Мәдрәсәдә шәкертләр хезмәт тәрбиясе ала

Без рубрики

“Ал” мәчет мәхәлләсе элек-электән үзенең алма, яшелчә бакчасы белән дан тоткан. Танылган язучы, тумышы белән Яңа бистә кешесе Җәват ага Тәрҗеманов истәлекләрендә, бу бакчада аларны мәчет имамы, мәдрәсә мөдәррисе Салихҗан хәзрәт Галиев тәмле алмалар белән сыйлаганын яза.

Мәдрәсә ишегалды, бакчасы елдан-ел үзенең умарта оялары, җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләре мул яшелчә, алма, груша, карлыган үскән бакчасы белән килгән кешеләрне сокландырып тора. Җир буш тормый – бакча булмаган җирдә күпъеллык үлән чәчелгән. Һәр курсның үзенә бүлеп бирелгән мәйданы бар. Алар анда кыяр, помидор, чөгендер, суган, кишер, борчак, бәрәңге, борыч, чәчәкләр үстерәләр.

Аларны яшелчә, җиләк-җимеш, агачлар, чәчәкләр утыртырга, үлән чәчергә, умарталар карарга, мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт, агрономия өлкәсендә югары вазыйфалар башкаручы, мәдрәсәне тәмамлап чыккан Харис хаҗи һәм Хәлил хаҗи, мөгаллим Тимур хәзрәт, тәрбияче Исмәгыйль хәзрәт өйрәтә. Яшьләрне хезмәт тәрбиясенә өйрәтү мәслихәт, диеп саный остазлар. Шәкертләр яшьтән үк муллыкны, бәрәкәтне, бөтенлекне, матурлыкны аңларга һәм шушы бөтенлекне үз куллары белән булдырырга өйрәнәләр. Мәдрәсә бакчасы, умарталыгы табигатькә гашыйк, бакчачы, умартачы хезмәтен үз итүче, чын җир кешесен тәрбияләргә ярдәм итә. Мәдрәсә бакчасы – менә дигән эш чыныкмалары алу урыны ул. Монда укучылар умартачы һөнәрлеге дәресләрендә үзләштергән белемнәрен практикада кулланалар, үсемлекләрнең үсеш процессын күзәтәләр, бакчаның чүбен утыйлар, рәт араларын йомшарталар, гомумән бердәм эшләргә өйрәнәләр. Араларында икенче курс шәкерте Идрис Яфисов кебек бу эштә инде остарып җиткән шәкертләр дә бар. Елдан-ел үсемлекләрнең утырту урынын алыштырып торалар. көздән бакчаны казып куялар. Бал кортларын карар өчен бөтен хезмәтне башкаралар. Әле генә алар ояларга куяр өчен рамкалар ясадылар һәм аларны остазлар күзәтүе астында урыннарына урнаштырдылар.
Иң күңелле вакыт – бакчада уңыш җыю. Эре-эре яшелчәләрне җыйганда шәкертләрнең йөзләреннән шатлык, канәгатьләнү хисе бөркелә. Бакчабызда җәй буе үзебезгә ашарга җитәрлек яшелчә, алма үстерелә. Ә пешекчеләребез җыелган уңышның берсен дә әрәм итмиләр: кыяр, помидор тозлыйлар, җиләкләр киптерәләр, төрле салатлар ясыйлар, аертылган балны чәй табынына куялар.

Шәкертләр мул уңышны үстерү өчен бик күп көч, тырышлык һәм сабырлык кирәк икәнен аңлыйлар. Мәдрәсә кишәрлегендә эшнең бер максаты уңыш алу булса, ә иң мөһиме – шәкертләребезгә хезмәт тәрбиясе бирү һәм җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Эш белеп үскән шәкертләребез, мәдрәсәне тәмамлап, олы тормыш юлына чыккач та сынатмаслар, тормыш, авылда хуҗалык алып бару, мәхәллә тоту авырлыклары алдында югалып калмаслар дип ышанабыз.

Чыганак: http://medrese-1000.magarifrt.ru/news/news_1631.html

Просмотров: 62

Оцените статью
NUR.TATAR
Комментарий калдыру