Намазның мөстәхәбләре

112. Намазның мөстәхәбләре егерме:
1)     намазга керешер өчен кул күтәргәндә бармак араларының ачыграк булуы;
2)     баш бармакларның битләрен колак йомшакларына тидерү;
3)     ирләрнең куллары җиңнәреннән чыккан булуы (әмма хатыннарның куллары җиңнәре эчендә булу мөстәхәб);
4)     кыям вакытында үкчәләрнең дүрт бармак киңлегендә бер-берсеннән ерак булуы;
5)     кул багълаганда сул кулының беләзеген уң кулның баш һәм чәнчә бармаклары белән чорнап алып, урта бармакларын беләгенә таба сузу;
6)     намазда укылган сүрәләрне һәм зекерләрне тәҗвид белән бик дөрес итеп уку;
7)     иртәнге намазда “Фатиха” сүрәсеннән соң озынрак сүрәләрне, өйлә, икенде һәм ястү намазларында уртача, ахшам намазында кыска сүрәләрне уку[1];
8)     әүвәлге рәкәгатьтә озынрак сүрә, соңгы рәкәгатьләрдә кыскарак сүрә уку;
9)     сәҗдәдә баш бармакларның колаклар турысында булуы;
10)            сәҗдәдә кул бармакларының бер-берсенә тиеп торуы;
11)            сәҗдәдә аяк башларының җиргә тиеп, үкчәләрнең югары торуы;
12)            сәҗдәдә кул һәм аяк бармакларының Кыйблага таба сузылып торуы;
13)            кагъдәдә кул бармакларын бер-берсенә якынрак китереп, ботларга кую;
14)            рөкугъ һәм сәҗдә тәсбихләрен так итеп, өчтән артык әйтү (5, 7, 9);
15)            өч һәм дүрт рәкәгатьле фарыз намазларның соңгы рәкәгатьләрендә “Фатиха” сүрәсен уку (сөннәт, ваҗиб, нәфел намазларының һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсен һәм аннан соң янә бер сүрә уку ваҗиб);
16)            кыямда сәҗдә урынына, рөкүгътә аяк башларына, сәҗдәдә борын очына, кагъдәдә үз алдыңа, сәлам биргәндә иңбашларга гына карап тору;
17)            намаз эчендә йөткермәскә һәм иснәмәскә тырышу;
18)            ихтыярсыз иснәгәндә авызны бер кул белән ябу;
19)            намазны түбәнчелек кыяфәт һәм сынык күңел белән уку;
20)            намаз ахырында сәлам биргәндә арттагы кешегә яңагы күренерлек кадәр башын бору.
 

[1]   Коръән кәримдә “Буруҗ” (“Йолдызлар”) сүрәсенә кадәр булган сүрәләр озын сүрәләр булып санала. “Буруҗ” сүрәсеннән башлап “Бәләд” (“Шәһәр”) сүрәсенә кадәр булган сүрәләр уртача сүрәләр, ә аннан соңгы сүрәләр кыска сүрәләр булып санала (Кәрмани). 

 

 

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама