Мөбарәк РАМАЗАН ае

Изге Рамазан ае башка айлардан Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт һәм мәгъфирәт ае булуы белән аерылып тора, Пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа, алдагы сүзләрне әйткән: “Берегез бу айны иман һәм өмет белән үткәрсә, ул кешенең алда булган гөнаһлары сөртелер”. Шуңа күрә бу ай башлану белән Аллаһ Тәгаләдән кылынган гөнаһлар өчен ярлыкау сорарга һәм күбрәк изгелек кылып гөнаһларга илтә торган юлдан читтә булырга кирәк, чөнки бу айда кылынган изгелек һәм начарлык бермә-бер арттырылып языла.

Бу айда тоткан ураза өчен шул кадәр күп әҗер була һәм аны бары тик Аллаһ Тәгалә белә, пәйгамбәр дә, фәрештә дә белми. Пәгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа: “Берегез Рамазан аенда ураза тотып аны Шәввәлдә алты көн белән тулыландырса, ул ел буе ураза тоткан кебек була”.

Аллаһ Тәгалә бу айда җәннәт ишекләрен ача һәм шайтаннарны богаулый, бу турыда Пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа, болай диеп әйткән: “Рамазан ае кергәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла һәм шайтаннар богаулана,” (Бохари һәм Мөслим риваяте).

Бу айда мең айдан хәерлерәк булган бер кич бар, ул — Кадер кичәсе. Бу кичтә изгелек эшләү мең айда эшләнгән изгелеккә бәрабәр, бу кичә Рамазан аеның ахыргы ун төнендә була, әмма аны төгәл беркем белми, шуның өчен барлык мөселманнар бу кичәнең фазыйләтен алыр өчен шул ун төнне уяу булып, аларны зикер- тәсбихта, намазда үткәрәләр.

Рамазан аенда гыйбадәт кылу

Алда әйтелгәнчә, Рамазан күп фазыйләтләргә һәм башка айлардан аермага ия. Шуларның берсе — таравих намазы, ул Пәйгәмбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа, сөннәте булып тора, шулай ук, әйтеп киткәнебезчә Коръән ае, һәр мөселман бу айда Коръән Кәримне тулысынча укып чыгарга тырыша.

Күркәм гамәл булып авыз ачтыру тора, хәдискә таянып әйткәндә, ураза тотучыларны ашаткан кеше, ураза тотучы әҗерен ала.

Авыз ачуны азанның беренче сүзләре ишетелү белән башларга кирәк, ул хөрмә җимеше, су яки берәр татлы ризык белән ачыла.

Уразаны бозучы гамәлләр

1. Ашау яки эчү. Таң атканнан башлап кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән тыелу зарури. Шулай ук борынга яки колакка дару салу һ.б, алар шулай ук уразаны боза. Әгәр кеше онытылып ашаса яки эчсә ул вакытта аңа гөнаһ булмый, Пәйгамбәребез, (Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа), әйткәнчә:     “Чынлыкта бу кешене Аллаһ ризыкландырды”.

2. Үз иркең белән косу, әгәр косу ирексездән булса ул вакытта ураза бозылмый.

3. Җенси мөнәсәбәткә керү. Ураза вакытындагы җенси мөнәсәбәт — бу бозган көн өчен генә каза кылуны түгел, ә кәфәрәтне дә таләп итә, ул ике ай ураза тоту (60 көн), әгәр булдыра алмаса, 60 кешене ашату зарури.

3. Мәни чыгу. Әгәр мәни уяу вакытта чыкса, җенси мөнәсәбәт вакытында һ.б., ул вакытта ураза бозыла. Әгәр мәни йоклаганда чыкса ул вакытта ураза бозылмый, ул вакытта кеше юынып ураза тотуны дәвам итә.

4. Күрем яки бала тапканнан соң кан килү.

Ураза тотучының ике шатлыгы

Пәйгамбәребез, (Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа):       “Ураза тотучының ике шатлыгы бар:

беренчесе — авыз ачканда;

икенчесе — Раббысы алдына килгәндә,” — диеп әйткән.

Кеше үз табигате белән ашау-эчүгә һәм башка төрле ләззәтләргә битараф түгел, безнең һәрберебез Ахшам намазына азан ишетү белән шатлана, көн дәверендә тыелган барлык нәрсәләр азан әйтелү белән рөхсәт ителә. Аннан да зур шатлык, Аллаһ Рабысының кушкан гамәлен үтәү.

Икенче шатлык — ураза тотучы Кыямәт көнендә Аллаһ вәгъдә иткән әҗерне ала.

Пәйгамбәребезнең, (Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа), бер хәдисендә болай диеп китерелә: “Аллаһ Тәгалә үзенең колларына мөрәҗәгать итеп әйтә: “Кешенең кылган һәрбер гамәле үзе өчен, әмма уразасы Минем өчен, аның өчен Мин Үзем аңа әҗерен бирермен, чөнки ул Минем өчен ашау-эчүен калдыра”.

Шуңа өстәп ураза тотучыны бары тик ураза тотучылар гына керә торган ишектән җәннәткә кертерләр.

Кадерле кардәшләребез! Без Сезне барлык төр Аллаһ тыйган ләззәтләрдән тыелырга чакырабыз, Рамазан аеның фазыйләтен, гыйбадәтнең ләззәтен тояр өчен…

Рамазан аенда гомрә кылу

Рамазан аеның тагын бер үзенчәлеге, әгәр мөмкинлек булса бу айда гомрә кылу. Ибн Габбәс (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребез, (Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа), сүзләрен риваят итеп китерә: “Рамазан вакытындагы гомрә хаҗга бәрабәр” (Бохари һәм Мөслим риваяте).

Мең айдан хәерле булган Кадер кичәсе

Рамазан аеның төннәре елның иң изге төннәре булып тора, алардан да изге булган төн — Кадер кичәсе. Аллаһ Тәгалә бу төндә җир күгенә Коръәнне иңдергән.

Пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа, үз өммәтен бу төнне уяу булып үткәрергә өндәгән: “Әгәр берегез бу Төнне иман һәм өмет белән үткәрсә, ул кешенең алда булган һәм булачак гөнаһлары ярлыкканыр”.

Бу төн — Рамазан аеның ахыргы ун төнендә була, хәдистә китерелгәнчә : “Бу төннне — 21, 23, 25, 27 яки 29 төннәрдән эзләгез”.

Фитыр сәдакасы

Аллаһ Тәгалә алдагы сүзләрне әйткән: “Сезнең берегез дә үзе яраткан нәрсәдән инфак итмичә хәерлелеккә ирешә алмас, чынлыкта Аллаһ барысын белүче,” (Гыймран гаиләсе сүрәсе, 92 аят), һәм кем иң яхшысын инфак кыла, ул аннан да яхшырагына ирешер. Фитыр сәдакасы олы һәм кече мөселман өстендә булган бурыч, хәтта ана карынында булган бала өчен дә. Ибн Гомәр риваят иткәнчә: “ Пәйгамбәребез, Аллаһының саләме һәм бәрәкәте булсын аңа, һәр азат һәм кол, олы һәм кече, ир һәм хатын-кыз булган мөселманга бер саг ризык күләмендә фитыр сәдакасын түләү фарыз иткән, ул гаед намазы алдыннан бирелергә тиеш,” (Бохари риваяте, 1503 хәдис).

Бу сәдаканы гәет көнне бирү хәерлерәк, әгәр алдан бирелсә гөнаһ юк, әмма гәет намазыннан соң бирелсә ул фитыр сәдакасыннан булмас. Ул Аллаһ Тәгалә тарафыннан мохтаҗларның күңеленә бәйрәм шатлыгын кертү өчен фарыз кылынган.

Гәет намазы

Гәет көнне иртән сөннәткә муафик рәвештә мәчеткә ашап барырга кирәк, Әнәс Пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа, намазга барганда бер- ике хөрмә җимешен ашамыйча чыкмаган,- диеп әйткән.

Гәет намазы башкаларыннан үзенең үзенчәлекләре белән аерыла, ул ике рәкагатьтән һәм хөтбәдән тора, хөтбә гарәп телендә укыла. Намаз укучы беренче тәкбирдән соң, аны тагын өч мәртәбә кабатлый һәм рәкагатьне дәвам итә, икенче рәкагатьтә Коръән укыганнан соң дүрт мәртәбә тәкбир әйтеп рәкагатьне дәвам итә.

Рамазан аена булган ихтирам

Рамазан аенда үзен мөселманга санаган кешенең авызында тәмәке яки көнбагыш ашавын һәм тагын да аянычы сыра эчүен күрергә мөмкин. Бу гамәлләр Рамазан аена ваемсыз булу белән бергә зур гөнаһ булып тора, беренчедән ураза тотмау белән, икенчедән шундый күргәзмә рәвештә Аллаһ әмерен үтәмәү.

Аллаһ Раббабыз бу изге айны тиешле рәвештә үткәрергә насыйп итсен.

ӘМИН…

Реклама