Мөфтинең җомга нәсихәте: “Тормыш сынаулары өметләрне өзү өчен сәбәп түгел”

Хөрмәтле дин кардәшләр! Кадерле милләттәшләр!

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Һичшиксез, [чиккән һәр] авырлыктан соң җиңеллек бар. Һичшиксез, авырлыктан соң җиңеллек бар» («Әш-Шарх» (Ачылу) сүрәсе, 5-6нчы аятьләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ исә болай дигән: «Мөселман кешесенә нәрсә генә килсә дә – арыганлык, борчылу, күңелсезлек, кайгы-хәсрәт, хәтта берәр үсемлекнең чәнечкесе кадалса да, Аллаһы Тәгалә аңа моның өчен берәр гөнаһын ярлыкаячак». Тормыш сынаулары өметләрне өзү өчен сәбәп түгел, киресенчә,
алар бездә сабырлык һәм максатчанлыкны үстерә. Раббыбыз тормыш авырлыклары аша безгә Үзенә тагын да якынаерга насыйп әйләсә иде.

Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин.

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼