Намаз укымаган кешенең уразасы кабул буламы?

Рамазан ае җитсә, халык сораулар яудыра башлый: намаз укымасаң ураза тотарга ярыймы, намаз укымаучы кешенең уразасы кабул буламы һәм башкалар

Иң беренче итеп уразаның һәм намазның бәйләнеше хакында карап үтик.

Ураза Ислам динендә нинди урында тора соң?

Ислам дине биш баганага нигезләнгән дип әйтергә була.

Беренчесе иман китерү,

Икенчесе намаз уку,

Өченчесе Рамазан аенда ураза тоту,

Дүртенчесе бай кешеләрнең закят түләве (закят — сәдаканың мәҗбүри төре)

Бишенчесе мөмкинлеге булган кешегә хаҗ кылу.

Моннан күрәбез ураза да, намаз да, ислам нигезләренең берсе, ләкин алар бер-берсе белән бәйләнмәгән. Намаз үзенә аерым, ураза үзенә, закят үзенә аерым һ.б. Шуңа күрә, без әлегә намаз укымаучы кешенең дә ураза тотуы дөрес дип әйтә алабыз. Ләкин кешенең киләчәктә намазга басарга нияте булырга тиеш, чөнки намаз уку һәр мөселманга фарыз (мәҗбүри, тиешле).

Бүгенге көндә кайбер кешеләрдән намаз укыйсыңмы, әти-әниең намаз укыймы дип сорасаң, бик горур кыяфәттә: «Юк, без укымыйбыз безнең әби укый» — дип җавап кайтара. Бу инде «сез ашыйсызмы» дигән сорауга, юк безнең өчен әби ашый, дигән кебегрәк килеп чыга. Әби намазын үзе өчен генә укый шул. Ашау-эчү һәр кешенең табигый ихтыяҗы булган кебек, намаз да һәр кеше өчен шәхси билгеләнгән, һәркем аны үзе укырга тиеш. Кем укымый шул гөнаһлы.

Инде күчик Ураза мәсәләсенә. Ураза тотуны диннең өченче баганасы дип китердек. Ураза да һәр кеше өчен шәхси билгеләнгән, һәркемнең үз бурычы. Монда да әби дә, бабай да синең өчен тота алмый — син үзең тотарга тиеш. Шулай булгач кем Рамазан аенда җитди сәбәпсез уразаны калдыра — шул гөнаһлы була, Аллаһының кушканын үтәмәүче була (җитди сәбәпләр — авыру, сәфәрдә булу, хатын-кызларның күрем вакыты һәм йөклелек чоры). Әгәр без Аллаһының кушканын үтәмәсәк Ул безнең сорап, дога кылып кулларыбызны күтәрүебезгә җавап бирерме икән?

Югарыда китерелгәннән аңлашылганча, намаз уку үзенә аерым, ә ураза тоту үзенә аерым фарыз. Димәк, әлегә намаз укымыйсың икән, уразаңны булса да тот, бер гөнаһка кимрәк булыр, бер савапка күбрәк булыр. Мин намаз укымыйм миңа ураза тоту дөрес түгел дип йөрсәң, өстеңдә ике гөнаһ була — намаз укымау һәм ураза тотмау гөнаһы. Ике савапның берсеннән дә мәхрүм каласың.

Мисал өчен, намаз укымасаң ураза тотарга ярыймы дип сораучы кеше, үзенең бакчасында үстергән чәчәкләре хакында — мин чүбен утамыйм инде, су булса да сипсәм ярыймы дип сораган кебегрәк килеп чыга. Билгеле инде ярый гына түгел, ә кирәк. Намаз һәм ураза белән тәрбия кылмасак безнең иманыбыз да бакчадагы караучысыз калган гөлләр кебек шиңеп төшәргә мөмкин.

Ләкин намаз укуны кичектерергә ярамый, күп кеше уйлый: «Әй, пенсиягә чыккач намаз укырмын әле» — дип. Ләкин без үзебезнең кайчан бу дөньядан китәчәгебезне белмибез, кеше бүген бар, иртәгә юк. Күреп торабыз, күпме кеше яшьли китеп барды, намазсыз, уразасыз китте. Әле аның пенсия яшен дә арттырып кына торалар. Шуңа да суза килү һич дөрес түгел. Бәлки Аллаһы Тәгалә сезгә тоткан уразаларыгыз хакына, намаз юлын, Үзенең рәхмәте юлын ачар.

Шуңа күрә теләсә нинди белде-белмәде сөйләп йөрүче кешеләрнең сүзләренә ышанып савапсыз кала күрмәгез, уразагызны тотыгыз. Кабулмы юкмы икәнен бер Аллаһ кына белә, ләкин ни генә дисәгез дә, кешеләр моны белә алмый. Бәлки шулай дип сөйләнеп йөрүченең уразасы кабул булмас, ә сезнең уразаны Аллаһ кабул кылыр?

Рамазан ае безгә рәхмәт буларак бирелгән икән, ник ул рәхмәтне кире кагарга? Ниятләргә һәм кеше сүзенә карамыйча тотарга кирәк уразаны, ә кабул итү итмәвен инде Аллаһы Тәгалә үзе хәл итәр! Аллаһының эшенә тыгылмыйк!

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Охшаш язмалар