«Хәшер» сүрәсенең 21-24 нче аятьләре:

«Ләү әңзәлнәә һәәзәл-куръәәнә галәә җәбәлил- ләра-әйтәһүү хаашигам мүтәсаддигам-мин хашйәтилләәһи, вә тилкәл-әмсәәлү нәдърибүһәә лин- нәәси ләгалләһүм йәтәфәккәруун.

Һүәллааһүлләзии ләә иләәһә илләә һүә гаалимүл-гайби вәш-шәһәәдәти һүәр-рахмәәнүр-рахиим.

Һүәллааһүлләзии ләә иләәһә илләә һүәл-мәликүл-куддүүсүс-сәләәмүл-мүэминүл-мүһәйминүл-газиизүл-җәббәәруль-мүтәкәббир, сүбхәәнәллааһи гаммәә йүшрикүүн.

Һүәллаһүл- хааликуль-бәәри-үл-мүсаввиру ләһүл-әсмәәә-үл-хүснәә, йүсәббихү ләһүү мәә фис-сәмәәвәәти вәл-әръдый вә һүәл-газиизүл-хәкиим».

(Әгәр без бу Коръәнне бер тауның өстенә иңдерсәк, ул тауның Аллаһыдан куркудан кисәкләргә бүлгәләнүен күрер идең. Бу мисалларны кешеләр өчен китерәбез, бәлки алар уйланырлар.

Ул, шундый Аллаһыдыр ки. Аннан башка һичбер илаһ юк. Яшеренне дә, ачыкны да белер. Ул Рахмән һәм Рәхимдер.

Ул шундый Аллаһыдыр ки, Аннан башка бернинди илаһ юк. Ул хөкемдар, мөкатдәс, сәламәттер, мөэминдер, халыкка да сәламәтлек бирүче, яратканнарын саклаучы һәрнәрсәне җиңүче, һәрнәрсәне үз хөкеменнән уздыручы, олылык һәм бөеклек иясе! Аллаһ кяферләрнең уртак һәм дусларыннан пакьтер һәм ерактыр.

Ул — Аллаһ, Яратучы, яратканнарның арасында тәртип белән яратучы, тәртипкә кертүче галәмгә аһәң бирүче, яраткан һәр барлыкка аерым- аерым бер сыйфат һәм үзенчәлек бирүчедер. Иң гүзәл исемнәр — Аныкы. Күктә һәм җирдә булганнар барчасы да аны зикер һәм тәсбих итәрләр. Ул — Газиз (һәрнәрсәне җиңүче) һәм Хакимдер.)

«Хәшер» сүрәсенең соңгы аятьләре булган «Ләү әңзәлнәә»не укыганнан соң:

يَا حَنَّانُ يَا مَنَّانُ يَا فَتَّاحُ يَا غَنِيُّ يَا رَزَّاقُ . اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ أَنْ تَرْزُقَنِى
كُلَّمَا أُرِيدُ خَزَائِنَ قُدْرَتِكَ وَيَسِّرْ لِى مَطْلُوبِى وَحَصِّلْ مُرَادِى يَا مُجِيبَ الدَّعَوَاتِ .
يَا حَنَّانُ يَا مَنَّانُ يَا حَيُّ يَا قَيُّومُ يَا بَدِيعَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ يَا ذَا الْجَلَالِ
وَالْإِكْرَامِ . اللَّهُمَّ اعْطِنَا رِزْقًا وَاسِعًا وَأَنْتَ تَرْزُقُ مَنْ تَشَآءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ

«Йәә хәннәәнү йәә мәннәәнү, йәә фәттәәхү йәә ганиййү йәә раззәәкъ.

Әллааһүммә иннии әс-әлүкә ән тәрзүкании күлләмәә үриидү хазәә-инә кудратикә вә йәссирлии мәтълүүбии вә хассыйль мүраадии йәә мүҗиибәд-дәгавәәт.

Йәә хәннәәнү йәә мәннәәнү йәә хәййү йәә каййүүмү йәә бәдиигас-сәмәәвәәти вәл-әръдый йәә зәл-җәләәли вәл-икраам.

Әллааһүммә әгътыйнәә ризкан вәәсиган вә әнтә тәрзүку мән тәшәә-у би гайри хисәәб».

(Әй, Ханнән, Мәннан, Фәттах, Гани, Раззәкъ булган Аллаһым! Синең кодрәт хәзинәңнән миңа күп иттереп ризык бирүеңне, эшләремне җиңелләштерүеңне, теләкләремне җиренә җиткерүеңне телимен.

Әй, догаларны кабул итүче Аллаһ! Ханнән, Мәннан, Гани, Каюм булган Аллаһым! Әй, күкләрне һәм җирне бар итүче, бөеклек һәм юмартлык хуҗасы — Аллаһы Тәгалә! Безгә мул ризык ихсан ит, чөнки Син теләгәнеңә исәпсез-хисапсыз ризыклар бирерсең.)

Фәкыйрьлектән котылу өчен укыла торган дога

Фәкыйрьлек ислам диненең яратмаган, аңа каршы көрәшкән күренешедер. Шуның өчен мөселман, ризык һәм мәгыйшәтен хәләлдән табу өчен, көн-төн тырышырга тиеш. Әлбәттә, Аллаһыга дога кылып ялварырга, бу начар халәттән үзен коткаруны сорарга беркайчан да онытмаска кирәк. Фәкыйрь булган кешегә ястү намазыннан соң түбәндәге доганы самими күңел белән укырга, күңеленнән теләгәнен дә әйтергә мөмкин.

بِسْمِ اللهِ عَلَى نَفْسِى وَمَالِى وَدِينِى. اللَّهُمَّ رَضِّنِى بِقَضَائِكَ وَبَارِكْ لِى
فِيمَا قُدِّرَ لِى حَتَّى لَا أُحِبَّ تَعْجِيلَ مَا أَخَّرْتَ وَلَا تَأْخِيرَ مَا عَجَّلْتَ

«Бисмилләәһи галәә нәфсии вә мәәлии вә диинии. Әллааһүммә раддыйнии бикадаа-икә вә бәәрик лии фиимәә куддира лии хәттәә ләә үхиббә тәгъҗиилә мәә әххартә вә ләә тәэхира мәә гаҗҗәлтә».

(Үзем, малым һәм динем турында Аллаһының исеме белән сөйләрмен. Аллаһыым! Тәкъдир һәм хөкемеңә мине риза кыл, миңа тәкъдир ителгән нәрсәләрне бәрәкәтләндер. Шулай ки, соңга калдырганыңны хәзер бир, хәзер бирәчәгеңне соңга калдырма).