Күз тиюдән нинди дога укырга? Кеше үз-үзен өшкерә аламы?

Нур мәктәбе

Куз тиюдэн нинди дога укырга? Кеше үз-үзен өшкерә аламы? Болар хакында бүген Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ачыклык кертә.

– Кемдер берәү кинәт кенә төшенкелеккә бирелсә, күзгә күренеп «кибә» башласа, табиблар авыруын тапмаса, «күз тиде микән әллә?» дигән шик туа. Моңа дин ничек карый?

– Пәйгамбәребез «куз тию хактыр», дигән. Аннан да олырак зәхмәт бар, ул да булса – сихер. Болар турында Коръәндә дә, хәдисләрдә дә әйтелгән. Безгә дә хаста кешеләр еш мөрәҗәгать итә. Кем килсә дә, мин иң беренче чиратта алардан табибка барып күренүләре, аның ни әйтүе турында сорашам. Гадәттә, алар «табибка бардык, тикшерендек, анализлар да яхшы, әмма авыру һаман дәвам итә», дип җавап бирә. Бу инде күз тиюнең барлыгы турында сөйли. Медицина тикшеренүләрен алгы планга куюыбыз юкка түгел, аңардан соң гына күз тиюдән догалар укырга була. Безнең бу юнәлештә укучы хәзрәтләребез, имамнарыбыз бар, дога укып, сулар да бирәбез. Аларның файдасы бар, билгеле, халык та җиңеллек алулары турында әйтә. Куз тию элек тә булган, аны чыгару өчен Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәткән ысулларына кадәр бар.

– Кеше үз-үзен өшкерә аламы? Күз тиюдән нинди дога укырга кирәк?

– Әлбәттә, кеше үз-үзен өшкерә ала. Моның өчен дога укып, өрергә мөмкин, яки Пәйгамбәребез (с.г.в.) киңәш иткән догаларны учка укып, өрергә һәм тәннең бөтен җирен сыпырып чыгарга була. Шулай ук стакан белән су алып, дога укып, эчәргә дә мөмкин. Әмма күп очракта үзең укыган догаларның тәэсир итеп бетмәвен күрәбез. Башка кеше укыса, ул нәтиҗәлерәк килеп чыга. Пәйгамбәребезне дә (с.г.в.) сихерләгәч, ул 6 ай ятактан тора алмыйча авырып ята. Бу Аны сынау һәм безнең өчен дә бер дәлил иде. Аллаһы Тәгалә Аңа ике фәрештә җибәрә. Алар Пәйгамбәр (с.г.в.) янына килеп, «Фәлакъ», «Нәс» сүрәләре укып, Аны өшкерә һәм шуннан соң Ул терелә, аякка баса. Пәйгамбәр үзе дә догалар укый, Аллаһы Тәгалә фәрештәләр дә җибәрә. Димәк, ике ысул да дөрес була. Без дә бер-беребезгә догалар укып, ярдәм итәбез.

Куз тиюдэн котылу өчен Пәйгамбәребез (с.г.в.) доганы 7 тапкыр укырга кушкан. «Нәшрах» сүрәсе тынычландыра, «Әлхәм», «Ихлас» сүрәләрен дә укырга була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Мин гаҗәпләнәм шундый кешегә, кем нинди генә хасталыгы булып та, үзе өчен «Әлхәм» сүрәсе укып, шифа ала алмавына. «Әлхәм» сүрәсе бөтен авыруга шифадыр», ди. Бу сүрәне үзенә укып, һәркем дәва таба ала. Аллаһы Тәгалә һәр авыруның дәвасын да бирдем дигән. Аны бары тик эзләргә, табарга тырышырга гына кирәк. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әй, Пәйгамбәрем, халыкка әйт, җиткер, ышанучылар өчен Коръән шифадыр», ди. Шәхсән мин бер кешене беләм. Аның күзе начар күрә иде. Әмма ул Коръәнне укый-укый, дәва тапты, аның күз күреме яхшырды.

– Кечкенә балаларга бигрәк тә күз тиючән була. Аларны ничек өшкертергә?

– Балаларга аеруча әти-әнисеннән күз тия. Иң авыр чыга торганы да аларныкы. Башка кешенеке, гадәттә, тиз китә. Әни баласын имезгән вакытта аның сокланып караулары ана сөте белән чыгып бетә, ә менә әтинеке авыр чыга. Шуңа да ата кеше догалар белергә, укырга тиеш. Әти-әни дога белмәсә, моны хәзрәтләр белеп башкара. Өшкергәч, сабыйлар тынычланып кала. Балаларны Аллаһы Тәгалә куз тиюдэн сакласын.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде

Чыганак: http://almet-rt.ru/news/din/kz-tiyudn-nindi-doga-ukyrga-keshe-z-zen-shker-alamy

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼