Намаз вакытларында үзгәреш

Әлмәтлеләр игътибарына! 4 августтан намаз вакытларында үзгәреш бар.

Хәтерләсәгез майда Астрахань вакытына күчкән идек, хәзер инде яңадан үз вакытыбыз буенча укый башлыйбыз.

Сәбәбе: безнең киңлекләрдә майдан алып августка кадәр аралыкта шәфакь яктылыгы югалмый башлый, ә ястү намазы керүнең төп шарты булып шәфакь яктылыгы югалу санала. Шуңа күрә галимнәребез елның бу вакытында иң якын шәфакь яктысы югала торган өлкә, ул да булса Астрахань вакытына “күчеп торырга” карар чыгарган.

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼