Намазда саташу

59. Берәү дүрт рәкәгатьле намазда ялгышып, беренче кагъдәгә утырмыйча, кыямга тора башласа, шул арада ялгышканын исенә төшерсә, ике хөкем бар:
1) әгәр тезләре турыланып җитмәгән булса, кагъдәгә кайтып утыра һәм “Тәшәһһүд” укый, ахырдан сәҗдәи сәһү кылмый;
2) әгәр дә тезләре турыланып, кыямга якынлашкан булса, кагъдәгә кайтмый, кыямга тора һәм өченче рәкәгатьне укый башлый. Әүвәлге кагъдә шулай кала. Намаз ахырында сәҗдәи сәһү кыла.
60. Бер кеше дүрт рәкәгатьле намазда[1] ахыргы кагъдәгә утырып, “тәшәһһүд”не укыганнан соң, әүвәлге кагъдә дип белеп, бишенче рәкәгатьне укый башласа, янә ике хөкем бар:
     1) әгәр бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылганчы ялгышканын исенә төшерсә, кагъдәгә тиз генә кайтып, сәлам бирә дә сәҗдәи сәһү кыла;
     2) әгәр дә ялгышканын бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылгач исенә төшерсә, янә бер рәкәгать укып, намазын алты рәкәгать итә дә, ахырда сәҗдәи сәһү кылып, намазын тәмамлый. Артык укылган ике рәкәгате намаз нәфел намазы булып кала.
61. Әгәр бер кеше ахыргы кагъдәгә һич утырмыйча бишенче рәкәгатьнең кыямына торса, шулай ук ике хөкем бар:
1) әгәр бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылганчы ялгышканын исенә төшерсә, кагъдәгә тиз генә кайтып утыра да, «Тәшәһһүд» укып, сәлам биреп, сәҗдәи сәһү кыла.
2) әгәр дә ялгышканын бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылгач исенә төшерсә,  намазы фарызлыктан чыгып, нәфелгә әйләнә. Янә бер рәкәгать укып, намазын алты рәкәгать нәфел итеп тәмамлый да, фарызын яңадан укый башлый.
62. Бер кеше намаз эчендә ничә рәкәгать укыганын онытып, үзенең ничәнче рәкәгатьтә икәнен белмәсә, намазын бозып[2], яңадан укыр. Әгәр дә ике-өч мәртәбә шул рәвешчә үзенең ничә рәкәгать укыганын оныта башласа, намазын бозмый, күңеле ничә рәкәгать укыганын күбрәк уйласа, үзен шулкадәр укыганга санап, намазын тәмамлар. Әгәр дә ничә рәкәгать укыганын һич уйлый алмаса, үзен аз укыган итеп санар. Мәсәлән: “Бу укый торган рәкәгатем беренче рәкәгатем микән, икенче рәкәгатем микән?” – дип икеләнсә, беренче рәкәгатькә санар… “Өченче рәкәгатем микән, дүртенче рәкәгатем микән?” – дип уйласа, өченче рәкәгатькә санар.
63. Намаз ахырында рәкәгатьләрнең саны турында шөбһә булганда ахыргы рәкәгать булуы ихтимал булган рәкәгатьтә кагъдәгә утырып тору тиешле, чөнки ахыргы рәкәгатьтә кагъдәгә утыру – фарыз.
64. Бер кеше дүрт рәкәгатьле намазга керешеп, ике рәкәгать укыгач, әүвәлге кагъдәдә ялгышып сәлам бирсә, ике хөкем бар:
     1) Әгәр сәлам биргәннән соң, намазын бозарлык бер гамәл кылмаса, кыямга торып, калган рәкәгатьләрен укып, намазын тәмамлар да, ахырда сәҗдәи сәһү кылыр;
     2) әгәр дә намазын бозарлык берәр гамәл кылса, намазын яңадан башлап укыр.

[1] Өч рәкәгатьле намазда ялгышуның хөкемнәрен дүрт рәкәгатьле намазда ялгышучы охшатып белер.

[2] Намазны бозачак кеше намазның кайсы гамәлендә булса да, ягъни кыямда я җәлсәдә, я кагъдәдә булса да, ике тарафка сәлам биреп бозар.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама