Мөселман елы (айлары)

Мөселманнар еллар исәбен хәзрәти Расүлнең Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинәи Мөнәүвәрәгә күчкән вакытыннан башлап хисаплыйлар. Бу вакыйга милади ел исәбе буенча 622 елның 17 нче августында булган.

Мөселманнар елны ай йөреше белән исәплиләр. Кояш баеганнан соң, күктәге ай бик нәзек алтын урак кебек булып күренгән вакыт ай башы булып санала. 29 яки 30 көн үткәннән соң икенче ай күренгәч, яңа ай башлана. 12 ай бер елга хисаплана.

Ай исемнәре гарәп телендә түбәндәгечә була:

  1. мөхәррәм,
  2. сәфәр,
  3. рабигыль-әүвәл,
  4. рабигыль-ахир,
  5. җөмадиәл-әүвәл,
  6. җөмәдиәл-ахир,
  7. рәҗәб,
  8. шәгъбан,
  9. Рамазан,
  10. шәүвәл,
  11. зөлкагъдә,
  12. зөлхиҗҗә.

Ел башы мөхәррәм аеннан башлана.

Ай хисабында  тәүлекнең башы кояш баеганнан соң башлана. Һәр көннең кичәсе үзеннән элегрәк була. Яңа айның беренче кичәсе – иске айның ахыргы көненнән соңгы кичә, икенче кичәсе – беренче көненнән соңгы кичә.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама