Кабергә өч нәрсә ияреп бара, икесе кире кайта, берсе кала.

*يَتَّبِعُ الْمَيِّتَ ثَلاَثَةٌ فَيَرْجِعُ اثْنَانِ وَيَبْقَى مَعَهُ
وَاحِدٌ يَتْبَعُهُ أَهْلُُهُ وَمَالُهُ وَعَمَلُهُ فَيَرْجِعُ أَهْلُهُ وَمَالُهُ وَيَبْقَى عَمَلُهُ*

«Мәетне озатканда үзе белән бергә кабергә өч нәрсә ияреп бара, шуларның икесе кире кайта, берсе үз янында кала. Гаиләсе, малы һәм гамәле иярә. Малы белән гаиләсе кире кайта, янында гамәле генә кала».(Сахих Бохари: 7 к, 193 б; Сахих Мөслим: 2 к, 284 б.)

Гамәлдән исә намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу, садака бирү кебек гыйбадәтләрне генә аңларга ярамый. Дөрес, болар да гамәл, бәлки бик фазыйләтле гамәлләр. Шуның белән бергә гамәл сүзе астына башка нәрсәләр дә керәләр. Бер эткә су эчерү сәбәпле фахишә бер хатынның гөнаһысы ярлыкану 169 нчы хәдистә үтте. Намаз, ураза, хаҗ һәм башка гыйбадәтләрдән ләззәт алу турысында сәхабәләр кадәр кеше булуы шөбһәле. Ләкин алар шушы гыйбадәтләр белән генә канәгать итми, бәлки сәүдә кылдылар, бакчачылык белән шөгыльләнделәр, Аллаһының юмарт икәнлеген яхшы белсәләр дә, Аллаһ юмарт дип сузылып ятмыйча, маңгай тирләре агызып эшләделәр.

Балалар, якыннар һәм дуслар мәетне кабергә кадәр озатып барырга, ләхетенә куеп Аллаһы Тәгаләгә тапшы-рып, дога кылырга тиешлеләр. Бу мәгълүм һәм һәрбер кавемдә гадәттер. Ләкин бездә байлар җеназаларына дуслар, әһелләр генә түгел, бәлки бөтен дөнья халкы ияргәне хәлдә ярлылар, гарибләр җеназаларына иярүчеләр бик аз була. Моның сәбәбе бездә үлек өстендә садака өләшү гадәте киң таралган булу.

Мәгълүм ки, яхшы эшләр яман нияттә куллану һәм тәдбирсезлекләр сәбәбеннән икенче бер бик бозык эшләргә сәбәп булалар һәм яхшылыклары бөтенләй бетеп, хәерсез нәрсәләрнең дә хәерсезләреннән булып калалар.

Садака бирү, кирәк мәет өстендә һәм кирәк башка урында булсын, бик фазыйләтле эш һәм саваплы бер гамәл булып, бу хакта югарыда бик күп хәдисләр үтте, шәрехләрдә киң итеп сөйләнде. Ләкин монда булган фазыйләт һәм савап шул эшнең шәригать максатына муафыйк килгән сурәттә генәдер. Шәригать максатына муафыйк булу исә садакалар әһел кешеләр кулларына төшү тәэмин ителгәндә генә була. Әмма бездә үлек өсләрендә өләшелә торган садакаларда савап һәм фазыйләт булу бик шөбһәле. Дөресен әйтергә кирәк: бездә үлекләр өстендә өләшелә торган садакалар бәрабәренә савап өмет итәргә урын юк, шелтә булу ихтималы ерак йөрми.

Хәдис шәрифтәге «гаиләсе иярә» дигән сүзнең гомуменә хатын таифәсе дә керә. Хатыннарның җеназаларга ияреп барулары дөресме, түгелме? Коръән Кәримдә моннан тыю юк. Мәшһүр хәдис китапларында да ачык сурәттә тыя торган хәдис барлыгы беленмәде. Имам Бохари бу мәсьәләгә мөнәсәбәтле булган хәдисен Өмме Нәсибәдән риваять итә: نُهِينَا عَنِ اتِّبَاعِ الْجَنَائِزِ وَلَمْ يُعْزَمْ عَلَيْنَا «Без хатыннар җеназага иярүдән тыелдык, ләкин бу тыю фарыз һәм вәҗеп дәрәҗәсендә булмады, бу хакта нык, каты әйтелмәде».  ( Сахих Бохари: 1 к, 80 б; 2 к, 78 б.) Бу сүзнең кыскасы: «без хатыннарның җеназаларга иярүебез хәрам түгел, бәлки мәкруһ кына» дигән сүз була. Бохари риваятенә күрә Өмме Нәсибә тыючының кем булуын зекер итми. Тыючы Рәсүлүллаһ үзе түгел, бәлки башка берәр кеше булган булса, ул вакытта хатыннарның җеназага иярүләренең мәкруһлеге сабит булмый.

Күбрәк галимнәр хатыннарның җеназа озатуларын хәрамнан ерак мәкруһ саныйлар. Имам Әбү Хәнифәдән озатмаулары яхшырак һәм имам Мәликтән: «Үзенең баласын, атасын, ирен озату мәкруһ түгел», – дигән сүзләрен риваять кылалар. Ибне Хәзем исә: «Хатыннарны җеназага җибәрүдән тыя торган дәлил юк», – ди.

Сүзнең кыскасы шул: хәрам һәм тыелган эшләргә сәбәп булмаганда, әдәп һәм инсаф юлыннан аерылмый йөр-гәндә, хатыннарның җеназа озатулары Ислам шәригатендә тыелмаган һәм ул хәрам эш түгел. Ирләр юк вакытта җе-наза озату вазифасы бөтенләй хатыннарга йөкләнә.

Мөселман булган гаскәри низамнар яки гадәтләргә күрә музыка һәм тантаналар белән озатылса, моның без мөселманнарга бәйләнеше юк. Бу нәрсәләр чит диннәргә хас булган билге дә түгел, бәлки хөкүмәтләрнең рәсми га-дәтләре һәм үзләренчә дөньяви бер ихтирамнары гына. Әмма моны мөселман кеше үзе һәм үз исеменнән эшләү тиешсез, бәлки тыелган эш. Чөнки монда дөнья һәм ахирәт өчен бер файда килүе өметле түгел. Чәчкәләр кую да шул төрдән. Бәлки дөньяви һәм ахирәви файдасы булмый торган бер нәрсә өчен мал сарыф итүне лязем иткәнлегеннән хәрам булган исрафка керүе мөмкин. Ахирәт сәфәре үзенә лаек булган рәвештә һәм күңелләргә нечкәлек һәм гыйбрәт һәм әсәр бирерлек рәвешләрдә булырга тиешле.

Кирәк мөселман һәм кирәк башка милләтләрнең җеназалары булсын, үтеп киткән һәм очраган вакытта, игъти-барсыз һәм илтифатсыз калу әдәпсезлектер. Бу вакытта һич әсәрләнү, берәр төрле курку һәм хөрмәт кылу галә-мәтләре күрсәтү һәм һич булмаса: «Бу хәл инде барыбызның да башыбызга киләчәк, Аллаһы Тәгалә Үзе мәрхәмәт итә күрсен!» – кебек фикер белән мәшгуль булып калу тиешле.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама