхилләшергә куша. Халык тәүбә-истигъфар кыла, бер-берсе белән бәхилләшә. Аннан соң һәркем ялгызы гына икешәр рәкәгать намаз укый.
     144. Истиска намазыннан соң түбәндәге дога укыла:
    
اَللَّهُمَّ اَسْقِ عِيَادَكَ وَارْحَمْ بَهَائِمَكَ اَللَّهُمَّ أَمَرْتَنَا بِدُعَائِكَ وَوَعَدْتَنَا بِإِجَابَتِكَ فَقَدْ دَعَوْنَاكَ كَمَا أَمَرْتَنَا فَاَجِبْنَا كَمَا وَعَدْتَنَا اَللَّهُمَّ إِنْ لَمْ تَرْحَمْ لِأَنْفُسِنَا لِكَثْرَةِ ذُنُوبِنَا فَارْحَمْ صِبْيَانَنَا وَبَهَائِمَكَ
 
Әллааһүммә әски гибәәдикә үәрхәм бәһәәимәк. Әллааһүммә әмәртәнә бидуга’икә үә үәгадтәнәә би’иҗәәбәтикә фәкадөдәгәүнәәкә кәмәә әмәртәнаа фә әҗибнаа кәмәә үәгәдтәнаа. Әллааһүммә ин ләм тәрхәм лиәнфүсинәә ликәсрати зүнуубинәә фәрхәм сибйәәнәнәә үә бәһа’имәк.
       Мәгънәсе: Йә Рабби, колларыңны эчерт, хайваннарыңа Үз рәхмәтеңне ирештер. Йә Рабби, Син безгә дога кылырга боердың һәм догаларны кабул кылырмын дип вәгъдә бирдең. Без Сиңа Үзең боерганча дога кылабыз, Син биргән вәгъдәң буенча безнең догабызны кабул итеп ал. Йә Рабби, әгәр гөнаһларыбызның күплеге сәбәпле безгә рәхмәтеңне ирештермәсәң, гөнаһсыз сабыйларыбызга һәм хайваннарга рәхмәтеңне бир.
     145. Әгәр беренче көнне истиска намазын укып дога кылганнан соң яңгыр яумаса, янә ике көн шул рәвешле истиска намазы укылырга тиеш.
     146. Әгәр дә кырда истиска намазы укыган вакытта яңгыр ява башласа, башларын яңгырга чылатып, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылырга тиешләр.
     147. Тәүбә намазы – гөнаһлардан үкенеп, тәүбә һәм истигъфар кылыр өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.
     148. Тәүбә намазы тәмамланганнан соң түбәндәге истигъфар укыла:
 
أَسْتغْفِرُ اللهَ أَسْتَغْفِرُ اللهَ أَسْتَغْفِرُ اللهَ تَعَالَى مِنْ كُلِّ ذَنْبٍ أَذْنَبْتُهُ عَمْدًا أَوْ خَطَاءً سِرًّا أَوْ عَلَانِيَةً وَاَتُوبُ إِلَيْهِ مِنَ الذَّنْبِ الَّذِى أَعْلَمُ وَمِنَ الذَّنْبِ الَّذِى لَا أَعْلَمُ إِنَّكَ أَنْتَ عَلَّامُ الْغُيُوبِ
 
     Әстәгфируллааһ, әстәгфируллааһ, әстәгфируллааһә тәгааләә мин күлли зәмбин әзнәбтүһү гәмдән әү хата’ән сирран әү гәләәнийәтән үә әтуубү иләйһи минәз-зәмбил-ләзи әгләмү үә минәз-зәмбил-ләзии ләә әгләмү иннәкә әнтә гәлләәмүл-гүйүүб.
     Мәгънәсе: Мин Аллаһтан һәрбер гөнаһымның ярлыкавын сорыйм, ялгышлык белән кылган гөнаһларым һәм хаталык белән кылган гөнаһларым өчен дә, яшерен кылган гөнаһларым һәм яшермичә кылган гөнаһларым өчен дә, шулай ук белеп кылган һәм белмичә кылган гөнаһларым өчен дә тәүбә итәм, бик үкенәм. Йә Аллаһ, Син яшеренне дә белүче.
     149. Хәвеф намазы – бәла һәм афәттән курыккан вакытта берәр зарар ирешмәсә иде, дип дога кылыр алдыннан укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Каты җил һәм давыллар булганда, күк күкрәп, яшеннәр яшьнәгәндә, яңгыр һәм боз яуганда, су ташу вакытында, җир тетри башлаганда, бик эссе һәм суык булганда әлеге намаз укыла.
     150 Көсуф намазы – кояш тотылган вакытта имам һәм җәмәгать белән мәчеттә укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Бу намазның кыйра’әтендә  имам бик озын сүрәләр укый, әмма кычкырып укымый. Кояшның нуры күренгәнче һәркем мәхлукатның гаҗәп хәлләре белән гыйбрәтләнеп, Аллаһы Тәгаләгә хәмед (мактау сүзләре) һәм тәсбих әйтә. 
     151. Хөсуф намазы – ай тотылган вакытта укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Бу намаз мәчеттә түгел, өйдә ялгыз укыла.
     152. Сәфәр намазы – кемнеңдер сәфәргә чыгар алдыннан, сәфәрем уңышлы булса иде, дип дога кылу өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.
     153. Шөкер намазы – ниндидер олуг нигъмәткә, я дәрәҗәгә, яки максатка ирешкәч, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылу нияте белән укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.   
     154. Ишракъ намазы – кояш тәмам чыгып күтәрелә башлагач укыла торган нәфел намазы (ике я дүрт, я алты яки сигез рәкәгать итеп укыла).
     155 Зоха намазы – кояшның чыккан вакыты белән өйлә вакытының уртасында укыла торган намаз. Мәсәлән, кояш иртәнге сәгать 4 тә чыккан көннәрдә, сәгать 8 дә укыла. Кояш сәгать иртәнге 8 дә чыккан көннәрдә, сәгать 10 да укыла. Бу намаз 2, 4, 6, 8, 10 яки 12 рәкәгать итеп укылырга мөмкин.
     156. Әүвәбин намазы – ахшам намазын укып бетергәннән соң укыла торган нәфел намазы (2, 4 яки 6 рәкәгать итеп укыла).
     157. Тәһәҗҗүд намазы – төнлә йокыдан уянып, таң атканчы укыла торган нәфел намазы (2, 4, 6, 8 яки 10 рәкәгать итеп укыла).
     158. Һәвел намазы – ниндидер мөселман кешенең вафат булганын ишеткән көнне ахшамнан соң укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы (аның савабы шул мәетнең рухына багышлана).  
     159. Мәсҗид намазы – мәчеткә кергәннән соң укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы (“тәхиятел-мәсҗид” дип атала).
     160. Әгәр мәчеткә кергәч, башка бер намаз укылачак булса, мәчет намазы укылмый. Мәчеттә биш вакыт намазны уку өчен кергәндә укылмый, Җомга намазын укырга дип кергәндә мәчет намазы укыла. Мәчет эчен карап чыгу нияте белән кергән кеше бу намазны укырга тиеш.
     161. Истихарә намазы – ниндидер олуг эшне башлар алдыннан, шуның хәерле булуын теләп укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.
     162. Истихарә намазын тәмамлаганнан соң, түбәндәге дога укыла:
 
اَللَّهُمَّ إِنِّى اَسْتَخِيرُكَ بِعِلْمِكَ وَاسْتَقْدِرُكَ بِقُدْرَتِكَ وَأَسْئَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ فَإِنَّكَ تَقْدِرُ وَلَا أَقْدِرُ وَتَعْلَمُ وَلَا أَعْلَمُ وَأَنْتَ عَلَّامُ الْغُيُوبِ اَللَّهُمَّ إِنْ كُنْتَ تَعْلَمُ أَنَّ هَذَا الْأَمْرُ خَيْرٌ لِى فِى دِينِى وَمَعَاشِى وَعَاقِبَةِ أَمْرِى فَاقْدِرْهُ لِى وَيَسِّرْهُ لِى ثُمَّ بَارِكْ لِى فِيهِ وَإِنْ كُنْتَ تَعْلَمُ أَنَّ هَذَا الْأَمْرُ شَرٌّ لِى فِى دِينِى وَمَعَاشِى وَعَاقِبَةِ أَمْرِى فَاصْرِفْهُ عَلَى وَاصْرِفْنِى عَنْهُ وَاقْدِرْ لِى الْخَيْرُ أَيْنَمَا كُنْتُ إِنَّكَ عَلَى كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ
     Әллааһүммә иннии әстәхиирүкә бигыйльмикә үә әстәкдирукә бикудратикә үә әс’әлүкә мин фадликә фәиннәкә тәкъдиру үә ләә әкдиру үә тәгләмү үә ләә әгләмү үә әнтә гәлләәмүл-гуйүүб. Әллааһүммә ин күнтә тәгләмү әннә һәәзәәл-әмра хайрун лии фии диинии үә мәгәәшии үә гәәкибәтә әмрии фәкдирһү лии үә йәссирһү лии сүммә бәәрик лии фииһ. Үә ин күнтә тәгләмү әннә һәәзәәл-әмра шәррун лии фии диинии үә мәгәәшии үә гәәкыйбәтә әмрии фәсрифһү гәннии үәсрифнии гәнһү үәкдир лийәл-хайра әйнәмә күнту. Иннәкә гәләә күлли шәй’ин кадиир.
      Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, мин Синнән Үз гыйлемең белән ярдәм итүеңне, кодрәтең белән миңа көч бирүеңне һәм Синең олуг рәхмәтеңне сорыйм. Дөреслектә, Синең кодрәтең бар нәрсәгә җитә, мин үзем генә (Синең кодрәтең булмаса) һичбер нәрсә эшли алмыйм. Син һәрнәрсәне беләсең, ә мин белмим. Дөреслектә, Син һәрбер яшерен нәрсәләрне беләсең. Йә Аллаһ, әгәр бу эшемне динем, дөньям һәм ахирәтем өчен хәерле дип белсәң, аны миңа насыйп ит һәм ул эшне минем өчен мөбарәк кыл. Әгәр дә бу эшемне динем, дөньям һәм ахирәтем өчен зарарлы һәм яман дип белсәң, ул эшне миннән һәм мине ул эштән азат ит. Кайда булсам да, миңа хәерле эшләрне  насыйп ит. Дөреслектә, Синең көчең һәрнәрсәгә җитә.
     163. Шушы доганы укыганнан соң, башкарылачак эшкә күңеле тартылса, хәерле булуына өмет итеп, аны башлар. Әгәр дә аның күңеле тартылмаса, үз ихтыярында калыр.
     164. Ниндидер бер хәерле эшне башлаган вакытта да, рәсми мәҗлесләрдә дә шушы доганы укырга мөмкин. 
   
     Шушы урында мөхтәрәм галим Әхмәдһади Максуди хезмәтенең дүртенче – “Җәмәгать” бүлеге тәмамлана. 
     Ураза, игътикаф, зәкят, гошер, фитыр, фидия, сәдака, Корбан һәм Хаҗ хөкемнәре “Гыйбадәте Исламия” китабының “Ураза, зәкят, Хаҗ” дип аталган соңгы бүлегендә, инша Аллаһ, аңлатылачак.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама