Мифтахетдин Акмулла

Күренекле татарлар

Мифтахетдин Акмулла 1831 елның 14 (27) декабрендә Бәләбәй өязенең Туксанбай авылында ярлы мулла гаиләсендә туа. Атаклы Стәрлебаш мәдрәсәсенә татар суфи шагыйре Шәмсетдин Зәки-Суфины очрата, аңардан бик теләп белем ала, дин гыйлеменә генә түгел, дөньяви фәлсәфәгә дә төшенергә тырыша. Соңыннан да, Оренбургта бераз яшәп, Урал артына сәфәр кылып, Троицк каласында гомер кичереп, казах арасында балалар укытып кайткач та, Акмулла кабат Стәрлебашка сугылып чыга, остазы белән аралаша. Бу вакытта ул үзе дә шигырьләр яза башлаган була инде.

Аның тагын бер остазы – Шиһабетдин Мәрҗани. Шагыйрь иҗатындагы мәгърифәтчелек һәм җәдитчелек идеяләре тулысынча шушы шәхеснең уй-фикер мирасыннан саркып чыга. Акмулла үзе исән чакта ук, уләренә алты ел кала, бу рухи остазына рәхмәтен әйтеп калдыра – 1889 елда «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтләренең мәрсиясе» дигән әсәрен яза.

Акмулланың күңелен яулаган тагын бер шәхес – Риза Фәхреддинов. Шагыйрь аның белән очрашу өчен 1894 елның сентябрендә Уфа каласына махсус килә. Р.Фәхреддинов аңа күләмле китабын бастырып чыгаруда ярдәм итәргә әзер булуын белдерә. Тик Акмулла һәрвакыт үзе белән йөртә торган калын кулъязма дәфтәрен аңа калдырмый, кайбер әсәрләренең эшкәртелергә тиешлеген искәртеп, бераздан алып килергә вәгъдә биреп,
кайтып китә. Ләкин тиздән, 1895 елның 8 (21) октябрендә, туган якларына кайтып барганда шагыйрь күптән теш кайрап, эзәрлекләп йөргән дошманнары кулыннан һәлак була, эш кораллары салынган агач савытта йөргән калын дәфтәр дә юкка чыга.

Просмотров: 141

Оцените статью
NUR.TATAR
Комментарий калдыру