Намаз вакытлары

Укыгыз: Намаз вакытларын ничек үзеңә чамалап белергә?

Намаз вакыты 2019 ел өчен (скачать)

Әлеге документта әлеге шәһәрләр өчен намаз вакытлары бар. Шәһәрләр тәртибе түбәндәгечә үк:

Казан шәһәре өчен намаз вакыты

Әгерҗе өчен

Азнакай шәһәре өчен намаз вакытлары

Аксубай

Актаныш

Алексеевск

Базарлы Матак

Әлмәт шәһәре өчен намаз вакыты

Апас

Арча

Олы Әтнә

Баулы

Балтач

Бөгелмә шәһәре өчен намаз вакытлары

Буа

Югары Ослан

Биектау

Иске Чүпрәле

Алабуга шәһәре өчен намаз вакыты

Зәй шәһәре өчен намаз вакыты

Яшел Үзән

Олы Кайбыч

Кама тамагы

Кукмара

Лаеш

Лениногорск шәһәре өчен намаз вакыты

Мамадыш

Менделеевск

Минзәлә

Мөслим

Түбән Кама шәһәре өчен намаз вакыты

Яңа Чишмә

Нурлат

Питрәч

Балык Бистәсе

Байлар Сабасы

Сарман

Болгар

Тәтеш

Чаллы шәһәре өчен намаз вакыты

Теләче

Чирмешән

Чистай шәһәре өчен намаз вакыты

Урыссу

(таблицаны скачать итеп алабыз һәм кирәкле шәһәрне эзләп түбән төшәбез).

Әлеге таблица мәчетләр һәм башка дини оешмалар өчен айлык намаз вакытларын күпләп бастырып чыгарганда гына уңайлы. Ә көнлек намаз вакытын Дум РТ сайтына кереп карый аласыз.

Намаз укучы игътибарына

1. Һәр намазны үз вакытында уку – фарыз. Вакыты кермәс борын укылган намаз – фарыз намаз булып саналмый.

2. Вакытында укый алмаган намазны икенче вакытта каза кылу – фарыз.

3. Иртәнге намазның вакыты – таң яктылыгы җәелгәннән башлап, кояш чыга башлаганчыга кадәр.

4. Өйлә намазының вакыты – кояш иң югары ноктасыннан авышканнан башлап, икенде намазы вакытына кадәр.

5. Икенде намазы вакыты – һәр әйбернең күләгәсе үзеннән ике мәртәбәгә зуррак булудан башлап, кояш тәмам батып күмелгәнче.

6. Ахшам намазы вакыты – кояш батып, тулысынча күмелгәннән башлап, шәфәкъ кызыллыгы беткәнчегә кадәр.

7. Ястү намазы вакыты – шәфәкъ кызыллыгы беткәннән башлап, таң яктылыгы җәелгәнчегә кадәр.

8. Витр һәм тәравих намазларының вакыты – ястү намазы укылганнан соң, таң атканчыга кадәр.

9. Җомга намазының вакыты – өйлә намазы вакыты белән бер.

10. Гает намазларының вакыты – кояш чыгып, бераз күтәрелгәннән башлап, өйлә вакыты кергәнчегә кадәр.

11. Кояш чыккан вакытта, аның иң югары ноктада (зенит, зәвәл) булган вакытта һәм кояш батып торган вакытта һичбер намазны укырга ярамый.

12. Иртәнге намазны укыганда кояш чыга башласа, намаз бозылыр, әмма икенде намазын укыганда кояш бата башласа, намаз бозылмас, шулай булса да, икендене кояш баерга якын вакытка кадәр кичектерү – мәкруһ.

13. Таң атканнан соң кояш чыкканчы, икенде намазы укыганнан соң ахшам укыганчы, мәчеттә имам хотбә укыган вакытта һәм гает намазларын укыр алдыннан нәфел намазлар уку – дөрес түгел.

[1] Шәфәкъ — кояш батканнан соң мәгъриб (көнбатыш) тарафларында күренә торган кызгылт яктылык.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама