36. Биш вакыт намазны вакытында әда[1] кылу – фарыз. Вакытында укымыйча намазны сәбәпсез калдырырга ярамый.
37. Әгәр бер намаз үз вакытында укылмаса, аны икенче вакытта каза[2] кылу – фарыз.
38. Иртәнге намаз кояш чыкканчы укылмый калып, өйлә вакыты җиткәнче каза кылынса, сөннәте дә, фарызы да каза кылына. Әгәр өйлә вакыты җиткәч каза кылынса, фарызы гына каза кылына.
39. Башка намазларның фарызлары гына каза кылына. Сөннәт намазлары каза кылынмый.
40. Вакытында укылмый калса, ястү намазы белән бергә витр намазы да каза кылына.
41. Җомга намазын укый алмаган кеше, шул көнне өйлә намазы укый.
42. Гает (бәйрәм) һәм тәравих намазлары үз вакытларында укылмый калсалар, соңыннан каза кылынмыйлар.
43. Әгәр намаз җәмәгать белән каза кылынса, кычкырып укыла торган рәкәгать ләрдә имамга кыйра’әтне кычкырып уку – ваҗиб. Әгәр дә ялгыз каза кылса, һәр рәкәгатендә кыйра’әтне эчтән уку – ваҗиб.
44. Казага калган намазларның тәртипләре билгеле булганда, шул тәртипләре белән каза кылына. Мәсәлән, бер көннең биш вакыт намазы да казага калган булса, иртәнге намаздан башлап, ястү һәм витр намазына кадәр үз тәртипләре буенча каза кылына.
45. Берәүнең үз гомерендә дүрт-биш кенә намазы казага калган булса, ул кешегә вакыты кергән намазны укымыйча, иң беренче казага калган намазын уку, вакыты кергән намазны казадан соң уку – фарыз. Мәсәлән, өйлә намазы казага калган кешегә икенде вакыты кергәч, башта өйлә намазын каза кылып, икенде намазын аннан соң уку – фарыз.
46. Әгәр гомерендә берәүнең алты намазы казага калган булса, ул ихтыярлы: теләсә әүвәл казага калган намазын укый, теләсә башта вакыты кергән намазны укый.
47. Намазны каза кылу алдыннан азан һәм камәт уку – сөннәт. Әгәр өч намаз бер вакытта каза кылынса, барысына бер азан әйтү җитә. Шулай да камәт бер генә җитми: һәрбер намаз өчен берәр камәт әйтергә кирәк.
48. Казага калган намазга түбәндәгечә ният кылалар: “Ният кылдым фәлән көндә, фәлән вакытта укылмаган иртәнге намазымның ике рәкәгать фарызын үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә. Аллаһу әкбәр”.
49. Үз гомерендә бик күп намазлары казага калган кеше, картайгач, шуларны үтәмәкче булса, шушы рәвешле ният кыла: “Ният кылдым вакытында укылмаган иртәнге намазларымның иң соңгысын каза кылмакка, халисан лилләһи тәгалә. Аллаһу әкбәр”. Башка намазларга да шул рәвешчә ният әйтелә.
[1] Әда – гамәлне вакытында үтәү.
[2] Каза – гамәлне вакыты чыкканнан соң үтәү