Мәчет һәм җәмәгать

24. Фарыз намазларны мәчеттә җәмәгать белән уку – сөннәт. Өйдә  җәмәгать булып укылган намазда җәмәгать савабы табылса да, мәчет савабы табылмый.
25. Мәчеткә кергәндә башта уң аякны атлап керү һәм түбәндәге доганы уку тиешле (мөстәхәб):
اَللَّهُمَّ افْتَحْ لِى أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ وَانْشُرْ عَلَىَّ خَزَائِنَ رَحْمَتِكَ
Әллааһүммә-фтәх лии әбүәәбә рахмәтикә үән-шүр гәләййә хәзәәинә рахмәтик.
Мәгънәсе: Йә Рабби, миңа Рәхмәт ишекләреңне ач һәм Рәхмәт хәзинәләреңне чәч.
26. Мәчеттән чыкканда башта сул аякны атлап чыгу һәм түбәндәге доганы уку тиешле (мөстәхәб):
اَللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ الْعَظِيمِ
Әллааһүммә иннии әс’ әлүкә мин фәдъликәл-гәзыйм.
Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, мин Синнән олуг фазыйләт һәм Рәхмәтеңне сорыйм.
27. Мәчеткә кергәч, сөннәт намаз укылмаса, ике рәкәгать (тәхиятуль мәсҗид) намазын уку – мөстәхәб.
28. Мәчет эчендә әдәп һәм тыйнаклык белән утыру, зекер һәм тәсбих, тәүбә һәм истигъфар, дога кылу белән шөгыльләнү; Коръән я китап укып утыру яки вәгазь сөйләп я тыңлап тору, я гыйлем өйрәнеп, я өйрәтеп утыру – мөстәхәб.
29. Суган, сарымсак һәм торма ашаган килеш мәчеткә керү һәм анда дөнья эшләрен башкарып, кирәкмәгән сүзләр сөйләп, көлешеп утыру – мәкруһ.
30. Иртәнге намазга дип мәчеткә барып кергәндә имам фарыз намазны укырга керешкән булса, ике хөкем бар: әгәр тиз генә ике рәкәгать сөннәтне укыганнан соң фарыз намазның ахыргы рәкәгатенә имамга оеп калырлык булса, әүвәл мәчетнең икенче бүлмәсендә яки аулак урында ике рәкәгать сөннәт намазын укый, аннары имамга мәсбук булып ойый. Әгәр сөннәт намазын укыганда фарыз намазының һичбер рәкәгатенә өлгермәслек булса, сөннәт намазын укымый, кергәч тә имамга ойый. Калдырган ике рәкәгать сөннәт намазын фарыз намазын укыганнан соң каза кылмый.
31. Әгәр иртәнге намазның сөннәтен укырга керешкәч, камәт укылып, имам фарыз намазына керешсә, тиз генә сөннәт намазын тәмамлап, имамга ойый.
32. Өйлә намазын укыр өчен мәчеткә кергәндә имам өйләнең фарызын укырга керешкән булса, тиз генә имамга ойый. Дүрт рәкәгать сөннәт намазын укымый. Фарыз намазы тәмамлаганнан соң башта дүрт рәкәгать сөннәт намазын каза кыла, аннары ике рәкәгать сөннәт намазын укый.
33. Мәчеткә кереп өйләнең дүрт рәкәгать сөннәтен укырга керешкәч, камәт төшерелеп, имам фарыз намазын укый башласа, үзенең укый торган намазын ике рәкәгать нәфел намазы итеп тәмамлый һәм тиз генә имамга ойый. Фарыз намазы тәмам булганнан соң, дүрт рәкәгать сөннәт намазын, соңыннан тагын ике рәкәгать сөннәт намазын укый.
34. Әгәр дүрт рәкәгать сөннәт намазының өченче рәкәгатен укый башлаган булса, аны тәмамларга тиеш. Укып бетергәч, имамга ойый.
35. Хатын-кызларга намазны мәчеткә барып уку – мәкруһ. Карчыкларның иртәнге, ахшам һәм ястү намазларын мәчеттә укулары мәкруһ түгел[1].

[1] Җәмгыятнең дини вазгыяте үзгәрү сәбәпле хәзерге вакытта бу фикергә караш башкача – Тәрҗемәченең аңлатмасы.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама